поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
02.11.2012 Җәмгыять

Базарлар бетә: яшьләр сөенә, картлар көенә

Соңгы арада Казан базарлары ябылудан зарланучылар артканнан-арта. Әлеге яңалык бигрәк тә республиканың авыл-районнарында гомер итүчеләрне хафага сала икән. Алар башка җирдән Казан базарларындагы кебек очсыз бәягә кием-салым табып булмас, дип борчыла.

Бу турыда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та кат-кат ассызыклаган иде. «Халыкка бу яңалык ошамаячак, безне сүгәчәкләр генә. Шуңа күрә, аларга төрледән-төрле вариантлар тәкъдим итәргә кирәк», - дип белдергән иде республика башлыгы.

Базар беткәнче, килеп калыгыз!

Базарларны Казан һәм Яшел Үзән районы чигендәге «Яңа Тура» технополисына күчерү эше 1 октябрьдә башланып китте инде. Беренче чиратта анда Вьетнам базары күчә. Башкала үзәгендәге Колхоз базарын күчерү эшләре башланмаган әле, тик шулай булса да андагы кием-салым рәтләренең ябылуыннан зарланучылар арта бара.

 «Якшәмбе көннәренең берсендә Колхоз базарыннан оекбаш, колготки, җылы ыштан кебек кирәк-яраклар алыйк дип Казанга килдек. Тик ни сәбәпледер, Колхоз базарындагы «Алтын» кием-салым рәтләре бикле иде», - дип сөйләп алган иде бер танышым. Икенче берсе исә, киресенчә, Казанның Колхоз базарына барып сөенеп кайткан. «Базарда сатучылар товарларын очсызлатып бетергәннәр. 10 пар ир-ат оекбашын 150 сумга алдым. Базарны япканчы сатып бетерергә кирәк, дип тырышалар икән. Өч зур сумка белән әйбер төяп кайттым. Икенче атнага тагын бер барып кайтасы булыр. Алайса аннары әллә кайдагы җәһәннәм тишегенә барып йөрисе килмәс. Район үзәгеннән генә ала башлыйсы булыр», - дип уртаклашты ул.

Халык базарлар бетүгә сөенәчәк әле...

2013 елның гыйнварына Казанда ачык һавада сату итүчеләр калырга тиеш түгел. Яңа федераль закон әнә шулай ди. «Базар хуҗалары, эшмәкәрләр кая күченәчәкләрен үзләре билгели. Телиләр икән - шәһәр читендәге Яңа Турага, ә телиләр икән инде - шәһәр эчендәге берәр бинага кереп урнаша алалар. Иң мөһиме, документлары тәртиптә, барысы да закон таләпләренә туры китереп эшләнгән булырга тиеш», - дип белдерә Казан шәһәре башкарма комитетының җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге җитәкчесе урынбасары Ләззәт Хәйдәров.

 «Халыкның базарларны бетерү карары белән килешмәве гадәти хәл, аларны аңлап була. Тик безгә яңача яши башларга, заман таләпләренә туры килә торган тормыш алып барырга кирәк. Базарда кемнең нинди товар белән сату итүен кайдан беләсең. Моннан соң республика халкына чиста, якты, иң мөһиме, җылы биналарда иркенләп йөрү мөмкинлеге туа. Бу - анда бәяләр базарга караганда кыйммәтрәк булачак, дигән сүз түгел. Халык әлеге карарның үзләре өчен файдага гына булачагын аңлаячак», - дип ышандыра идарә башлыгы Сергей Лобов.

Яшьләр күптән инде базарга йөрми?

Мин яшьләрдән дә әлеге яңалык белән бәйле уй-фикерләрен сораштым һәм шундый фикергә килдем - базарларның күченүе күп очракта өлкән буын вәкилләрендә генә ризасызлык уята икән. Яшьләрнең күбесе әлеге адымны Казанны яхшыртуга, заманчалаштыруга мөһим адым дип кабул итә. «Мин бу яңалыкка сөендем генә. Колхоз базарын күптән бетерергә вакыт. Ул урамнарга барып чыккач, үзеңне узган гасырдагы кебек хис итәсең - сасы һәм пычрак», - дип белдерде Рәмис.

 «Мин күп еллар дәвамында кием-салымны базардан алдым. Моннан ике ел элек кышка куртка алырга дип баргач, салкын тидереп кайткан идем. Үпкәм ялкынсынып ай ярым яттым. Шуннан бирле кыш көне базарга барганым юк. Әйбәт бәягә яхшы киемне кибетләрдән дә табып була хәзер», - дип сөйләде икенче бер танышым. «Вьетнам базарына егетләрдән башка кызлар белән генә барышлы да түгел. Андагы ир-атлар шундук бәйләнә башлый, куркыныч. Егетләр белән йөргәндә дә күзләре белән сине ашап калалар. Базарларны бетереп дөрес эшлиләр. Ул урыннарны шәһәр кунакларына күрсәтү оят», - дип сөйли Алина.

Бәлки, чыннан да, базарларны бетерүнең халык өчен дә, шәһәр өчен дә уңай яклары күбрәктер. «Яңа Тура»га күченү базар товарын районнарга алып кайтып сатучылар өчен дә яхшыга гына булачак - алар шәһәр бөкеләреннән котыла. Шуңа күрә, әлеге яңалыкның тискәре якларын гына эзләү дөрес түгел. Һәрнәрсәнең уңай ягын күрә белү кирәктер. 


Рәмзия ЗАКИРОВА
Интертат.ру
№ | 02.11.2012
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»