поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 01 Май
  • Мирза Мәхмүтов (1926-2008) - галим
  • Мөҗип Низамиев - мәдәният хезмәткәре
  • Римма Ратникова - дәүләт эшлеклесе
  • Атлас Гафиятов - журналист
  • Әлфинур Хисами - журналист
  • Мөршидә Кыямова - журналист
  • Кави Латыйп (1927-2008) - язучы
  • Мансур Шиһапов (1940-2022) - шагыйрь
  • Вакыйф Нуруллин - язучы
  • Резеда Вәлиева (1930-2022) - шагыйрә
  • Тәүфикъ Әйди (1941-2001) - язучы
  • Фатих Сибагатуллин (1950-2022) - дәүләт эшлеклесе
  • Тәлгать Хәмәтшин - радиодиктор
  • Надия Фәхретдинова - рәссам
  • Әхмәт Исхак (1905-1991) - шагыйрь
  • Майя Вәлиева - язучы
  • Мирсәй Гариф - язучы
  • Әсгать Салах - язучы
  • Фарил Фатыйхов - көрәшче
  • Тәүфикъ Сәгыйтов - журналист
  • Азат Ганиев (1942–2012) - язучы
  • Хәмид Мәткәримов - җырлар авторы
  • Бәшир Рәмиев - уйлап табучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
08.11.2012 Мәгариф

Мәдрәсәләр шәкерт җыя алмый

Берничә көн элек Уфада “XXI гасырда дини белем бирүдә ислам идеаллары һәм кыйммәтләре” дигән V халыкара гыйльми-гамәли җыелыш булган иде. Җыелышта дини белем бирү мәсьәләсе уртага салып тикшерелгән. Чарада катнашкан РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин хәбәрчебезгә шунда күтәрелгән фикерләрне тәфсилләп бәян итте.

– Чит илләрдән, мәсәлән, Тунис, Марокко, Австрия, Словакиядән кунаклар бар иде. Европалылар ислам динен ничек өйрәтүләре турында түгел, мәктәпләрдә, югары уку йортларында илаһиятнең ничек өйрәнелүе турында сөйләде. Ислам дөньясы вузлары федерациясеннән дә вәкил бар иде. Россия вузларында ислам динен өйрәнүче галимнәр аеруча күп катнашты. Конференциянең үзенчәлеге шуннан гыйбарәт: анда без ислами белем бирү советының утырышын уздырдык (быелның маеннан аны Р.Мөхәммәтшин җитәкли. Р.М.). Бүген аңа илдәге 26 уку йорты керә. Вузлардан тыш, анда мәдрәсәләр дә бар. Советыбызга керүнең төп шарты – дәүләттән лицензия алынган булу.

Утырышта 20 уку йортының вәкиле катнашты. Анда күтәрелгән төп проблемаларның берсе – мәдрәсәләрнең Россия Мәгариф системасына кереп урнашып җитмәве. Әйтик, мәдрәсәдә ничә ел укытырга, аларның программасын кем кабул итәргә, шәкерт укуын тәмамлагач, аның алга таба белем алуын дәвам итү мөмкинлеге бармы, вузга укырга керәм дисә, аны ничәнче курска алырлар шикелле мәсьәләләр бик күп. Шуңа күрә дә әлеге советка җыелып без мәдрәсәләр өчен уртак программа эшлибез. Ул программа дини вузларның I-II курсына исәпләнгән программаларына нигездә тәңгәл килергә тиеш. Мәдрәсә бетергән шәкертләр эшләргә теләгән сурәттә эшкә урнашырлык, укуын дәвам итәргә уйлаганда, Россиядәге теләсә кайсы дини университетның III курсына керә алырлык булырга тиеш дигән нәтиҗәгә килдек. Шушы рәвешле эшебезне дәвам итәчәкбез.

Билгеле, дәреслекләрнең нинди булуы да бик мөһим. Алар уртак булырмы – әле хәл ителмәгән. Һәрхәлдә сайлап алу мөмкинлеге бирелергә тиеш. Хәзерге вакытта мәдрәсәләр өчен дәреслек бастыру мәсьәләсе бик актуаль проблемага әйләнде. Бигрәк тә Оренбург суды алтмышлап дини әдәбиятны тыйганнан соң, хәлебез шактый катлауланды. Чөнки без төрек авторларының тәрҗемә хезмәтләреннән шактый нык файдалана идек. Мәсәлән, Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормыш юлын, гакыйдәне һәм башкаларны өйрәнү буенча, төрекләр якын дип, без аларның әсәрләренә еш мөрәҗәгать иттек. Хәзер аларның күбесе тыелган. Дөрес, әлеге суд карарына дәгъва белдерелде. Бу исемлек яңабаштан каралачак, диләр.

Мәдрәсләр өчен генә түгел, гомумән, вузлар өчен дә дәреслек мәсьәләсе бик актуаль. Моңарчы һәр мәдрәсә укыту программасын үзе теләгәнчә төзеп килде. Дәреслекләр дә, укытыр өчен педагогик кадрлар да җитми. Шуңа күрә бу юнәлештә җиң сызганып эшли башлаячакбыз. Хәер, Татарстан Диния нәзарәте белән бергә бу эшне башладык инде. Бездә дә бу проблема бик кискен тора. Бүген Татарстанда унбер мәдрәсә бар дип исәпләнә. Әмма ул мәдрәсәләрдә ничә шәкерт укый – моны бүген берәү дә тәгаен әйтә алмас. Әйтик, Түбән Кама мәдрәсәсе шәкертләр җыя алмады. Аның төрле сәбәпләре бар. Гомумән, соңгы вакытта мәдрәсәләргә шәкертләр җыю проблемага әйләнде. Бу армиягә алуны кичектереп тору хокукының бетерелүенә дә бәйле. Аннан соң күп кенә яшьләр, мәдрәсә тәмамлагач без кая бара, нинди эшкә урнаша алабыз, дип сорый. Аларны эш белән тәэмин итү мәсьәләсе нигездә хәл ителмәгән. Мондый хәл, табигый, елдан-ел мәдрәсәгә килергә теләүчеләрнең санын киметә.

Әйтик, 90 нчы елларда дини белем алуга омтылыш зур иде. Әмма хәзерге вакытта укып бетергәч кая барырмын дигән сорау алгы сафка чыкты. Бу проблемалар әти-әниләрне дә, яшьләрне дә уйландыра. Шуңа күрә укырга теләүчеләр аз. Татарстанда ачылган мәдрәсәләрнең бөтенесе сакланып калмавы да ихтимал. Инде ябыла икән, матди-техник базаларын югалтмаска иде. Аларның нигезендә интернат яисә көллият оештырырга мөмкин. Кыскасы, дини мәгариф системасын бер калыпка салу мәсьәләсе бүген бик актуаль проблемага әверелде. 


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 217-218 |
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»