поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
07.11.2012 Җәмгыять

Бөке

Мин хоккей яратмыйм. Элек ярата идем. СССР чорындагы хоккей бөтенләй бүтән уен иде шул. Идеология дә бүтән иде. СССРны гасабиланып сагынуым түгел... Әмма... бар иде заманнар... Легендар өчлек – Петров, Харламов, Михайлов... Капкада – Третьяк! Көндәшләре кемнәр диген – Канаданың «башкисәрләре»! Алка өчен тартыш каты бара. Тегеләр дә, безнекеләр дә хутлы уйный... Менә алка Харламов кәшәкәсенә килеп сыланды... Шулвакыт... Го-о-ол!

Элек шулай иде. Элек бүтән идеология иде. Хәзер мин хоккей карамыйм. Футболны да яратмыйм. Ниндидер чит кавем кешесенә көч биреп, борчылып утырырга... Тилебәрән орлыгы ашамадым бит әле мин. Ќәһәннәм читеннән үк килгән ул кыйммәтле адәм урынында берәр милләттәшем, һич югы Татарстанымда туып үскән башка бер халык вәкиле булса... Анысы икенче мәсьәлә. Татарстан уенчыларыннан гына торган команда да булса... Ул чакта команданың ата фанатигы булыр идем.

 

Юк, яратмыйм хәзерге хоккей белән футболны. Яратмавымның тагын бер сәбәбе бар. Сигез мең кеше сыйдырышлы хоккей аренасы урнашкан сарайга каршы йортта яшим мин. Әлеге сарай турысындагы юлда болай да көн саен бөке, кем әйтмешли, машиналар тыгылышы. Хоккей булган көнне – мәхшәрнең дә мәхшәре. Үзем инде ничә кат шаһит булдым: бөке аркасында барасы ќиргә – бара, кайтасы ќиргә кайта алмыйча әллә никадәр вакыт сарыф иттем, күпме нервым бетте, көч-хәл белән өйгә кайтып кергәч, бер гаепсез хатынга күтәрелеп бәрелүләрем...

 

Мин әйтәм, әгәр шушы тирәдә яшәүче берәрсенең (икәвенең, өчәвенең...) фатирында көтмәгәндә бәла-каза булса яисә кемнәргәдер кичектергесез «Ашыгыч ярдәм» кирәк ди... Аллам сакласын!

 

Беркөнне (7 октябрь кичендә) «УНИКС»та узган юмор кичәсендә чыгыш ясадым. Мин машинамда кузгалып кайтырга чыкканда кичке ќиде тирәсе иде. Юлда үтүче-сүтүче машиналар бөтенләй юк диярлек. Тиз кайтып ќиттем Чистай урамындагы йортыбызга. Тик... Хатын бик күңелсез хәбәр белән каршы алды: бер район үзәгендә яшәүче якын кешебезне бик яман кыйнаганнар һәм аны үз машинасының багажнигына салып каядыр алып киткәннәр. Туганыбызның хатыны кабат шалтырата, нишләргә белми, елый, кычкыра, тизрәк кайтыгыз, ди. Авыру улыбызны, көч-хәл белән көйләп-ќайлап киендереп, машинага утыртып, кайтыр юлга кузгалдык. Кузгалдык кузгалуын... Вәләкин, урамга чыгалмыйча, ишегалдында ук туктап калдык. Бәрелеш-мазар булгандыр, дип уйлап, бөтенләй икенче тарафка борылырга уйладым – анда да шул хәл. Өченче юлдан да үтәсе түгел. Дүртенчесеннән дә... Нәрсә соң бу, дип, хатынга карыйм. «Димәк, хоккей әле генә беткән!» – ди хатын. Минем ышанасы килми. Әле генә кайттым бит, – мәйтәм, – урам буп-буш иде, дим. Ул арада «Татар радиосы» ди-джее, хоккей тәмамланганын хәбәр итеп, хатынымның сүзләрен ќөпләп куя. Кыскасы, анда бәрелә, монда сугыла торгач, ниһаять, өченче дамба аша Саба тарафына илтә торган чатка килеп чыктык. Элек унике-унбиш минутта узасы араны, хоккей карап чыгучылар тудырган тыгылыш (бөке, ягъни) аркасында, сәгать тә ќиде минутта үтәргә туры килде...

 

...Әле менә өченче дамбадан ерак түгел генә урында 40 меңнән артык кеше сыйдырышлы алагаем стадион төзелеп бетеп килә... Бөкеләрдә рәхәт чигәселәр бар әле...

 

Ә бит шәһәр уртасындагы бу стадионны һәм арена-мәйданны, шулар ише башка зур спорт комплексларын башкалабыздан читтә, әйтик, Биектау ягында, автоузышлар уза торган тарафта төзесәләр, аеруча отышлы булган булыр иде кебек.


Ләбиб ЛЕРОН
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»