поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
26.11.2008 Авто

ЛӘБИБ ЛЕРОН: «БЕРДӘНБЕР ШТРАФНЫ АЛТЫ ЕЛ ЭЛЕК ТҮЛӘДЕМ»

Ләбиб Леронны белмәгән бала юк. Бүген кулына гәҗит-журнал тотып утыручы һәр өлкән кешенең хәреф тануы “Салават күпере”ннән – иң кечкенәләр журналыннан башланган бит. Ә Ләбиб Лерон шул журнал өчен әкиятләрне, шылт-мылт фильмнарны, шигырьләрне, хикәяләрне язып кына тора. Өлкәннәр өчен язылган пародияләр, мәзәкләр, повестьлар тупланган китапларын да кулдан-кулга йөртеп укыйлар аның. Шигырьләренә күп кенә җырлар язылган, пьесаларын театрлар сәхнәләштерә... Санасаң, санап бетермәслек инде аның талантлары һәм уңышлары. Бүген без аның белән һәр ир-атның яраткан уенчыгы – машина һәм аңа утырып йөрүенең хикмәтләре турында сөйләшәбез.

– Ләбиб, сиңа иң беренче язган шигырең турында сорау биреп алҗытып бетергәннәрдер, шуңа күрә, әйдә, иң беренче идарә итеп караган транспорт чараң хакында сөйләшәбез.

 

– Әниемнең энесе Рөстәм абый мин белә-белгәннән бирле ягулык ташый торган машинада (бензовоз) эшләде. Мәктәптә укыган елларда миңа шул машинаны берничә мәртәбә йөрткәләп карау бәхете тәтеде. Әлбәттә, янәшәдә Рөстәм абый булганда гына. Чын-чынлап үзем идарә иткән транспорт чарасы – «Восход-2М» мотоциклы. Аны миңа әнием 1977 елның сентябрь ае башында Чаллыдан бер туганыбыз аша сатып алып кайтарткан иде. Тугызынчы-унынчы сыйныфны мин күрше Киров авылы урта мәктәбенә (Актаныш районы) йөреп укыдым. Шушы ике ел эчендә матайдан бер дә төшмәдем диярлек.

 

– Матай – авыл егетләренең иң яраткан транспорты иде шул ул. Хәзер инде аны машина алыштырды. Син машинаны җитди рәвештә ничә яшьтә йөртә башладың?

 

– Әти үзенең «Москвич-Комби» машинасын бүләк иткәч, 41 яшьтә руль артына утырдым. 2002 елның җәе була бу. Вакыт-вакыт ватылгалап торса да, шундук төзәтеп, биш ел рәхәтләнеп йөрдем мин ул машинам белән. Хуҗалык өчен (бу очракта дача бакчасы күздә тотыла) кирәк-яраклар ташыган чакта менә дигән машина иде! Озак еллар минеке шикелле машина йөрткән бер танышымның: «Кулымнан килсә, мин бу «Комби”га һәйкәл куяр идем!» – дигәне гел истән чыкмый.

 

– Сине инде тәҗрибәле йөртүче дисәң дә ярый. Шулай да, ЮХИДИ инспекторлары күрмәгәндә, үзеңә нинди кагыйдәләрне бозуны «рөхсәт итә» аласың?

 

– Миндә шул бер «чир »инде – тизлекне арттыру. Матайда да гаять кызу йөри идем. Яшь чакта алны-артны бик уйламыйсың бит. Гадәткә кергән. Мин үзем болай акрын кыймылдый торган кеше. Әмма төзек машинаң әйбәт йөрсә, җил белән узышасың килә башлый шул...

 

– Ничек уйлыйсың: юл йөрү кагыйдәләренең барысы да камилме?

 

– Камилме-түгелме – анысын әйтә алмыйм, әмма, дөресен генә әйткәндә, ул юл йөрү кагыйдәләрен шоферларның күбесе санга сукмый. Һәр шоферның – үз кагыйдәсе, дигәндәй... Ходай бәла-казадан сакласын инде берүк! Ишеткәнем бар: иң тәртипсез йөртүче шоферлар Тольяттида һәм безнең Казанда икән. Еш игътибар итәм: егет-җиләннәр генә түгел, орчык буйлы гына кыз-кыркын да машинада чатыр чаба хәзер.

 

– Син түләгән иң зур штрафның күләме нинди һәм ул ни өчен салынды?

 

– Биш йөз сум. Штраф булып саналамы икән ул, чөнки мин аны инспекторның кесәсенә генә салдым. 2002 елда булды ул хәл, «Комби» белән туган яктан килгәндә. Әле яңа гына руль артына утырган чак иде, шуңа күрә бөтен юл билгеләрен дә искәреп булмый. «Узарга ярамый» дигән юл билгесен күрмичә, Шәлегә якынлашканда бер машинаны узып киткәнмен.

 

– Син хәзер «ВАЗ–21144» машинасында да йөрисең. «Ундүртле»ңне берәр «заграничный» кәттә машинага алыштырасың килмиме?

 

– Кырык бер яшемә кадәр мин машина йөртүчеләргә кызыгып яшәдем. Үземнеке генә булсын – кем әйтмешли, «мескен» генә машинаны да йөртергә риза идем. Хәзер бот буе яшь-җилкенчәкнең «Джип»ларда җилдерүен күрәм дә... үземнең дә шундый «Джип»та йөрисе килә башлый. Әмма хәзерге машинамнан бик канәгатьмен, тьфү-тьфү, күз тимәсен, әйбәт йөри. Йөртүчесе дә болай әйбәт кешегә охшаган (көлә).

 

– Юлда йөрүчеләргә нинди теләкләр теләр идең?

 

– Сабыр булуларын һәм сак йөрүләрен телим. Юл йөрү кагыйдәләрен бозмыйча йөрсәң дә, берәрсенең каршыңа акаеп килеп чыгуы бик ихтимал. Аллам сакласын!

 


Земфира ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА
Сабантуй
№ --- | 22.11.2008
Сабантуй печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»