поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
19.10.2012 Җәмгыять

Сувенир сатарга гастарбайтерларны чакырырга туры килмәгәе...

Зур спорт чаралары якынлашкан саен Казан кибетләрендә махсус сувенирлар да күренә башлады. Элегрәк мондый продукцияне әллә ни күп җитештермәсәләр, хәзер бу төр товарга кытлык юк. Сатучылар гына җитешми.

Танышым Сәрия Хәйруллинаның мөселман кием-салым, сувенир кибетләре бар. Көз җитте исә, ул сату нокталарына эшче таба алмый интегә. «Җәен, туристлар күп килгән чорда студентлар ярдәм итә. Сувенир сатучының хезмәт хакы уртача 10 мең сум. Шуңа көзен сатучыларга кытлык туа. Җәй үтсә дә, Казаннан туристлар өзелми бит», - ди Сәрия ханым.

Вак кибетләрдә сувенирлар сайлавы уңайсыз

Октябрь уртасында башкалабызга Владивосток шәһәреннән кунакка килгән Юлия Хаҗиева сүзләренә караганда, Казанда сувенир сатучылар шактый дорфа. «Бездә аларга ялынып тору юк. Сатасы килсә - сата, юк икән - Кытай якында гына. Ару белмәс кытай хатыннары хәзер үз товарын төяп килеп җитә. Казанда исә сатучылар үзләренә кытлык булуын белеп, холкын күрсәтә - кунакларга теләгән сувенирын сайлап алырга да мөмкинлек бирми. Алсаң, мин күрсәткәнен сайлыйсың, ошмаса, әнә күрше киоскка бар, дип кенә җибәрә Казанда сувенир сатучылар», - дип сөйли Юлия ханым.

Меңьеллык шәһәр буенча йөргәндә аңа сувенир сата торган вак киосклардан бигрәк зуррак мәйданда, иркенләп йөрү мөмкинлеге булганнары күңеленә хуш килгән. «Кечкенә бер сату урынына кердең икән, инде үзең белән килгән икенче турист анда көчкә сыя. Казан турында истәлекне этешеп-төртешеп, дустың белән киңәшләшмичә сайлыйсы килми бит, мондый кибетчекләрдә сатучыга да уңайлы дип уйламыйм», ди Казан кунагы. Зуррак кибетләрдә исә сувенир бәясе бераз кыйммәтрәк, ләкин үзенчәлекле товарлар күп. Андый урынннарда бигрәк кышын җылы. Юлия Хаҗиевага рәткә урнашкан вак сату урыннарында гел бертөрле сувенир продукциясе тәкъдим ителгәне ошамаган.

Универсиада җирле халыкта популяр

Кибетләрдә, нигездә, Татарстан шәһәрләре төшерелгән магнит, шкатулка, тәлинкә, уенчыклар сатыла. Универсиада символлы сувенирлар белән бары тик берничә шәхси эшмәкәр генә шөгыльләнсә, хәзер аларны җитештерүчеләр артты. Мәсәлән, үз рәссамнарын тотучы Алсу Зубкова сүзләренә караганда, Универсиада сувенирларын сату өчен махсус галограмма алырга кирәк, ә эшмәкәрләр бу эшкә соңлап кына тотынды. Алай да, Алсу ханым 2013 елга Универсиада сувенирларының артып китәсен фаразлый.

Мондый продукция бигрәк тә спорт уеннары барган вакытта популяр булачак. Ләкин, Алсу ханым әйтүенчә, мондый сувенирлар әлегә җирле халыкта гына кызыксыну уята. Татарстанлылар республика шәһәре сувенирлары белән өен тутырды инде, Универсиада сувенирлары яңа, әле сирәк күренгән. Бәлки шуңа үзебезнекеләр аларны яратып аладыр.

Кайбер сувенирлар үзәктә юк

Универсиада сувенирлары Казан Кремле тирәсендә, Бауманда сирәгрәк очрый. Аларны кайбер кибетләрдә генә табарга була. Казанда узачак әлеге зур спорт чарасының символы булган Юни төшерелгән йомшак магнит, мәсәлән, 100 сум, кружкалар - 200-250 сум тора. Мондый сәүдә нокталарында сувенир сайлау уңайлы, ләкин аларның күбесе шәһәр үзәгеннән шактый еракта, туристларның монда кадәр барып йорисе килә дип уйламыйм. Шуңа да, бәлки, аларның барлыгын җирле халык кына беләдер. Соңгы арада популярлашып киткән интернет-кибетләр дә Казанга 2-3 сәгатькә генә килгән туристларга кызыклы булмас.

Шуңа бу тармакта тәртип урнаштырасы бар әле: нинди продукцияне кайда сатарга, сату урыннарын ничек җайларга һ.б. Алайса үзебезнең сатучылар калмаса, инде сувенир кибетләренә дә гастарбайтерларны чакырырга туры килмәгәе. Владивосток кебек үк якын булмаса да, эш дигәндә Кытай хатыннары өчен Казан да ерак тоелмас... 


Миләүшә ЗАКИРОВА
Интертат.ру
№ | 19.10.2012
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»