|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.11.2012 Җәмгыять
Тамаша куеп кәсеп итүне бүген бик күпләр үз итте: “Сценариен интернеттан аласың да, йөрисең туй үткәреп”Соңгы арада танышларым аниматор, шоуменнардан зарлана. Оештырулары әллә ни түгел, шаяртулары да тузга язмаган - яңалык, креатив юк. Аларга шулкадәр акчаны нәрсә өчен генә чыгарып бирәбездер? Тамаша куеп кәсеп итүне бүген бик күпләр үз итте. Әле бер танышым да туйлар үткәрүгә остарып киткән. Аппаратура юнәтеп, җырлый белә торган дустын ияртеп, акча эшләп йөри. «Синең кебекләр күп, клиентларга кытлык сизелмиме соң?» - дип сорашам. Танышым исә: «Хәзер кешеләр эте туган көнен дә үткәрә. Балалары туган көне, юбилей, туй турында әйтәсе дә юк. Бу эштә иң мөһиме - үҗәтлек, үзеңне таныта белү. Сценариен интернеттан аласың да, йөрисең шунда Татарстан буйлап», - дип серен чиште танышым.
Авылда интернетсыз да сценарий язалар
Ләкин ул интернеттагы бер төсле сценарий, уеннарны күпләр ятлап бетергән, күрәсең - концертка йөрмәсәм дә, әбием телевизор караган арада аларның да бер-берсеннән әллә ни аерылмаганын чамалыйм. Нәрсә дисәң дә, бер кичә өчен ким дигәндә түләнгән 10 мең сумың үз-үзен акламый. Акча булса да, сыйфат юк.
Ә менә авыл халкы бушлай бәйрәмне дә кәнфит итә белә. Алабуга районы Иске Юраш авылына ял итәргә кайткан саен мин моңа кабат-кабат инанам. Соңгы берничә елда биредә яшәүчеләр кыш-язга туры килә торган бәйрәмнәрне үзенчәлекле итеп үткәрә - урам ярышлары рәвешендә. Юк, ачык һавада бил алышу, аркан тартышу җәен була. Ә менә кышын төнозын телевизор карап ятмас өчен, авыл халкы үзе сәхнәгә менә. Удмурд Республикасына терәлеп торган ерак почмакка танылган «йолдыз»лар сирәк килә шул...
Юрашлар рекламаны сәхнәдән карый
Иске Юраш үзешчәннәре куйган «урам ярышлары»на профессиональ шоуменнар да көнләшер. Бу чараның төп максаты - авылдагы һәр урам үзенең талантлы кешеләрен күрсәтеп, җиңүгә лаек икәнен исбатларга тиеш. Моны ул ничек башкара - җырлыймы, бииме әллә театральләштергән тамаша күрсәтәме - аның эше. Әйтергә кирәк, интернетсыз да авыл кешеләре менә дигән сценарий яза белә икән! Үзара ярыша торгач, юрашлылар еш кына «мөгез» дә чыгарып куйганы мәгълүм. Әйтик, быел 23 февральгә әзерләнгән бәйрәм чарасында Тукай урамы халкы «реклама»лар әзерләгән иде.
Ул да телевизордагы кебек, концертны берничә өлешкә бүлеп, сәхнәгә чыгып алды. Юк, зәңгәр экрандагы кебек күңелне кайтармый, ә киресенчә, авыл хезмәтчәннәренең бер-берсенә карата игътибарын арттыра. Чөнки һәр реклама авылда яшәүчеләрне, аларның сәләтен, эшен юмор аша күрсәтүгә нигезләнгән. Ә Юрашта һәркемнең һөнәре игътибарга лаек. Электригы да, хисапчысы да, аш-су остасы да үзебездә. Менә никадәр кирәкле кеше арасында яшибез икән дип уйлап куясың шулчак. Бу концертны карап утырганда тамашаны видеога төшерәсе, ә аннан кабат-кабат әйләдереп карыйсы килде.
Авыл концертларын түләүле итәргә мәҗбүр
«Безнең авыл талантларга бай. Ә аларны конкрет бер урамнан эзли башласаң, алар үз урамнары җиңсен дип, көнләшеп, тагын да яхшырак әзерләнә», - ди Юраш авылы мәдәният хезмәткәре, «урам ярышлары»на башлангыч биргән Хәниф Мөхәммәтҗанов. Ләкин аның сүзләренә караганда, кичәгә кыйммәт булмаган билетлар сатарга туры килә. Чөнки клуб бинасын карарга, җиһазларны яңартырга кирәк.
Соңгы елларда Россиядәге урбанизация процессы Татарстанны да читләтеп узмый башлады. Әгәр авыллар бетеп барган чорда да халык күңелен күреп йөргән кешеләр бар икән, ник аларга игътибарны арттырмаска, мәдәният йортларын уңайлырак итмәскә? Шәһәрдә акчасы булса да, мәдәни чараларның, мәҗлесләрнең кызыгы бетте. Авыл халкын да күңел ачу чараларыннан биздермәсәк иде...
Динара СӘГЪДИЕВА |
Иң күп укылган
|