поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
10.11.2012 Мәдәният

Әлмәт Татар дәүләт драма театры артисты Римма Гайсина (“Кадерле кадр” сәхифәсе)

Көлеп торган, татарча мөлаем йөз, татар хатын-кызларына хас йомшак, җырлап торган тавыш һәм сәхнәне ярату. Татар театры артисты өчен кирәк әлеге сыйфатларның бары да бар анда. Берсеннән-берсе чибәр артисткалары белән дан тоткан Әлмәт театрының ул данында Римманың өлеше зур икәнлеге шиксез.

Яшьрәк чагында театрда куелган спектакльләрдә барлык матур кызларны уйнап чыккан ул. Соңгы елларда уйнаган рольләре – затлы ханымнар. Римманы бик тиздән Әлмәт театры куя башлаган «Күк капусы ачылса» (Хәй Вахит) комедиясендә Шәмсия ролендә күреп булачак. Атаклы Гәүһәр Камалова башкарган бу рольдә үзен ничегрәк хис итәр икән Римма?

Бүген без аның фотолары сакланган альбом битләрен ачабыз. Актрисаның балачагы, гаиләсе, якыннары белән танышабыз.

 

1. «Зәй районының Суык Чишмә авылы кызы мин. Киң болыннарда уйнап, туган авылыма атама биргән чишмә суларын эчеп үскән, авылымны, нигеземне гомерем буе сөеп, кадерләп яшәргә тиешле баламын. Бу фотода мин укучы әле. Дәресне хәзерләп бетерсәм, гармун уйнар идем, дип уйлап утырам, ахрысы. Күрәсезме, артта гармун тора».

 

2. «Бөтерчек кебек идем. Алабуга мәдәният училищесының хореография бүлегенә укырга керүем шул бөтерчеклегемне дөрес куллану максатында булды. Училищены тәмамлап, Әлмәт район мәдәният йортында ике ел эшләгәч, Әлмәт драма театрына актриса булып күчтем».

 

3. «Туфан ага Миңнуллинның «Диләфрүзгә дүрт кияү» пьесасы безнең театрда «Әрәмәлек кияүләре» исеме белән барды. Саҗидә ролен шулкадәр яратып уйнадым. Корып та карадык без анда егетләрне «төп башына» утырта торган интригаларны. Диләфрүз ролендә – Гөлнара Кәшипова».

 

4. «Гастрольдә элек атналар, айлар буе йөри идек. Юл йөрү җиңел булмаса да, кызык бит ул. Бу фотога «Әрәмәлек кияүләре» спектакле белән гастрольгә баргач төштек».

 

5. «Нәүрүз» фестивале – төрки театрларны аралаштыручы, театр дөньясындагы яңалыклар белән таныштыручы бик матур бәйрәм. Без анда һәрчак бик теләп һәм горурланып катнашабыз. Бу фотога фестиваль вакытында төрки дуслар белән төштек».

 

6. «Булачак ирем Рафисны, хатын-кыз бәхетен татысын дип, юлыма Ходай Тәгалә чыгарып куйды. Гаилә бәхетендә коенып яшим, шөкер итәм».

 

7. «Кызым Сөмбел тугач кулдан да төшмәде.Үзем дә әтиәниемнең иркә төпчек кызлары идем, Сөмбелемне дә сөеп кенә тордык. Фотода кызым әтием һәм әнием белән».

 

8. «Гаиләбез беләy сәяхәткә чыгарга, бергәләшеп ял итәргә яратабыз. Ерак җиргәме ул сәяхәт, якынгамы – мөһим түгел. Иң мөһиме – бергә без».

 

9. «Бибинур» фильмында Сөмбел Бибинурның тәрбиягә алган кызы булып, Рөстәм Галиев аның әтисе булып уйнады. Бигрәк яхшы фильм бит ул. Кызымның «Бибинур»да уйнавы гаиләбез өчен бик зур вакыйга булды».

 

10. «Бу фотога Фоат Садриевның «Хөршидә, Мөршидә, Рәшидә» әсәре буенча куелган спектакльнең премьерасыннан соң, әсәрнең авторы һәм спектакльне куючы режиссер Камил Вәлиев белән төштек».

 

11. «Туфан аганың әсәрләрендә уйнауны, аның безнең театрга килүен көтеп ала идек. Юбилей кичәсен дә үзебездә бик матур итеп уздырдык. Сагынабыз Туфан аганы. Исән вакытында аның белән аралашып, аны хөрмәтләп кала алуыбызга, пьесаларында уйнаган рольләребезне күрүенә куанабыз».

Эчкерсез ул Римма. Ярата икән – ярата, күңеленә нидер хуш килми икән – ул хакта әйтә белә. Минем күңелем хәзердән үк аның «Күк капусы...»ндагы Шәмсиясен күрергә кыҗрап тора инде. Нинди булыр икән аның Шәмсиясе? Гәүһәр апа уйнаган Шәмсиядән ничек аерылыр? 


Сәхифәне Земфира ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА алып бара
Сәхнә
№ 10 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»