|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.11.2008 Аш-су
“ИҢ ТӘМЛЕ РИЗЫК – ӘБИ ПЕШЕРГӘНЕ”Яшь башкаручы Илназ Сафиуллин –Әлмәт егете. Композитор Зиннур Сафиуллинның улы. Эстрадага “Мин яратам сине” җыры белән килеп керде. “Татар җыры-2005” халыкара конкурсында әтисе иҗат иткән “Талларым” җырын Венера Ганиева белән башкаргач, тамашачы бик җылы кабул итте. Бүген Илназ “Барс-Медиа” компаниясендә режиссер-сценарист булып эшли. Клип төшерү белән шөгыльләнә. Төпле кеше. Һәр нәрсәгә үз фикере бар. Очрашкач, ашау-эчү, тормышы, иҗаты турында сөйләштек, кызлар темасына да кагылдык. – Әлмәттә татар гимназиясен тәмамлап, 2003 елда Казан дәүләт университетының ВМК факультетына укырга кердем, – диде Илназ. – Быел кулыма диплом алдым.
– Җыр-моңга гашыйк кешеләр, гадәттә, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын сайлый.
– Мин дә аны читләтеп узмадым. КДУда икенче курсны тәмамлагач, параллель рәвештә шунда укырга кердем. Бүген IV курс студентымын. Ләкин егет кеше беренче чиратта техник белем алырга тиеш дип саныйм.
– Ничә яшьтән җырлыйсың?
– Беренче сыйныфта укыганда әни өйрәткән “Әйдә барыйк урманга” җырын башкарганым әле дә хәтердә. Мәктәптә төрле бәйгеләрдә катнаштым. Иң истә калганы – Әлмәттә уздырылган “Сандугач сайрар илем” конкурсы. Мин анда Гран-прига лаек булдым. Ул вакыттагы уңышларым өчен музыка укытучысы Римма апа Сәгъдиевага рәхмәтлемен.
– Гитара кылларын әле дә чиртәсеңме?
– Әлбәттә. Унынчы сыйныфта укыганда кулыма гитара эләкте һәм ул тормышымны бөтенләй үзгәртте. Бармакларны каната-каната төнге сәгать өчкә кадәр уйнарга өйрәнгәнем истә. 2002 елда әти миңа гитара бүләк итте.
– Тагын нинди уен коралларында уйныйсың?
– Фортепьянода уйнарга өйрәнәм.
– Кайчан җырлар яза башладың?
– 2002 елда “Сәләт” яшьләр аланына эләктем. Шунда ял иткәндә 9 июльдә “Тиздән китәргә” дигән тәүге җырымны иҗат иттем. Сүзләре дә, көе дә минеке. Хәзер күбрәк урыс телендә язам. Бүген 40 лап җырым бар. Өчесенә клип төшердек. Тиздән татар яшьләренә багышланган патриотик рухтагы дүртенчесе чыгачак.
– Көйләр язуда әтиең булышамы?
– Ул киңәшләре белән ярдәм итә. Безнең стильләр төрле. Мин күбрәк яшьләр өчен язам. Әтинең җырлары аерылып тора, кем генә башкарса да, ул җыр популяр була. Безнең өйдә музыка тавышы тынмый. Әле дә хәтерлим, әти эштән кайткач, магнитофонның яздыру төймәсенә баса да, кулына баян алып, көйләр чыгара иде. Аның бер дә ишетелмәгән җырлары шактый. Киләчәктә, Алла боерса, тере уен коралларына башкарылган әтинең җырларыннан торган альбом чыгарырга телим. Озакламый “Юксыну” дип исемләнгән икенче альбомым дөнья күрәчәк. Шушы көннәрдә Ilnaz.ru сайтым барлыкка киләчәк.
– Илназ, гаилә әгъзаларың белән якыннанрак таныштыр әле.
– Әтием Зиннур янгын сүндерүче булып эшли. Бизнес белән дә шөгыльләнә. Әнием Нәсимә сатучы. Энем Илнарга 15 яшь.
– Сөйгән кызың бармы?
– Йөрәгемә якын булган туташны әлегә очратмадым. Өйләнергә ашыкмыйм. Бүген иң беренче урында эш тора. Тормыш яхшы булсын өчен яшьтән тырышырга кирәк. Көч барда, дәртең ташып торганда ат кебек җигелеп эшләвең хәерле. Уңыш бары тик тырыш кешегә генә килә.
– Киләчәктә дә үзеңне җырчы итеп күз алдына китерәсеңме?
– Белмим, вакыт күрсәтер.
– Илназ, синең ничек туклануың кызыксындыра.
– Һәр елны ураза аенда Әлмәттән Рәйсә әбием (әнинең әнисе) кунакка килә. Иң тәмле ризык – ул пешергәне.
– Аеруча ниндиләр?
– Токмачлы аш, бәлеш, өчпочмак, йомырка, суган, кишер, повидло кушып пешерелгән пәрәмәч кебек камыр ризыкларын яратам. Кечкенә чакта борчак боткасына, торт, кәнфит, куертылган сөткә исем китә иде. Аны хәзер дә ипигә ягып ашарга мөмкинмен.
– Ашарга пешерә беләсеңме?
– Аш, ботка пешерәм, бәрәңге кыздырырга өйрәндем. Иртән торгач, батонны юка итеп кисәм, сөт белән йомырканы бергә туглыйм, бераз шикәр комы кушам һәм батонны шуңа манып, үсемлек маенда кыздырам. Бик тәмле килеп чыга.
– Илназ, гәүдә төзелешеңә карагач, аз ашыйсыңдыр кебек тоела.
– Киресенчә, күп ашыйм. Режимга буйсынып, көнгә өч тапкыр ашарга тырышам. Иң мөһиме – таза булу түгел, үзеңне яхшы хис итү. Шул чакта гына кеше матур күренә. Ә моның өчен тамак тук булырга тиеш.
– Эчемлекләрдән нәрсә ошый?
– Алма согы, шикәрсез сөтле чәй.
– Тозлы, төче ризыкларга мөнәсәбәтең?
– Кыяр, помидорны, мәсәлән, салатка турагач, тоз, май салмый гына ашыйм. Кайбер ризыкның табигый тәмен тоярга кирәк. Организмның эшчәнлеге дөрес туклануга бәйле. Күңелең теләгән ризыкны ашарга кирәк. Ач тору зыянлы. Иң файдалысы – яшелчәләр. Грипп вакытында ятар алдыннан башлы суган ашасаң, авырмыйсың.
– Спорт залга йөрисеңме?
– Әйе. Элек авыр атлетика белән шөгыльләндем. Республика буенча II урын яулаган булды. Кешенең куәте аның мускулларыннан гына гыйбарәт түгел. Ябык күренсә дә, ул бик көчле булырга мөмкин.
– Ялларга ничек карыйсың?
– Ял минем өчен бер эштән икенчесенә күчү. Тунис, Төркиядә ял иткәнем бар. Дуслар белән кафе-ресторанда утыру, татар дискотекаларына йөрү ошый.
Эльмира СӘЛАХОВА |
Иң күп укылган
|