26.11.2012 Җәмгыять
Уйлар уйнавы. Нурулла Гариф
Яхшы атлы булыйм дисәң... Бу дөньяда бар кешегә дә охшар, файдалы һәм яхшы атлы булу өчен кимендә ике йөзле, ялганчы һәм имансыз булу мәслихәттер.
Үзгәреш чоры. Без бүгенге көндә кешенең кешелеклеге, этнең кичәге этлек эшләгәненә дә тормаган заманда яшибез.
Чәчәгенә күрә җимеше. Ач тамакка гайбәт сөйләргә хокук бирү, үзгәреш чоры үстергән демократия агачының бердән бер аткан чәчәге булды. Ә җимешен татыр көннәребез алда әле...
Гөнаһлы йөк. Тирә ягыңда мохтаҗлар булганда гаиләңнән арткан байлык – артык йөк ул. Күпләрнең шул йөкне тартып җәһәннәмгә барышы...
Тормыштан алган тәҗрибә. Кешегә яхшылык эшләүдән курыкма. Кешегә яхшылыкны нидер өмет итеп эшләмә. Яхшылыкның яхшылык белән әйләнеп кайтачагын онытма. Яхшылыкның юньсезлек белән әйләнеп кайту мөмкинлеген дә истән чыгарма.
Дегетнең кирәк чагы. Бал тәме югалмасын өчен бер кашык дегет кирәк. Яшәү тәмен табар өчен ни җитми?
Нәфес. Кеше күңеле яртылаш нәфестән тора. Аз гына ялтыравык, күңеленә охшаш нәрсә күрдеме, яшенә дә карамастан буе җитмәслеккә сикерә.
Өметсезлек. Тәрбиясезләр тәрбиясендә тәрбияләнүчеләрдән нәрсә көтәргә?
Алтын бәясе. “Алтын куллы”, “алтын йөрәкле” дигән исем алучы милләттәшләребез арасында милләт үсеше өчен алты тиенлек өлеш кертмәүчеләрдә бар.
Нәтиҗә. Какшамас Союз унбиш яңа дәүләткә кителгәч, бүленмәс Рәсәй дә ярык тагарак алдында калды. Хәер, без моның шулай булып бетәчәген, урыс халкының «Алтын балык» дигән әкиятеннән укып белә идек инде.
Сорау. Җитмеш ел буе эт итеп сүккән дәүләтләрдән Рәсәй бүген ничек оялмыйча хәер сораша икән?
Күрәзәчелек. Кайсы илдә тикшерүчеләрдән алдан җинаятченең милләтен туксан тугыз процентка алдан белеп куялар, һәм ялгышалар.
Оста оятсызлык. Рәсәйдә бер кешенең үлем кайгысын йөз мең кеше үтерүдән дә кайгылырак итеп күрсәтә беләләр.
Әкият. Мәскәү түрәләре, мөселман динендәге һәм башка вак халыкларның ихтияҗларын кайгырту турында зур сөйләшү уздырдылар.
Билгеле сәбәп. Начар юллардан кала тагын кайсы илнең кайгысы дураклар белән бәйле.
Коллыкка илтүче юл. Элек Мәскәүдән май, колбаса ташысалар, хәзер алары Казанда да бар. Әмма сатып алыр өчен кирәк булган акчага һаман да Мәскәү юлын таптарга кирәк әле.
Алдану. Гомер буе хакимиятне мактап, мактау кәгазъләре, дәрәҗәләр алса да, кешечә яшәү өчен фатирлы була алмады.
Кемгә ничек. Урысның ял көне татарчага яңадан туу дип тәрҗемә ителә. Ә татар ял көне эшләмәсә – үлә бит ул. Бары шуңа гына бүгенге көнгәчә исән-имин килеп җиткән дә.
Табышмак. «Кояштан» тап эзләүчеләр, ашаган табагына төкерүчеләрдән нәрсәсе белән аерыла?
Татар хыялы. Хисләр белән тулы, кыерсытылган татар күңелендә һәрчак бер өмет уты яна – ул бәйсез татар дәүләте төзү. Чөнки аңа чаклы ирексезләп тагылган «ватан» кышлар кебек салкын, көзләр кебек көйсез, ташлар кебек җансыз кала бирә.
Бәйле бәйсезлек. Бай тормышта яшәүчеләр Татарстан суверенитетына мәдхия укый. Ә халыкның хәерче булуына
һәр вакыттагыча Рәсәй гаепле. Шулай инде ул. Биючегә сүз әйтергә ярамаса да, бии белмәүнең сәбәбе билгеле...
Дөнья куласа. Үткәнендә чит халыкларны талап җан асраган Рәсәй, бүгенге көнендә шул байлыгын таратып, киләчәгендә кая барып чыгар икән?..
Үз арбаң булмаса... Чылбырга бәйләп куйсаң бүре дә эт хәлендә кала. Ә иркенлектә йөрүче бер этнең дә бүре булганы юк әле. Хәер, монысы турында бәхәсләшергә дә була, кем арбасына утырасың бит...
Утсыз чыккан төтен. Күңелендә изге хыяллар белән янса да, тормышта аларга җан бирергә көче җитмәде.
Фикер киңлеге. Гомер юлы озынайган саен әйтер сүзләр дә кыскара.
Омтылыш. Һәр ир-ат күңелендә бар дөньяны яулап алу омтылышы ята. Әмма ул, үз гаиләсен барлап, саклап, гадел яшәтә алса да, Җиһангир дип аталырга хаклы.
Бәланың башы. Кешенең бар бәласе – үзеннән, халыкның бәласе – үзенә бәла тудыручылары күп булудан.
Безнең сыйфат. Тел, дин, милли яшәеш, кешелеклек таләпләре үтәлмәгәнгә, дәшмибез, риза без, ә акчага терәлсә соңгы чиккә дә барырга да әзербез.
Тормыш авырлыгы. Оҗмахтай заман булса да, шуңа риза булмаучылар арасында яшәү җиңел түгел...