поиск новостей
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 17 Апрель
  • Бату Мөлеков (1928-1999) - композитор
  • Мәҗит Рәфыйков (1925-1986) - язучы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
31.10.2012 Мәдәният

Тарихка күз салсак...

Римма Гатинаның Татар-информ Интернетка урнаштырган кыска гына мәкаләсе күпләрне кузгаткан. Мәкаләдә сүз Татарстан гимнына текст язган өчен 200 мең сум хак билгеләгән конкурс турында бара. Әлеге язма белән кызыксынучыларның байтагы ошбу бәйге уңаеннан үз фикерләрен белдерүне кулай тапкан.

Мәгълүм ки, парламентыбыз Татарстан мөстәкыйльлеге хакында Декларация кабул иткәч үк көн тәртибенә гимн мәсьәләсе калыккан иде. Депутатларыбыз зәвыгына тел тидереп булмый: алар, музыка белгече Мәхмүт ага Нигъмәтҗанов белдерүенчә, туган теле моңын күкрәгендә йөрткән, башлангыч, урта һәм югары, ягъни музыка мәктәбе, музыка училищесы һәм консерватория тәмамлаган, татарның тулы музыкаль белемгә ия бердәнбер һөнәри композиторы Рөстәм Яхинның фронтовик шагыйрь Рамазан ага Байтимеров шигыренә рухланып көй тудырган «Туган ягым» атлы җырга тукталдылар һәм ни өчендер гимнны сүзсез хәлдә кабул иттеләр...

Гимн – теләктәш илдәшләрнең дога дәрәҗәсендәге йөрәк җыры. Димәк, сүзсез гимн – нонсенс.Хәлбуки, ни сәбәпле аны «әпә» (телсез – ред.) хәлдә кабул итүләре хакында рәсми һәм рәсми булмаган төрле юрамалар, имеш-мимешләр колакка керә... Әлбәттә, парламентыбыздагы танылган татар шагыйрьләре фикере дә искә алынгандыр, ошбу мәсьәлә хәл ителгәндә. Бәгъзеләрнең бик шәп гимн текстын үзләре иҗат итеп, тарихка кереп каласылары килсә дә гаеп итеп булмый... Юрамалар моның белән генә чикләнми, әлбәттә. Әмма ләкин иң сару кайната торганнары – тирән мәгънәле кыяфәт чыгарып, урыс ватандашларга һәм көч структуралары тарафына ымлау...Ни өчен дисәгез, беренчедән, Тукай әйтмешли, «рус белән гомер кичердек, сайрашып»... Ә икенчедән, Татарстан белән элеккеге МГБ (Дәүләт куркынычсызлыгы министрлыгы) җитәкчесе, рус кешесе Семен Давыдович Игнатьев җитәкчелек иткән чорда Тукайга Казан уртасында иркен мәйданда искиткеч мәһабәт һәйкәл салынуын, Тукай премиясе булдырылуын, әдәбиятыбыз, мәдәниятебез чәчәк атуын, Муса Җәлилнең аклануын, Татар опера-балет театрының татар сәнгатенә хезмәт итүен, татар кулинариясенең Лейпциг ярминкәсенә чыгып, халыкара танылуга ирешүен онытырлык түгел...

Интернеттагы шушы мәкалә тирәсендә купкан бәхәстә бәгъзеләр ярсый-ярсый Рамазан ага Байтимеров шигырен тәнкыйтьләргә, яраксыз дип ышандырырга кереште. Әледән-әле ике йөз мең тәңкә телгә менде, шуңа ия булырга омтылуда беренче чиратта Рамазан аганың кызы Гөлшат ханымны «оялттылар». Хәер, үзара чәкәләшүләр дә чагылыш тапмады түгел... Баксаң, гимн сыйфатында файдалануга тапшырылган «Туган ягым» җыры музыкасы өчен Рөстәм ага Яхинны «Ока» машинасы белән бәхилләткәннәр икән. Бу хәбәр, яшермим, бераз гына кәефне кырды, чөнки күрше башкортлар үз гимннары көе өчен «Мерседес» биргән. Ирексездән, Мөхәммәт Мәһдиевнең бер каһарманы әйтмешли, «болай да баш июле иде, инде шуышып кына йөрисе калды» дип куярсың, билләһи!.. Бу кысмырлык бит тарихка кереп калачак... Текст өчен билгеләнгән гонорар да әлләкем түгел... Болгарда куелырга планлаштырылып, әлегә куелуы тоткарланган, мин яшәгән бистәдә «Чупакабра» дип телгә кергән һәйкәл иҗатчысына түләнгән сәмән белән гомумән чагыштырышлы түгел гимн өчен бүленгән чыгымнар...

Рамазан ага Байтимеров текстын яраксызга чыгарырга тырышучылар аны СССР һәм шуннан файдаланып тудырылган РФ гимны белән чагыштырып тәнкыйтьлиләр. Ә бер тәнкыйтьче, гомумән, чама хисен югалта һәм, мәрхүмнең туганнарына сабырлыклар бирсен, ниләр генә әйтеп бетерми... Әйдәгез, хәтеребезне яңартып, шул тылсымлы «Туган ягым» җыры текстын искә төшерик. Шәхси фикерем: ягым дигәнне илем дип үзгәртү аңа хилафлык китермәс кебек.

Күпме юллар йөрдем, дөнья күрдем,

Назлы җилләр битем сыйпады.

Сиңа кайткач кына, туган ягым,

Күкрәгемә шатлык сыймады.

Тик бер генә көнгә аерылсам да

Ямансулап сине юксынам.

Синнән башка миңа, туган ягым,

Бу дөньяда тормыш юк сыман...

Тик бер генә көнгә аерылсам да

Ятим калган кебек буламын.

Тик син генә яшәү матурлыгы,

Гүзәллеге якты дөньяның!

Моннан байтак еллар элек, әле СССР исән чакта, Татарстанның фәнни-методик үзәге дигән игелекле бер оешмасы Татарстанда яшәп иҗат итүче һәвәскәр композиторларны туплап, укулар оештырган иде. Анда, «Тамчы гөл», «Алфавит» җырлары авторы буларак, мин фәкыйрегезне дә дәштеләр. Безнең белән һөнәри композиторлардан Фасил Әхмәтов һәм Леонид Любовскийлар очрашып, әсәрләребез белән таныштылар, киңәшләрен бирделәр. Әлеге семинарга атаклы «Сарман вальсы» җырының көен язган Валерий Әхмәтшинның бертуганы –һәвәскәр композитор Вәсим Әхмәтшин җырчы хәләл җефете Асия ханым белән килгән иде. Менә шул ханым көен Вәсим язган «Кошларым» дигән җыр башкарып, безне һәм затлы кунакларыбызны әсир итте. Бик хәтәр кул чаптык, ә азактан танылган бер шагыйрь әлеге матур җырның сүзләре кемнеке булуы белән кызыксынды.

– Мамадыштагы бер төзелеш оешмасында штукатур-маляр булып эшләүче хатын язды, – диде Вәсим әфәнде.

– Җырның көе әйбәт, әмма сүзләре бармый. Теләсәң, мин моңа яңа текст язып бирәм, – диде һөнәри шагыйрь.

– Ул хатынның тормышында бер яктылык та юк иде. Бу җыр сәхнәгә чыккач ничек куанганын, канатлануын күрсәгез, Сез болай әйтмәс идегез, – диде Вәсим.

– !!!

– Мин бу тәкъдимне кабул итә алмыйм, – дип очлады сүзен көй авторы.

– Алайса, җырыгыз беркая да бармый инде, – диде һөнәри шагыйрь, катгый җаваптан үртәлеп, һәм үзенә төбәлгән сәерсенүле карашлардан абына-сөртенә дигәндәй, ашык-пошык саубуллашып чыгып китте. Барча кунакларны озатып, үз ишләребез белән генә калгач, җыеныбызны оештыручы рәсми вазифалы әфәнде (фамилиясе Кадыйров иде шикелле):

– Бик матур чыкмады әле бу, – дип куйды. Аннары, Вәсимгә мөрәҗәгать итеп:

– Җырны беренче башкару барысын да хәл итә. Хәзер бу көйгә әллә ниткән даһи яңа текст турыланса да, аны тыңлаучы үз итмәячәк, бу хәл аны рәнҗетәчәк, – дип өстәде.

...Безнең гимнга да кагыла түгелме әлеге сөземтә?.. Гимнны күмәк дога-җыр дип аңласак, Русиянең 1917 елга кадәрге «Боже, царя храни» дип башланганы бу билгеләмәгә туры килә. Дөрес, ул инородец дип тәгаенләнгән инсаннар өчен түгел, ә империянең төп милләте – урыслар өчен генә. Алай да догалык дәрәҗәсе койты (начар, яман – ред.) булгангамы, ил җимерелде. Ә СССР гимны дога-җыр булудан ерак торды, декларатив эчтәлекле «җыр – плакат»ка тартты. Һәм гимны дога дәрәҗәсенә ирешмәве аркасындадыр бәлки, СССР атлы ил дә җимерелде. Мәгълүм ки, РФ гимны СССР ныкыннан файдаланып бар ителде һәм, шул яклап бакканда, моның нәрсәгә китерәчәген бер Хак Тәгалә генә белә булыр... Ягъни, Рамазан ага текстын тәнкыйть итәр өчен сайлап алынган үрнәкләрне мөкәммәл стандарт дип санау шактый бәхәсле. Гимнга эталон сыйфатында Төньяк Кореянекен алганда, тәнкыйтьләү тагын да ансатлашыр иде... Дөньядагы гимннар бар да бер чыбыктан сөрелмәвен истә тотсак, Татарстан гимны да оригиналь булырга хаклы булып чыга. Бәхәс барышында Рамазан ага Байтимеров текстын төзәткәләү турында да сүз чыккалады. Америка әдибе Эрнст Хэмингуэйның «Нобель бүләге»нә лаек булган атаклы «Карт һәм диңгез» хикәясендә картның табышын – ул тоткан кылыч балыкны акулалар умыргалаган сыман, Рамазан ага шигырен дә дәрәҗәле соавторлар харап итеп ташламаса ярар иде... Шайтан алгыры, сүз бит сугыш ветераны, яугир-шагыйрьнең рухи мирасы хакында бара. Аның иҗат җимешен читкә тибәреп, кемнәрнеңдер үз эшләнмәсен уздырырга омтылуы, бик йомшак кына итеп, Кадыйров әфәндечә әйткәндә, бер дә матур килеп чыкмый!

Гимн – ватанга мәхәббәт турындагы дога дәрәҗәсендәге күмәк җыр дидек. Әгәр Татарстан өчен өр-яңа гимн кабул итү турында сүз барса, 200 мең тәңкәлек приз билгеләнгән бәйгегә ашкынучылар ыгы-зыгысын аңлап та булыр иде. Ярыш нигезендә текст сайлап алынып, аннары, икенче этапта шул текстка көй язучыларга ярыш игълан ителер, аннары гына җиңүче дип табылган берничә варианттан иң шәбе сайлап алыныр иде. Ә биредә үзгә хәл: сүз Рамазан Байтимеров белән Рөстәм Яхинның уртак интеллектуаль милке хакында бара. Әлеге танылган җырның көен кануный җирлектә гимн сыйфатында куллана башлау аны яшәүдән туктату булмаса да (андый тыю хакында норматив акт юк), де факто җыр буларак башкару тукталды лабаса. Димәк, Рамазан Байтимеров варислары матди һәм әхлакый каза күрүче сыйфатында гаделлек эстәп төрле инстанцияләргә һәм хәтта судка да мөрәҗәгать итә ала. Татарстанга шундый «реклама» гына җитми иде... Фараздан, гариза кергән тәкъдирдә бәйсез суд «әпә» гимн кабул итүне ни дип бәяләр? Аны сүзсез хәлдә кабул иткәндәге нигезләмәләр, дәлилләр 200 мең тәңкә мотивация пәйда булу фонында бөтенләй яңа төсмер алмасмы? Җырның сүзләрен тунап алып, аңа үзгә авторның яки авторларның «гениальный» текстын трансплантацияләү өчен дә әлеге интеллектуаль милек хуҗаларының яки варисларының ризалыгы юк шикелле. Ым-хәрәкәт, мимикадан чыгып кешенең алдашамы, юкмы икәнен белү фәне бар. Һәм бу хакта фильм да төшерелгән. Кешенең алдашамы, юкмы икәнен ачыклау өчен доктор Лайтманга ике минут әңгәмә кору җитә. Әңгәмәдәшнең ялгыш кул ишарәсе, ымы, тавышындагы интонациясе һәркайсы ялганчыны «сатарга» мөмкин. Лайтманның бурычы, ялганчыларны фаш итеп, рәшәткә артына озату. Докторның клиентлары арасында һәртөрле хакимият вәкилләре дә юк түгел...

Интернетта бәгъзе җитәкчеләребез чыгышларын доктор Лайтман ысулында бәяләүче роликлар бар. Һәр аларның белдерүләрен, сорауга җавапларын әйтү мизгелендә алынган видеокадрлар ярдәмендә, алдашканмы ул, юкмы – иреннәре, куллары торышына, башкасына уклар юнәлтеп, аңлатма бирелә. Бу ысулга тукталуымның сәбәбе шунда ки, шалтыравык эчтәлекле, чепчи ялганга корылган гимн тексты кабул ителгән тәкъдирдә, татарстанлыларны ялганчылыкка этәрү хәл ителә кебек. Ялганлауны җырлаган мәлдә, фотолар, видеороликлар ярдәмендә, уклар белән тәгаенләп дәлилләүчеләр табылуы мөмкин...

Кыскасы, милләте нинди булуга карамастан һәр татарстанлы өчен гимн текстының ихтыяри һәм ихластан кабул ителүе шарт. Рамазан аганың сәясәткә кагылышсыз шигыре мондый таләпкә дә җавап бирә кебек... 


Рөстәм ЗАРИПОВ
Татарстан яшьләре
№ |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»