поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
20.10.2012 Язмыш

Сапармурат Ниязовның шәхси фотохәбәрчесе

Камышлы районының Иске Ярмәк авылына 2006 елда Төркмәнстаннан кайтып урнашкан Әсфән абый САППАРОВны авыл халкы, бәлки, әле белеп бетерми дә торгандыр. Ә менә аның хатыны Галибә апаны яшьтәшләре хәтерлиләр. Кыз шушы авылда Гыйльметдин һәм Зәйнәп Нуриевлар гаиләсендә туып-үскән һәм, балигъ булгач, Төркмәнстанга китеп укырга кергән, шунда кияүгә чыккан, ире белән өч бала үстергән. Дөньялар үзгәреп, аларның балалары Самара якларына кайтып төпләнгәч, өлкән Саппаровлар да Галибә апаның туган авылына кайтып яши башлаганнар.

Ә Әсфән абыйның төбе-тамыры Татарстанның Шөгер авылыннан булса да, ул үзе 1932 елда Төркмәнстанда туган. Аның әтисен, укытучы Мирза Саппаровны, Советлар хөкүмәте томана халыклар арасында агарту эшләре алып бару өчен, башта Казахстанга, аннары Төркмәнстанга җибәргән. Пешай-Али авылында яшәп калган Мирза Саппаровның балалары күп туса да, өчесе сабый чакта ук вафат булган, ә менә исән калганнары арасында Әсфән һәм аның энесе Усман үтә дә талантлы булып үскәннәр.

Мирза ага сугышка киткәч, гаиләдәге иң олы бала булып калган тугыз яшьлек Әсфән мал-туарга азык әзерләүдә, бакча утауда һәм башка шундый авыр эшләрдә әнисенә булыша башлый. Мирза ага сугыштан 1946 елда гына әйләнеп кайта. Бу вакытта Әсфән үсмер егет булып җиткән була инде.

Ул мәктәптә укыганда ук фоторәсемгә төшерү белән мавыга, фотография ясау серләренә төшенә башлый. Әтисе “Смена” фотоаппараты алып биргәч, малайның шатлыгы иксез-чиксез була. Ул авылдашларын, табигать күренешләрен фоторәсемгә төшерергә ярата, ясаганда фотосурәтләренең сюжетына, сыйфатына зур игътибар бирергә тырыша

Егет армиядә хезмәт иткән вакытта умартачылык курсларын тәмамлый, тик аңа бу шөгыль тормышында кирәк булып чыкмый. Армия хезмәтен тәмамлаганда ул “ФЭД" фотоаппараты сатып ала һәм бөтен хезмәттәшләрен фоторәсемнәргә төшереп, аларга истәлеккә бүләк итә.

Армиядән кайткач, Әсфән Саппаров район газетасына фотохәбәрче булып эшкә урнаша. Ә тиздән аның энесе Усман да Мәскәүдәге кинооператорлар институтын тәмамлап кайта һәм Ашхабадтагы киностудиядә эшли башлый. Ул Әсфән абыйсын да үзе янына эшкә ала.

Усман Саппаровның сәләте бик тиз ачыла. Ул кинооператор булу белән генә канәгатьләнмичә, режиссер хезмәтен дә башкара, үзе сценарийлар яза башлый, гомумән, кино төшерү эшенә башы белән кереп чума. Тагын Мәскәүгә барып, режиссер курсларында укып кайткач, үзе мөстәкыйль рәвештә кино төшерергә алына. Аның фильмнары башлыча балалар өчен һәм балалар турында: “Дыня”, “Верблюжонок”, “Мужское воспитание”, “Приключения на маленьких островах”...

Тора-бара олылар өчен төшерелгән “Бешеная”, “Телохранительница», «Женщина без прошлого» кебек фильмнары белән дә таныла ул. Ә сугыш вакытында депортация буенча куылган бер немец гаиләсенең фаҗигасен, авыр тормышын тасвирлаган “Ангелочек, сделай радость” фильмы чит илләрдәге күп конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулый. Хезмәт Кызыл Байрак ордены иясе, СССРның халык артисты һәм Төркмәнстанның атказанган һәм халык артисты Усман Саппаров бүгенге көндә Мәскәүдә яшәп, иҗади эшен дәвам итә.

...Ә Әсфән Саппаровны бераздан ТАССның “Төркмәнинформ” бүлегенә эшкә чакыралар, һәм Мәскәү аның кандидатурасын хуплый. Әсфән ТАСС йөкләмәләре буенча Төркмәнстанны аркылыга-буйга гизеп, күп кенә кызыклы фоторәсемнәр төшерә, алар үзәк һәм җирле газеталарда күпләп басыла башлый. Аңа Никита Хрущев, Леонид Брежнев кебек дәүләт җитәкчеләрен, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Алексей Федоров, атаклы кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматов кебек олуг шәхесләрне фоторәсемгә төшерергә дә насыйп була. Елына ике тапкыр Мәскәүгә барып, чираттагы ялга киткән фотохәбәрчеләрне алмаштырып торганда Кремльдә эшләргә дә өлгерә, бик күп фотокүргәзмәләрдә катнашып, призлы урыннарны да яулый. Әсфән абыйның авылга алып кайткан фотоархивыннан гына да Советлар Союзының тарихын язып булыр иде. Ул вакыты булганда шушы фоторәсемнәрне карап, яшьлек елларын, эшен исенә төшереп утырырга ярата.

Әсфән Саппаров утыз ел ТАСС фотохәбәрчесе булып эшләгән. Ә Советлар Союзы таркалгач, Төркмәнстан Президенты Сапармурат Ниязов аны үзенең шәхси фотокорреспонденты итеп алган. “Мин соңгы елларымда “придворный” фотохәбәрче булып эшләдем. Баштагы вакытта бик гади, аралашучан Сапармурат Ниязов тора-бара бик кырысланды, усалланды. Ә менә минем белән ул бик ягымлы сөйләшә иде. Дөрес, президент кая гына барса да, миңа гел аның артыннан ияреп йөрергә туры килде: бүген Марида, ә иртәгә Иранда уянасың...”, - дип сөйләде ветеран үзенең бу авыр хезмәте турында.

Үткән елда Әсфән ага, Ашхабадта яшәп калган сеңелесен һәм апасын күреп кайтырга дип, туган-үскән якларына барган. “Сагынасызмы?” - дигән сорауга танылган фотохәбәрче кыска гына итеп: “Хәзер минем туган илем - хатыным белән балаларым яшәгән җирдә”, - дип җавап бирде.

Ачык йөзле, киң күңелле, кунакчыл бу кешене Иске Ярмәк авылы да үз итәр, дип ышанасы килә.

 Югарыдагы рәсемдә Чыңгыз АЙТМАТОВ (сулдан уңга), Әсфән САППАРОВ һәм Төркмәнстан Компартиясе Үзәк комитетының беренче секретаре Турдакун УСУБАЛИЕВ.

 

Төркмәнстан буенча ТАСС фотохәбәрчеләре Кылычморат ХАЛЛЫЕВ, Владимир ЗЕЛЕНКО һәм Әсфән САППАРОВ. 


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ 43 | 20.10.2012
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»