|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.10.2012 Җәмгыять
Хата өчен – өч миллион сумКазанда яшәүче юрист Хәллирахмановлар гаиләсе ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы рәсми сайтында урнаштырылган язма китергән мораль зыянны компенсацияләү сыйфатында өч миллион сум акча таләп итә. Август аенда полиция ведомствосы интернет-порталында ниндидер бер хатынның мошенниклыкта шикләнелүе хакында мәгълүмат урнаштырыла, ә аферист хатын турындагы текст янында чит кеше фотосурәте урнаштырыла Күптән түгел полицейскийлар хата өчен гафу үтенгән, әмма гаепсез хатын портретының криминаль хроникага эләгүен алар да аңлатып бирә алмый.
РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат сәркатибе Игорь Силко хәбәр иткәнчә, җәен шәһәрдә яшәүче 28 яшьлек хатын-кызга карата аеруча зур күләмдәге мошенниклык факты буенча җинаять эше кузгатыла. Тикшерү версиясе буенча, ул социаль ипотека программасы нигезендә торак алырга теләгән кешеләрне табып, аларга документлар әзерләү һәм чиратны алга җибәрү буенча үз ярдәмен тәкъдим иткән. Шул ук вакытта ханым үзен прокурорның бертуганының кызы дип таныштырган. Ул чакта эчке эшләр органнарына гражданнардан 5 гариза килә, алар, эш материалларыннан күренгәнчә, ханымга 7 миллион сумга якын акча җыеп биргән, әмма фатирларын көтеп җиткерә алмаган. Казан буенча Эчке эшләр идарәсенең икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәшү бүлеге оперативниклары шикләнелүченең гамәлләреннән тагын да күбрәк кеше зыян күргән булырга мөмкин дип санап, ихтимал корбаннар аферистканы танысын өчен, аның фотосын урнаштырырга карар кыла. 21 август көнне ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының рәсми сайтында җинаять эшен кузгату турында мәгълүмат пәйда була, анда шикләнелүченең өч фотосы да урнаштырыла.
Ә икенче көнне иртән полициягә әлеге җинаять эшенең фигурантының адвокаты Илдар Хәллирахманов шалтырата һәм әлеге фотоларның берсендә аның хатыны Ирина – юридик контора хуҗасы сурәтләнгән булуы хакында әйтә, аның ипотека нигезендә тораклы булырга теләүчеләрне төп башына утыртуга бәйле эшкә бернинди катнашы да юк.
- Мин Икътисади җинаятьләргә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләренең әлеге фотоларны кайдан алганын әйтә алмыйм. Бу аларның оператив чыганаклары, - дип шәрехләп үтте вәзгыятьне Игорь Силко. – Безгә өч фотода дә бер үк хатын-кыз сурәтләнгән, бары яшьләре генә төрле дип әйттеләр. Чөнки хатын-кызлар тышкы кыяфәтләрен үзгәртергә ярата бит - әле алар сары чәчле, әле кара, әле ябыгалар, әле тазаралар... зыян күрүчеләр шикләнелүчене тизрәк танысын өчен, берничә фото урнаштырырга карар кылына.
Ачуы кабарган адвокат шалтыратканнан соң, полицейскийлар порталыннан өченче сурәтне алалар. Әмма инде соң була: мошенник турындагы мәгълүмат интернет-басмаларга таралып өлгерә. Чөнки журналистлар рәсми чыганакларга ышанырга өйрәнгән, бигрәк тә эчке эшләр органнары кебек компетентлы органнарга...
- Әйе, фотоны алдылар. Әмма Казан буенча эчке эшләр идарәсе сайтында бары 12 сентябрь көнне – мин прокуратура һәм ТР Президенты администрациясенә шикаять язганнан соң гына гафу үтенделәр, - ди Илдар Хәллирахманов.
Ә министрлык сайтында хатыннан гафу үтенгән текст узган шимбәдә генә урнаштырылган. “2012 елның 21 августында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы интернет-сайтында Казанда яшәүче хатын-кызга карата РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсе буенча җинаять эшен тикшерү турындагы мәгълүмат урнаштырылган, - диелгән хәбәрдә. – Мәгълүматка гаепләнүченең берничә фотосурәте дә өстәлгән. Алар арасында җинаятьтә бернинди катнашы да булмаган хатын-кызның фотосурәте дә булган. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы сурәте ведомствоның рәсми сайтында ялгышлык белән урнаштырылган заттан гафу үтенә. Хатага юл куйган полиция хезмәткәрләре дисциплинар җаваплылыкка тартылды”.
Әмма Хәллирахмановлар гаиләсе соңарган гафу үтенүләрне кабул итмәгән.
- Безгә нәрсә бирә соң ул? – ди ачу белән Илдар. – Безнең заман кешеләре яхшыга түгел, начарга тизрәк ышана. Хәзер минем хатыным декрет ялында һәм көн саен өлкән балабызны бакчага илтә. Анда әниләр бер-берсен белә. Ирина “Сез мошенник түгелме ул?” дип кызыксынган һәр кешегә полиция биргән белешмәне күрсәтергә тиешмени? Монда хатыным гына түгел, мин дә зыян күрдем. Мина клиент белән килешүне өзәргә туры килде – төрле начар имеш-мимешләр таралды.
Илдар Хәллирахманов версиясе буенча, полицейскийлар аның хатынның фотосурәтен социаль челтәрләрдән алган. Нишләптер аларга адвокатның хатыны белән клиенты икесе бер үк кеше кебек тоелган. Илдар фикеренчә, мондый “хатаны” адвокатка басым ясау максаты белән авыр җинаять кылуда ялган гаепләү кебек бәяләргә була. Ә бу инде җинаять маддәсе. Әлегә Хәллирахмановлар ТР буенча Эчке эшләр министрлыгына гариза бирү белән генә чикләнгән. Ә җавапташлар арасында рәсми полиция хроникасыннан ялган мәгълүматны таратып өлгергән гаммәви мәгълүмат чаралары да бар. Сишәмбе көнне Казанның Мәскәү районы судында әлеге эшне тикшерә башладылар.
Елена МЕЛЬНИК |
Иң күп укылган
|