|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.10.2012 Мәдәният
Актерлар йортында Рәшидә Җиһаншинаны искә алу кичәсе була17 октябрь көнне 18 сәгатьтә М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы Рәшидә Җиһаншинаның тууына 95 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе була. Рәшидә Җиһаншина (1917-2003) – Казан шәһәрендә туа. 1936нчы елда Татар сәнгать техникумын тәмамлый һәм шул елдан бөтен гомерен Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры белән бәйли.
1964 елда Татар академия театры өчен иң катлаулы чорларның берсе вакытында Р.Җиһаншина театр директоры итеп билгеләнә. Унбер ел директор булып эшләү дәверендә ул театрны яңа югарылыкка күтәрә.
1991 елның гыйнварында театрның өлкән артистларыннан – сәхнә ветераннарыннан торган “Инсаният” труппасын оештыра.
Бөтенроссия театрлар җәмгыяте Татарстан бүлеге оешуның беренче елларыннан ук Р.Җиһаншина җитәкче вазифаларда сайлана. Башта правление әгъзасы, рәис урынбасары, соңрак егерме елга якын (1971-1988) җәмгыятьнең рәисе була. Бу еллар Актерлар йорты һәм Театр эшлеклеләре берлеге өчен иң гөрләп эшләгән, вакыйгыларга бай чор була.
Искә алу кичәсенең программасында: Рәшидә Җиһаншина катнашындагы спектакльләрдән архив-видеоязмалар, хезмәттәшләренең (Наилә Гәрәева, Ринат Таҗетдинов, Зөльфирә Зарипова, Фирая Әкъбәрова, Наилә Ибраһимова) һәм туганнарының истәлекләр.
|
Иң күп укылган
|