поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
16.10.2012 Икътисад

Кыш «кызу» булырга охшаган...

Сентябрь аеннан торак-коммуналь хезмәтләре өчен тарифлар янәдән артты. Көз башында бу әле сүздә генә булса, октябрь уртасында, хисап кәгазьләре алу белән, Татарстан халкы ачы чынбарлыкны тулы мәгънәсендә үз күзе белән күрә алды. Җылылык кына түгел, суга да бәя алтын кыйммәтенә җиткән икән, ләбаса!

Халыкны иң борчыганы — товар җитештерүчеләрнең җылылык предприятиеләре чыгымнарын капламый башлавы. Катнаш субсидия юк ителү физик затлар өчен бәяләр үсү белән тәмамланды. Моңарчы «Таттеплосбыт» җылылыкны  600,3 сумнан җибәргән булса, хәзер аның 1 гигакалориясе 1271 сум тора.

Зуррак мәйдандагы фатирларны җылыту өчен нәкъ менә шушы күләмдә энергия тотыла да. Җылылыкка сезонлы үсешне исәпкә алсак, Казан, Чаллы, Түбән Кама (шулай ук Апанас, Красноключинск авыл җирлекләре), Зәй һәм Уруссуда яшәүчеләр фактура исәбен тыныч күңел белән карый алмас шикелле.

Субсидия «Казэнерго» кулланучыларына да бар

«Казаэнерго» оешмасы кулланучыларының исә «алтын бәяләргә» инде күптән исе китми. Алар инде шактый вакыт дәвамында җылылык өчен икеләтә зур сумма түләп килде. Сентябрь аеннан Казанда яшәүчеләрнең бер өлеше җылылыкны 1324,42 сумга (1 гигакалориясен) алачак. Республика Тарифлар комитетының бу мәсьәлә буенча белгече, «Татэнергосбыт» кулланучыларына кебек үк, «Казэнерго»дан җылылык алучыларга да субсидияләр каралганын хәбәр итте. «Бәя үсешен бераз йомшарта торган субсидия, тарифлар зурлыгы сәбәпле, аларга элек тә бар иде», - дип ассызыклады комитет вәкиле.

Сентябрь аенда күрсәтелгән хезмәтләр өчен фактура исәбен алгач, күп кеше иң ахыргы сумманың шактый түгәрәкләнеп киткәнен сизгәндер. Чөнки гел җылылык турында уйлап, җылы һәм салкын су, электр энергиясенә дә бәя үскәнен сизми калганбыз икән! Татарстан тарифлар комитеты раслаган тариф нигезендә бер киловатт-сәгатьнең 2 сум 43 тиеннән 2 сум 57 тиенгә кадәр кыйммәтләнүе мәгълүм.

Суның һәр тамчысы кадерле!

Салкын су кубометры августта республика буенча уртача 19,3 сум торса, көздән ул 20,9 сумга кадәр «сикерде». Канализацияләү бәясе дә, кулланылган су күләменнән чыгып, сентябрьдән инде 13,8 сум тора. Салкын суга бәя фактура исәбендә сентябрьдән ике графада күрсәтелә башлады. Берсе фатирда тотылган су өчен түләү булса, икенчесендә — йортта суга тотылган чыгымнарның бер өлешен (ОДН) язалар. Әйтик, кайдадыр торба тишелеп, су агып ята икән, ул чыгымнар бу йортта яшәүчеләр җилкәсенә төшә.

Нәрсә-нәрсә, халыкка быел чыннан да бик эссе булыр, ахрысы. Җылылыкның үзенә генә түгел, җылы суга да зур бәя куелган. Энергияне җибәрүгә чыгымнар үскәч, суны җылытуга да тарифлар бер урында калмас бит.  Өстәвенә, тарифка салкын су бәясе дә керә. Шуңа да Татарстанның төрле районнарында җылы суның куб метры хәзер, икеләтә артып, 94-120 сумга төшә. 


Миләүшә ЗАКИРОВА
Интертат.ру
№ | 16.10.2012
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»