поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.10.2012 Могҗиза

Күктә ни булмас дисең...

Быел Татарстан халкы инде 15 тапкыр «оча торган тәлинкә» күргән. «Казан-Космопоиск» төркеме җитәкчесе Мария Петрова сүзләренчә, чит планетада яшәүчеләр бездә үзләрен өйләрендәге кебек хис итә. Ә кайвакыт башка серле затлар да үзләрен белгертеп куя – мисал өчен, су анасы.

Мәскәү авиация институтын тәмамлаучылар тарафыннан 80 нче елларда оештырылган «Космопоиск» Бөтенроссия фәнни-тикшеренү берләшмәсен әле һаман да фән дөньясында җитди кабул итмиләр. Бу аңлашыла да, чөнки «Космопоиск» фәнни күзлектән аңлатып булмаган аномаль күренешләрне (оча торган тәлинкәләр, өрәкләр, урман ияләре, су анасы һәм башкалар) өйрәнү белән шөгыльләнә. Әлеге берләшмәнең әгъзалары арасында танылган һәм хөрмәтле кешеләр бар, мисал өчен, очу аппаратлары инженер-конструкторы Сергей Александров, очучы-космонавт Марина Попович, космонавт Георгий Гречко... Бәлки алар болытлардан да югары күтәрелгәч, без күрмәгән-ишетмәгән нәрсәләргә тап булгандыр?..

 

- «Космопоиск» әгъзаларын «оча торган тәлинкәләрне» аулаучылар буларак кабул итәләр. Ләкин бу алай түгел, - ди «Космопоиск» берләшмәсенең Казан бүлеге җитәкчесе Мария Петрова. - Безнең оешма төрле көнкүреш серләре һәм табигать табышмаклары белән дә кызыксына. Фәнгә билгеле булмаган хайваннар, ияләрне эзлибез, без яшәгән киңлек һәм вакытның “авышуын”,  башка төрле табигать аномалияләрен өйрәнәбез.

 

 Гадәттә, криптозоология (серле хайваннар турындагы фән) өлкәсенә караган тикшеренүләрне «Космопоиск» хезмәткәрләре фольклор чыганакларын өйрәнүдән башлый. Чөнки борынгы риваятьләрне өйрәнеп, көтелмәгән нәтиҗәләргә килергә мөмкин. Мисал өчен, кар кешесе, урыслардагы урман иясе, татарлардагы шүрәле - бер үк зат. Аларны тасвирлаучы сыйфатлар бик тә охшаш.

 

Татарстанда Көнбатыш Ауропа риваятьләре геройлары саналган кәрләләрнең эзен дә табарга мөмкин икән. Мария Петрова сүзләренчә, Тәтеш янындагы бер авылда картлар Ослан тавы мәгарәләрендә һәм тирән чокырларда яшәгән ниндидер «тобыклар» турында риваятьләр сөйли. Имештер, бу ияләрнең буе ике яшьлек баланыкыннан да озынрак булмаган, аларга җиләк-җимеш алып килсәң, кешеләргә рәхмәт йөзеннән җир астыннан ярымкыйммәтле ташлар һәм рудалар алып чыкканнар. Риваятьләр буенча, Татарстан кәрләләре күктәге Айга табынган, ә кыш көне куяннарга атланып, чабышлар уздырган. Районның иң өлкән кешеләренең берсе «Космопоиск» әгъзаларына сөйләгәнчә, узган гасырның 20 нче елларында «тобык»лар чокырга егылып төшеп, аягын сындырган бер баланы коткарган - аны ике метр тирәнлектәге чокырдан тартып чыгарганнар.

 

 Ләкин Татарстанда кәрләләрне инде күптән күргәннәре юк, ә менә су анасын бик еш очраталар. Шунысы кызык, без ишетеп белгәнчә койрыклы түгел, ә аяклы җан ияләре икән. Һәм алар суда гына яшәми, кырлар, урманнарда да кешеләрне куркытып йөри, диләр. Елгаларда исә кышлыйлар гына. Берничә ел элек «Космопоиск» берләшмәсенә Яшел Үзән районында яшәүче өлкән яшьтәге бер кеше мөрәҗәгать иткән, ул Зөя елгасы буенда су анасын күргән икән. Бу якларда гомер кичерүче башка өлкән буын вәкилләре дә әлеге мәгълүматны раслады: алар да су анасын күргән.

 

Ә Биектау районындагы Каракүлдә үгезгә охшаган, еланныкы кебек койрыгы булган албасты яши дигән риваять йөри.

 

Без күл тирәсенә экспедиция үткәрдек һәм ул риваять буш урында гына барлыкка килмәгән дигән нәтиҗәгә килдек, - ди Мария Петрова. - Каракүл бик борынгы, кайнозой чорында ук барлыкка килгән. Аның төбендә известьташ катламы ята, ә аның астында бушлыклар бар. Вакыт үтү белән төптәге катлам юыла да, су шул яшерен бушлыкларга төшеп тула. Нәтиҗәдә, сәер тавышлар ишетелә, ә җирле халык аны албасты улаган кебек кабул итә. Ә «су үгезен» әле беркемнең дә күргәне юк.

 

Өрәк аулаучылар

 

Казанның «Космопоиск» командасы әгъзалары арасында ике экстрасенс та бар. Алар полтергейст күренешен өйрәнгәндә бик нык ярдәм итә. Соңгы елларда «Космопоиск» берләшмәсенә дистәләгән кеше үз өйләрендә төннәрен хуҗаларны буучы, тәлинкәләрне ватучы һәм әйберләрне яндыручы усал йорт ияләреннән котылуда ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

 

- Без кешеләргә «Космопоиск» өрәкләр белән көрәшми, безнең эшебез - аларны өйрәнү, дип аңлатабыз, - ди Мария Петрова. - Бервакыт без өрәкне махсус техника ярдәмендә табарга тырышып карадык: өйдә инфракызыл датчиклар, дозиметрлар, магнит кырын үлчи торган аппаратлар, микрофон һәм видеокамералар урнаштырдык. Бер файдасы да булмады! Аларны бары тик экстрасенслар гына сизә ала, ләкин аларның да өрәкне юк итәргә көченнән килми. Шулай бервакыт, Нагорный бистәсендәге бер йортта әнисе белән улы яшәгән. 10 ел элек аларның өендә төннәрен хуҗаларга йокларга комачаулаучы ниндидер өрәк барлыкка килгән. Бүлмәләрдә ут кабызып, тавышлар чыгарып йөргән, хәтта кешеләрне буган. Бу ияне догалар ярдәмендә куып чыгарырга тырышканнар, мулла чакыртканнар, ярдәме генә тимәгән. Белүемчә, хуҗалар бу серле «күршедән» барыбер котыла алмаган. Нәтиҗәдә, алар йортларын сатарга булган... Монда күченеп килгән яңа хуҗаларның серле күренешләргә тап булганы бармы-юкмы, анысы билгесез.

 

Мария сүзләренчә, өрәкләрнең каян барлыкка килүе мәгълүм түгел. Аларның бер төре - йортларга, икенчеләре кешеләргә ияләшә. Ияләрнең куркыныч эше - ут төртү. Татарстанда соңгы егерме елда шундый ике очрак теркәлгән. 1993 елда утлы өрәк Лениногорск шәһәрендәге тулай торакта кешеләрнең киемнәренә ут төрткән. Милиция бу хәлне тикшергән, тик гаеплене тапмаган. Ә бер милиционер янгын чыккан урынны караганнан соң, үз җиңендә янган тишек тапкан. Бу факт хәтта рәсми беркетмәгә дә теркәлгән. 2009 елда Казанның Габишев урамындагы бер фатирда шундыйрак хәл күзәтелгән - «өрәк» киемнәрне, кәнәфиләрне яндырган. Бу очракта да милиционерлар гаеплеләрне ачыклый алмаган.

 

Тәлинкәнең була төрлесе

 

80 нче еллар азагында Пермь аномаль зонасы бөтен илне шаулатты. Ул чакта анда даими рәвештә галәмнән чит планета вәкилләре килә дип сөйлиләр иде. «Зонага» төрле тикшеренүчеләр, туристлар агылды... Мария Петрова фикеренчә, бу - уңышлы пиар-кампания нәтиҗәсе. Оча торган тәлинкәләр Татарстанны да читләтеп үтми. Мисал өчен, Тәтеш һәм Кама Тамагы районнарындагы балыкчылар су өстендә төрле кыяфәттәге оча торган тәлинкәләрне еш күрә. Быел алар «өч йолдызлы» тәлинкәләрне - өч почмаклы, ян-якларында ут янып торган аппаратларны күргән.

 

- «Өч йолдызлы» тәлинкәләр - 100-200 метр зурлыгындагы оча торган зур объектлар, - дип аңлата Мария Петрова. - «Космопоиск»ка мондый объектлар турында бик күп мәгълүмат килә. Шунысы бар, еш кына кешеләр очкыч, вертолет һәм метеозондларны да оча торган тәлинкә дип кабул итә. Болытлар эчендәге объект никадәр генә серле тоелмасын, әгәр аның бер янып бер сүнеп торган маяклары булса, ул инде, һичшиксез, җир техникасы. Оча торган тәлинкә исә бик тиз хәрәкәт итә, юнәлешен кискен үзгәртә, двигатель тавышы ишетелми, кинәттән атмосферада эленеп кала һәм бертуктаусыз утлары янып тора. Аларны күргән кешеләрдән хәбәр алгач, без оча торган тәлинкәнең маршрутын күзәтергә, аның очу юнәлешен ачыкларга тырышабыз. Моны ачыклау бик авыр, чөнки чит планета ияләре аппарат траекториясен еш үзгәртә.

 

Мария сүзләренчә, оча торган билгесез объектлар турындагы хәбәрләрне фильтр аша үткәргәч, «Космопоиск»ның мәгълүмат базасында 15 очрак теркәлгән. Менә аларның кайберләре:

 

2012 елның феврале. «Машинада Кама Тамагыннан Казанга кайтып килә идек. Юлда буран чыкты. Хатыным күктә өч ут күреп алды: берсе – кызгылт сары, икесе ак төстә. Ул чакта инде караңгы иде. Башта без очкыч, вертолет түгел микән дип уйладык... Мөгаен, ул оча торган тәлинкә булгандыр».

 

2012 елның мае. Яшел Үзәндә яшәүче һәвәскәр астроном шалтыратты: «Кич иде, унынчы яртылар тирәсе. Атмосфера чип-чиста. Сатурн, Юпитер һәм башка планеталар күренә. Оча торган тәлинкәне очраклы рәвештә генә күрдем. Лоджиядә басып торганда күктә ромб формасындагы бик тиз хәрәкәт итә торган объектны абайлап алдым. Почмакларыннан ут полосалары  яктыртып торганга, ул бик яхшы күренде. Оча торган тәлинкәнең тизлеге гадәти очкычныкыннан берничә тапкырга югарырак иде, тавышы ишетелмәде дә...»

 

2012 елның июне. «Салмачы бистәсе өстендә урам фонаре зурлыгындагы бик якты шар күрдем. Башта биеклеге бер чакрым тирәсе булгандыр, аннан соң ул бераз очып барды да, туктап калды, шулай күпмедер вакыт күктә эленеп торгач, зур тизлектә югарыга күтәрелә башлады һәм болытлар эченә кереп югалды. Тизлеге вертолетныкына караганда кимендә өч тапкырга артыграк иде. Сәгатенә 500-600 чакрым тирәсе».

 

Июль аенда оча торган тәлинкәне 4 тапкыр күргәннәр. Күктәге серле утларны һәм көмешсу объектларны Казанда, Тәтеш районында һәм Әлмәттә яшәүчеләр күзәткән.

 

 Август аенда Казаннан һәм Васильево бистәсеннән уфологларга өч хәбәр килеп ирешкән. Азино-2 микрорайонында яшәүче Илнар хәбәр иткәнчә, 10 августта төнге сәгать 2 дә ул балконга тәмәке тартырга чыккан. Калганын ул болайрак тасвирлый: «Күктә 15 түгәрәк объект күрдем! Аларның һәркайсы әкрен генә үзәктәге шарга таба хәрәкәт итә башлады һәм барысы бергә тоташты. Объект ачык сары төстә балкып, шардан дискка әйләнде һәм юкка чыкты».

 

Соңгы хәбәрләрнең берсе уфологларга 8 октябрьдә килгән. Әгерҗедә яшәүче Радик 19 сәгать 50 минутта шәһәр өстеннән очып үткән түгәрәк шар турында сөйләгән. Шуннан соң урман өстендә кырыйларында утлар янып торган өч почмаклы оча торган тәлинкә пәйда булган һәм  урман өстендә әйләнеп оча башлаган. Радик сүзләренчә, моны дуслары да күргән. Оча торган тәлинкә 1,5-2 чакрым биеклектә очкан һәм шуннан соң юкка чыккан. Егет тәлинкәне фотога төшерергә өлгергән, хәзер аларны уфологлар өйрәнә.

 

Мария Петрова сүзләренчә, Татарстанның Питрәч районында чит планета кораблары төшкән дип фаразланган бер урын бар. Бу урында агачларның кәүсәләре һәм ботаклары бик сәер рәвештә кәкрәйгән, әйтерсең алар бик көчле антигравитация кырына эләккән. Быелның август аенда биредә «Космопоиск» берләшмәсенең төбәк бүлекләре съезды узган. Илнең барлык төбәкләреннән җыелган уфологлар чит планета вәкилләренең эзләрен табарга тырышкан, шулай ук тәҗрибә һәм күзәтүләре белән уртаклашкан.

 

 

 

1

 

 

2

 

 

3

 

 

4

 

 

5

 

 

6


Алексей УГАРОВ
Интертат.ру
№ | 21.10.2012
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»