поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
15.10.2012 Икътисад

Нәрсәдән баш тарта аласыз?

Озакламый Россия халкына көнкүреш техникасының кайберләреннән баш тартырга туры килмәгәе. Илдә энергия куллануның “социаль нормасы” кертелергә мөмкин. Норма бер айга 75-100 киловатт­ны тәшкил итәчәк. Энергияне шуннан артык куллансагыз, аның өчен аерым һәм кыйммәтрәк бәя түләргә кирәк булачак.

Белгечләр фикеренчә, бу кадәр энергия пенсионерлар­га гына җитәргә мөмкин, ә Россиядәге гадәти гаилә бер айга уртача 350 киловатт электр энергиясе куллана. Ә сез компьютер, кондиционер, савыт-саба, кер юу машинасы кебек көнкүреш техникасының кайсыннан баш тарта алыр идегез?

Венера САФИНА, Татарстан Дәүләт Советының бюджет, салым һәм фи­нанс­­лар комитеты эшен тәэ­мин итү бүлеге җитәкчесе:

– Микродулкынлы мичтән баш тарта алыр идем. Без өйдә электрны кимрәк куллана торган лампочкалардан файдаланабыз. Бу тәкъдим кабул ителгәч, электр куллануны киметеп, акчаны янга калдыру хәстәрен күрә­чәкмен.

Лилия МУЛЛАГАЛИЕВА, җырчы:

– Без бит инде элекке заманда яшәмибез. Көнкүреш техникасы уйлап табылган икән, ул кулланылырга тиеш. Бүген бөтен нәрсәдән аерылып, элекке заманга әйләнеп кайтып булмый. Әлбәттә, мин моңа каршы. Гади кешенең яшәештә болай да проблемалары җитәрлек, мондый үзгә­решләр кертмәсәләр дә. Мин савыт-саба юу машинасы кулланмыйм, әмма эш өчен компьютеры да кирәк, кайвакыт бик озаклап утырырга туры килә. Тавыш яздыру җиһаз­лары барысы да электр энергиясеннән эшли. Баш тартырга мөмкин инде ул. Идәндәге чүпне атнага өч тапкыр түгел, бер генә тапкыр суыртып алырга, йә тау кадәр керне кул белән юа башларга. Мин үзем моны күз алдына да китерә алмыйм.

Гөлнур МИФТАХОВА, Бал­тач районы Борбаш мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары:

– Әйбәт булмас ул. Көнкүреш техникасын даими кулланабыз бит инде. Компьютер гел кирәк укытучы булгач. Кыз укый, аңа да һәрвакыт компьютер, Интернет кирәк. Кер юу машинасын атнага ике-өч мәртәбә кулланабыз. Аннан башка булмый инде, искегә кайтасы килми. Бәлки, компьютер куллануны бераз чиклисе булыр.

Роза ИБРАҺИМОВА, тө­бәк экология журналы корреспонденты:

– Мин, беренче чиратта, тарифларны исәпли торган кайбер оешмалардан баш тартыр идем. Ресурсларга бай илдә халык югары тарифлар буенча түләргә мәҗбүр. Бу әлеге структураларның дөрес эшләмәвен күрсәтә. Исәп-хисапларны ничек ясаулары аңлашылмый. “Социаль норма”дан тыш электр энергиясе өчен аерым түләү кертелсә, аңла­шылмау­чанлыклар тагын да артырга мөмкин. Аны исәпләү аерым бәя күләмен билгеләү буенча. Шәхсән үзем микродулкынлы мичтән баш тарта алам. Әмма суыткыч, компью­терсыз яшәп булмый. Компьютер – минем эш коралы да.

Гамил ХӘМӘДИШИН, студент:

– Техника тормышыбызны уңайлырак итә. Әмма аны кулланган саен без ялкаурак була барабыз, сәламәтлегебез какшый. Күп хатын-кызлар си­мерүдән зарлана. Әгәр шул уңайлы техниканың берничәсеннән баш тартып, үзләре идән себерсә, кер юса, мондый проблема булмас та иде, бәлки. Мин микродулкынлы мич кулланмыйм, телевизор карамыйм, кирәкле мәгълү­матны Интернеттан алам. Әмма өйдә булган вакытта компью­тер һәрвакыт кабынган килеш тора, гадәттә, төнлә дә анда эшләп утырырга туры килә. Аны куллануны чикли алмыйм. Әгәр бу үзгәреш кертелсә, тиешле тариф буенча түләячәкмен. 



Ватаным Татарстан
№ 203 | 13.10.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»