поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
21.11.2008 Милләт

ТИМАТИ – МИРГАЗИЯН ЮНЫСНЫҢ ЭНЕСЕНЕҢ ОНЫГЫ БУЛЫП ЧЫКТЫ

Русиянең гламур репперчысы Тимати Казанга концерт куярга килгәч, аны үлеп тыңлаган яшүсмерләр каршында чыгыш ясап: “Я – татарин! Я – ваш! Мои корни отсюда!” – дип кычкырып, тамашачыны кыздырып, тәмам исертеп бетергән иде. Тамырлары каян соң аның, чыннан да?!

“Фабрика звезд-4” телевизион проекты аша танылган җырчының чын исеме Тимур Юнысов. Шәт, монысы күпләргә билгеле. Мәскәү татары дип беләләр аны. Кемдер “Менә бу җырчы да татар бит!” дип тел шартлаткан булса да, үзенең татарлыгына Тиматиның әллә ни исе китми. Казанга килгәч кенә Татарстан яшьләрен эйфориягә кертүеннән ары китмәде татарлыгы. Матбугатта булган интервьюларында да ул Марат Бәшәров кебек милләте, дине турында сөйләми. Гаиләсе турында әйткәндә дә күбрәк әнисен, энесе Артемны искә ала. Әтисе турында сүз ычкындырганын абайлаганым булмады.

 

Баксаң, Тиматиның Казанда “Мои корни отсюда!” дип кычкыруында да дөреслек бар булып чыкты. Ул үзе Мәскәүдә туып, Лос-Анджелеста үскән бала, ә менә бабасы Баулы якларыннан. Төгәлрәк әйтсәң, Баулы районының Исәргәп авылында туып-үскән Вахит Юнысның оныгы булып чыга Тимоти. Ә Вахит Юныс танылган язучы, публицист Миргазиян абый Юнысның энесе. Димәк, Тимати Миргазиян абыйның энесенең оныгы булып чыга.

 

Вахит ага үзе дә әдәбият өлкәсендә шактый билгеле кеше, оста публицист иде. Мәскәүнең халыкара мөнәсәбәтләр буенча дәүләт институтын тәмамлап, 35 ел дәвамында СССРның Чит илләр белән икътисадый элемтәләр министрлыгында, Гыйрак, Мисыр, Сүрия, Әфганстан кебек шәрык илләрендә илчелекләрдә эшләгән кеше. Лаеклы ялга чыккач, иҗат белән шөгыльләнә. Татар сәнгате турында аналитик мәкаләләр, әдәби тәнкыйть язмалар авторы ул. Соңгы елларында татар авыллары буенча йөреп, халык җырларын һәм бәетләр җыйган. “6000 көн чит илләрдә” дигән китап язып калдырды. 2006 елда вафат була. Туган Исәргәп авылында җирләнгән.

 

– Без ишле гаиләдә үстек, – дип сөйли Миргазиян абый. – Вахит миннән өч яшькә кече иде. Безнең хатыннар да бертуган. Башта Вахит Зәйнәпкә өйләнде. Аннары мин Зәйнәпнең сеңлесе Рәйсә белән никахлаштым. Вахит белән Зәйнәп ике ул үстерделәр. Илдар һәм Фәрит. Безнең бер кызыбыз туды. Камилә дип исем бирдек. Бүген ул безне тәрбияләп карый.

 

Тимати – Илдарның өлкән улы. Кечесе – Артем. Тимур йөзе һәм холкы белән әнисе ягына охшаган. Ә Артем безнең якка тарткан, бик чибәр егет. Миңа охшаталар аны, холкы йомшак. Артем бүгенге көндә Женевада белем эсти.

 

Тимати – катнаш никах җимеше. Әтисе татар, әнисе – яһүдә. Җырлау сәләте дә әнисеннән. Ул пианистка булган.

 

Тиматины бүген яшь җырчылар арасында иң бае диләр. Үзенең төнге клубы, кибет челтәре бар, үз исеме маркасындагы киемнәр җитештерә, ресторан бизнесы белән шөгыльләнә. 25 яшенә күпкә өлгергән булып чыга егет. Үзенең интервьюларында бу казанышлар төбендә тырышып эшләү ята дип ышандыра ул. “Да я в “Макдональдсе” официантом пахал!” – дип сөйли җырчы. Моңа өстәп хип-хоп башкаручы спортинвентарь сатканын да, тиргә батып автоюгычларда машиналар юып йөргәнен дә искәртергә онытмый. Бу казанышлар артында әтисе Илдар Юнысов та тормый микән?

 

– Илдар бик акыллы, тырыш егет булды, – ди Миргазиян абый. – МДУны тәмамлады, берничә чит тел белә, шул исәптән гарәпчәне дә су урынына эчә. Сәләте аркасында зур-зур урыннарда эшләде. Ул БМО трибунасыннан чыгыш ясаган кеше. Тимурга да зур мөмкинлекләрне ул ачты.

 

Тиматиның балачагы Лос-Анджелеста узган, шунда хип-хопка гашыйк була да инде ул. Әтисе берничә тапкыр дөньяның иң мәртәбәле университетларына урнаштырып караган, ләкин улы ташлап киткән аларны. Дипломат булыр дип хыялланган әтисе, ә ул шоу-бизнесны сайлаган.

 

Миргазиян абый беренче биттә Тиматиның фоторәсеме урнашкан ялтыравыклы журналны күрсәтә. Тышлыкта Тиматиның сүзләре: “Я никогда не плачу за секс”.

 

– Йә, шундый сүз буламы инде?! – ди ул. – Тәненә әллә нәрсәләр төшереп бетергән. Кеше кыяфәте юк. Ничек диләр әле алар үзләрен?! Гламур дип атыйлар шикелле... Мин кешеләргә Тимати турында әйтмим, хәтта яшерәм дә... Ләкин белүчеләрнең балалары аңардан автограф алырга дип ялваралар. Каян күрим ди мин аны?!

 

Миргазиян абый Тиматига көлемсерәп, юмор белән карый. Барысын да яшьлек юләрлегенә  сылтый.

 

– Татар икәнен таныймы ул?

 

– Татарлыгын ташка үлчим! Татарлыгы түгел, иманы да юк бит аның! Аның урыс булуы да шул кадәр генә инде. Бәлки, соңыннан килер аңа ул хис. Казанда йөреп кайткач, “Я был на своей родине”, – дип әтисенә сөйләгән. Илдар бер әйткән иде. Тимур килгән дә: “Әти тизрәк урамга чык әле”, – дигән. Туган көненә машина бүләк иткәннәр үзенә, шуның белән мактанып, сөенече белән уртаклашасы килгән. Нинди машина булгандыр инде ул, белмим, ләкин Русиядә андый маркалы машина нибары икәү генә икән. Берсендә Тимати йөри. Үзенә шундый тормыштан тәм табып йөри, нәрсә дип әйтим инде?!

 

Тимати белән Миргазиян абый аралашмыйлар. Җырчының әти-әнисе аерылышкан булса да, атасы белән мөнәсәбәтләрен югалтмый, араларын суытмый. Илдарның башка гаиләсе, Анастасия һәм Анна исемле ике кызы бар икән. Кечесе Миргазиян абыйның әтисе Закир бабайга охшаган. Икесе дә акыллы, тәртипле дип соклана алар белән язучы.

 

– Илдар күбрәк чит илдә яши, – ди Миргазиян абый. – Ләкин ел саен Мәскәүгә кайтып, хатыны Ирина белән минем туган көнне зурлап уздыралар. Вахитның малайларын үз улларым урынына күрәм. Фәрит тә бик нечкә күңелле, мөлаем. Кызганыч, икесе дә бәхетләрен татар кызлары белән таба алмады.

 


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ирек мәйданы
№ 21 | 21.11.2008
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»