поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
26.10.2012 Ир белән хатын

Уртак түшәк кенә түгел...

“Т.Я.”да “Ә сезнең гаиләдә акча кем кулында? Һәм, сезнеңчә, ул кем кулында булырга тиеш?” дигән сорауларны укыгач, үзебезнең тормыш корган көннәр искә төште һәм көлемсерәп куйдым...

Югары белем алып биш ел эшләгәч, булачак ирем белән дүрт елдан артык дуслашып йөргәннән соң гына кияүгә чыктым. Характерым буенча лидер булганлыктан, тормыш дилбегәсен дә беренче көннән үк үз кулыма алдым. Билгеле инде, бөтен тапкан “байлык” та минем кулда. Ирем хезмәт хакы алган көнне үк тиененә кадәр санап, акчасын миңа алып кайтып бирә. Ә үзенә кирәк булганда, миннән сорап ала. Миннән бәхетле хатын юк кебек борынны күккә чөеп йөрим...

 

Менә, гаиләбезнең бәхетен арттырып, ике як та көтеп алган улыбыз туды. Ә аңа кирәк нәрсәләрнең бала үсә барган саен исәбе-хисабына чыгарлык кына түгел икәнлеген бала үстергән кешегә сөйләп-аңлатып торырга кирәкмидер. Берзаман акчаны һич кенә дә җиткереп булмый башлады. Әле төп эшемә – студентлар укытырга чабам, әле мәктәпкә 6-7 дәрес кенә булса да укытырга йөгерәм, әле читтән торып укучы студентлар өчен төннәр буе реферат, курс һәм диплом эшләре язам... Юк, җиткезеп кенә булмый бит акча дигән нәрсәне!

 

Акыллы, тәҗрибәле хезмәттәшем минем хәлне сизеп ярдәм кулын сузмаса, нишләп беткән булыр идем, белмим. “Бу арада әллә нишләп, олыгаеп, арып-йончып киттең кебек әле син”, – дип башлады ул сүзен. Минем дә “шешәм” тулган булган икән: елый-елый сөйләдем гаиләдә акча җиткерә алмый бәргәләнүем турында.

 

– Ирең дә бар түгелме соң синең? – диде бу серле генә елмаеп. – Ул нишли?

 

– Эшли.

 

– Син дә эшлисең ич.

 

Мин берни аңламый торам. Нәрсә әйтергә тели соң коллегам?

 

Бары тик шуннан соң гына гаиләнең уртак торак һәм түшәк кенә түгел, ә шатлык-куанычларда, сагыш-борчуларда, сәламәт һәм авыру чакларда да бөтен мәсьәләләрне кулга-кул тотынышып, икәү, ә балалар кул астына керә башлагач, бергәләшеп хәл итә торган кешеләр төркеме булуын аңлатты.

 

– Анысын беләм, – дим. – Миңа хәзер нишләргә соң инде?

 

Хезмәттәшем минем чәйнәп биргәнне йота белмәгән бер надан икәнлегемне аңладымы, әллә утызны узгансың, башыңны күтәреп йөрүдән башканы белмисең икән дип уйладымы, беренче сыйныф баласына бирем аңлаткандай, гади тел белән күрсәтмәләр бирде.

 

Менә инде егерме елдан артык акчаны ул тәкъдим иткәнчә тотып яшибез. Аллага шөкер, шәһәр уртасында өч бүлмәле фатирыбыз, чит ил машинасы, үзебезгә якын гына җирдә менә дигән гараж, мунча, бакчабыз бар. Балабыз Казанда магистратурада укый. Үзебез бер елны шифаханәдә ял итсәк, икенчесендә чит илдә сәяхәт итеп кайтабыз.

 

Бәлки кемнәргәдер файдасы тияр дип, коллегамның бер үк вакытта гади, ләкин нәтиҗәле киңәшләрен газета укучыларга да тәкъдим итәм.

 

Гаиләнең уртак кассасы булырга тиеш. Аннан үзенә кирәк кадәр акчаны гаиләнең һәр әгъзасы ала һәм нәрсә өчен тотканын шуның өчен куелган дәфтәргә язып бара. Ай ахырында бергәләп исәп-хисап ясала, алдагы айга акча якынча бүленеп куела. Мәсәлән, коммуналь хезмәтләргә, ашау-эчүгә, машина карауга, төшке ашка, транспортта йөрүгә, берәребезгә кием алырга, көтелмәгән чыгымнарга һ.б. Һәр ай саен алыначак зур әйбергә, җәйге ялга да бүленеп барыла акчаның бер өлеше.

 

Гап-гади кагыйдәләр! Ләкин бер күнеккәнче, гаиләнең һәр әгъзасыннан күпме төгәллек, исәп-хисап, тырышлык, салкын акыл, үзең турында гына түгел, ә башкалар турында кайгырту кебек үзара мөнәсәбәтләрне җылытучыны-гытучы сыйфатлар таләп итә ул!

 

Бөгелмә.


ЙОЛДЫЗ Г.
Татарстан яшьләре
№ |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»