|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.11.2012 Мәдәният
Филүс Каһиров – 5 ел сәхнәдә! (Яңа программа)18-19 декабрь көннәрендә Казанда, Татар дәүләт филармониясе бинасында Филүс Каһиров яңа концерт программасын тәкъдим итә. Ул быел Филүснең профессиональ сәхнәдәге 5 еллык иҗатына багышлана. Программа быел шактый үзгәртелде, баетылды. Аны сәхнәгә артист-режиссер Радик Бариев куя, сценарий авторы - Илтөзәр Мөхәммәтгалиев. Филүс концертларында шулай ук яшь җырчы Ришат Төхвәтуллин, “Мирас” инструменталь ансамбле, биючеләр төркеме катнаша. Программаны ТНВ дикторы Замирә Гәрәева алып бара. Билет бәяләре: 300-1000 сум. Шулай ук VIP урыннар да бар (1500 сум.). Белешмәләр өчен: 296-06-27 (фонд), 277-18-22 (филармония) . Шулай итеп, хөрмәтле тамашачылар, сезне Филүс Каһировның яңа концерт программасын карарга чакырабыз. Рәхим итегез!
|
Иң күп укылган
|