поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
12.10.2012 Мәдәният

Тәгәри килде “Түгәрәк уен” (ФОТО)

Самарада уздырылган V Бөтенроссия “Түгәрәк уен” фестивалендә Россиянең 17 төбәгеннән 549 кеше катнашты. Аны Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасының Традицион мәдәниятне үстерү үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, Самара өлкә Мәдәният министрлыгы, аның каршында эшләүче Социомәдәни технологияләр агентлыгы, Самара өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе, Самара шәһәре һәм Камышлы районы администрацияләре оештырган иде. Камышлы районы администрацияләре оештырган иде.

Җиңүчеләр «Фольклор-этнография коллективлары», «Фольклор-хореография коллективлары», «Хореография соло», «Балаларның этнография коллективы», «Вокалистлар», «Бәет һәм мөнәҗәт башкаручылар», «Инструменталистлар» номинацияләре буенча билгеләнде.

Берәгәйле беренче көн

Булдыра алырбызмы икән, дип куркып кына каршы алынган фестиваль бик матур, оешкан төстә үтте. Бу турыда авыз тутырып әйтә алам, чөнки ике көн буена Красный Яр районында урнашкан “Циолковский” исемендәге санаторийда фестивальне ачу тантанасында катнашканда да, жюри тарафыннан дипломант һәм лауреатларны сайлап алуны күзәткәндә дә халык белән күп аралашырга туры килде. “Биш ел рәттән үткәрелеп килүче фестиваль безнең Төмәндә һәм менә хәзер Самарада гына шундый югары дәрәҗәдә үтте һәм үтә. Моның өчен Самара өлкә хөкүмәтенә рәхмәт әйтергә кирәктер. Без яши торган бүлмәләр чиста, җылы һәм уңайлы. Ашханәдә билгеләнгән вакытка өстәлләр корылган, һәркемнең урыны билгеле, ризык тәмле, милли үзенчәлекләрне исәпкә алып пешерелгән. Волонтерлар гел элемтәдә: кайда барырга, ни эшләргә кирәген әйтеп кенә торалар. Бик шәп. Афәрин”, - дип уртаклашты тәэсирләре белән Вәлимә Ташкалова, Төмән өлкәсе хөкүмәтенең Мәдәният департаменты җитәкчесе.

Әйе, фестивальгә Самара өлкәсе бик җентекләп әзерләнде. Мәдәният министрлыгы каршында эшләп килүче Социомәдәни технологияләр агентлыгы Татарстан Республикасының Традицион мәдәниятне үстерү үзәге хезмәткәрләре, аның җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова белән кат-кат очрашып, “Түгәрәк уен”ның нечкәлекләренә төшенеп, фестиваль югары дәрәҗәдә үтсен өчен, бөтен уңайлыкларны да булдырырга тырыштылар. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе һәм өлкә «Туган тел” татар җәмгыяте җитәкчеләре Минәхмәт Хәлиуллов һәм Ильяс Шәкүров һәм аларның командалары атна саен җыелышып, эшләнгән һәм эшләнәчәк эшләрне барлап, каләмгә алып, эзлекле рәвештә әзерлек алып бардылар.

“Түгәрәк уен” фестивалендә ел саен катнашучы, фестивальнең символын – Тулпар ат сынын Пермьнән Самарага алып кайткан Иске Ярмәк авылының “Ак каен” ансамбле коллективы дә элеккеге казанышларына гына ышанып утырмады, яңа программа әзерләүгә алдан ук кереште. Ә Камышлы районы администрациясе һәм Мәдәният бүлеге костюмнар тегү эшен үз өстенә алып, моның өчен саллы гына күләмдә акча бүлеп бирде. Костюмнар элеккеге җирле күлмәк-ыштаннарның өлгесе буенча табигый материаллардан Казанда тегелеп, аларны тик Камышлы якларына гына хас чигешләр белән авылның оста хатыннары бизәде. Шулай ук Шенталы районы Денис авылы яшьләре дә, Похвистнево районы Гали авылының “Сердәш” коллективы да, Кләүле районы керәшеннәре дә, Сызран районының Воропаево авылы фольклор коллективы һәм аерым башкаручылар да көне-төне репетицияләр ясап, чарага бик җитди әзерләнделәр.

Кунаклар “Циолковский” санаториена җыелган көн, бер аязып, бер яңгырлап торса да, кәефне төшерә алмады. Ерак араны якын итеп, регистрация залына килеп кергән коллективларның бер-берсе белән инде таныш булуы күзгә бәрелеп торды. Кочаклашулар, хәл-әхвәл сорашулар кичкә кадәр тынмады. Ә кем инде кунакханәгә урнашып беткән, бик матур урында урнашкан санаторий белән танышып йөрде, Кондырча елгасын төшеп карады, урман тирәләрен әйләнеп, биредәге саф һаваны сулап туймады...

Фестивальдә катнашучылар Самара яклары табигатенә хозурланып йөргән арада журналистлар өчен пресс-конференция үткәрелде. Анда соңрак жюри составына керәчәк Казан галимнәре - музыка белгече Филүсә Арсланова, фольклор белгече Наилә Әлмиева, Татарстан дәүләт җыр-бию ансамбленең баш балетмейстры Раилә Гарипова, “Түгәрәк уен” журналының баш мөхәррире Илсөяр Иксанова, Казан консерваториясе профессоры Сәгыйть Хәбибуллин, педагогия фәннәре кандидаты Алсу Еникеева, Татарстан Фәннәр академиясеннән сәнгать белгече Әлмира Каюмова, Татарстанның җирле мәдәниятләр үзәге мөдире Фәнзилә Җәүһәрова һәм Казан консерваториясе мөгаллиме Геннадий Макаров, Самараның культура институты профессоры Тамара Ведерникова, оештыручылар - Социомәдәни технологияләр агентлыгы мөдире Ольга Кравченко, Мәдәният министрлыгының проектлар идарәсе белгече Наталия Большакова, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Илгиз Колючев, Самара өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Минәхмәт Хәлиуллов, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров һәм башкалар катнашты. Сүз, гомумән, “Түгәрәк уен” га әзерлек эшләре барышы, бу уенның халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап калу, үзаңыбызны үстерү эшендәге әһәмияте турында барды. “Бу фестиваль төрле этник төркемнәрдә, төрле җирләрдә яшәүче татарларның борынгыдан үзгәрмичә килгән фольклорын ачып күрсәтүче чара булып тора, галимнәр өчен борынгы җыр-биюләрнең, киемнәрнең һәм гореф-гадәтләрнең сакланып калу механизмын өйрәнү мәйданчыгы булып хезмәт итә.

Әмма бу бер генә тапкыр булып ала торган эш түгел. “Түгәрәк уен” үз эченә һаман да күбрәк кешеләрне, авылларны, шәһәрләрне ияртә бара. Фольклор төркемнәр әгъзалары туктаусыз эзләнүдә: алар, әбиләренең сандыкларыннан табып алынган күлмәкләрне, хәтердә генә сакланган җыр-биюләрне табып, кадерләп эшкәртеп, сәхнәгә чыгаралар. Фольклор архивларда эзләп, кайчандыр булган, әмма онытылган материалларны яңарталар”, - дип сөйләде шушы фестивальне оештыручы Фәнзилә Җәүһәрова.

Фәнзилә ханым сөйләгәннәрнең барысын да үз күзебез белән пресс-конференциядән чыккач күрергә мөмкин булды. Бөтен коллективлар да милли киемнәрен киеп, стадион кырына тезелеп бастылар. Татар җыены икәнлеген белмәгән берәү аларның бер милләт кешеләре икәнлеген аңлый да алмас иде. Менә бу озын камзул кигәннәре – Чувашиянең Урмай татарлары, ә чуашларныкы кебек шакмаклы кызыл күлмәк кигәннәре, киресенчә, Казан тирәсендә яшәүче керәшеннәр булып чыкты. Мордовиядән килгәннәре ак яулык, ак алъяпкычтан булса, Әстерхан хатыннары озын җиләннән һәм түбәтәй өстеннән уралган ак шәлдән булырлар. Ә Свердловск өлкәсе татарларының күлмәкләренә сокланып туя алмаслык. Тамбур техникасы белән куе итеп чигелгән күлмәкләре, алъяпкычлары, тимер тәңкәле күкрәкчәләре искиткеч матур. “Кем сезгә шундый матур итеп чигеп бирде?”, - дигән соравыма каршы: “Безнең татар авылларында кияүгә чыга торган һәр кызның бирнәсендә милли кием булырга тиеш. Аны кызлар да, әниләр дә бергәләп чигәләр. Шуңа күрә бу традициябез әле дә югалмый”, - дип җавап бирделәр. Кызганыч, безнең якларда андый гадәт юк.

Стадионда үзләрен күрсәтеп, туйганчы фоторәсемнәргә төшкәч, коллективлар Мәдәният сараена кереп утырдылар. Биредә фестивальне ачу тантанасы уздырылырга тиеш иде. Аны ачу хокукы, әлбәттә, Камышлы районы Иске Ярмәк авылының танылган, күп бүләкләргә ия булган, элек үткәрелгән “Түгәрәк уен”нарда катнашып, күп тәҗрибә туплаган “Ак каен” халык фольклор ансамбленә бирелде. Ул бу көнне җыелма команда буларак чыгыш ясады. Сәхнәгә Камышлы, Дәүләткол, Байтуган һәм башка татар авыллары үзешчәннәре, барлыгы кырыклап кеше чыгып, бербөтен фольклор-хореографик композиция күрсәттеләр һәм, әлбәттә инде, аны югары нотада “Ярмәк вагы” биюе белән тәмамладылар. Шулай ук бу чарада Казанның “Салават күпере” ансамбле дә чыгыш ясады. Иң кызыгы шул – жюри әгъзалары да, сәхнәгә менеп, фестивальдә катнашучыларны V “Түгәрәк уен” белән котлаганнан соң, биеп тә күрсәттеләр. Бу залда утыручыларның күңелен күтәрү белән бергә, жюриның профессиональлеген дә күрсәтте.

Айсбергның күренми торган ягы

Язманың бу өлеше шулай дип аталганга бер дә гаҗәпләнмәгез. Фестивальнең сайлап алу туры - бик тә авыр хезмәт бит ул. Көнозын ике урында – төп сәхнәдә һәм Шәмәхә залда жюри әгъзалары чыгыш ясаучыларның ел буе әзерләгән эшләрен карап, бәя биреп утырдылар. Кайбер чыгышлар бик матур булса да, фестиваль кысаларына сыеша алмаганлыктан, төшерелеп калдырылды. Кайберләре исә сыешып та, финалга чыга алмадылар, чөнки коллективлар бик күп һәм алар берсеннән-берсе яхшырак номерлар алып килгәннәр иде. Ә инде гасырлар үзәгеннән чыгып, халкыбызның борынгыдан килгән культурасына туры китерелеп, бик җентекләп эшләнгәннәре генә лауреат һәм дипломант исемнәренә лаек булдылар.

Беренче тапкыр “Түгәрәк уен” фестивален якыннан күреп күзәтүче буларак, Омск өлкәсенең Большереченский районы, Үләнкүл авылының “Наза” фольклор төркеме күрсәткән “Балага исем кушу” йоласын, Әстерхан өлкәсендә эшләп килүче “Ялкын” фольклор ансамбленең “Тугыз туй” дип аталган кияү һәм кыз якларының бүләк алышу йоласын, Төмән өлкәсенең Түбән Тауды районы, Урта Тарман авылының “Саз” фольклор төркеме әзерләп килгән “Балык тоту” күренешен, Свердловск өлкәсенең Түбән Сергинск районы, Әрмәкәй авылында эшләп килүче “Ак калфак” төркеменең “Кич утыру” йоласын, Оренбург өлкәсенең Әсәкәй районыннан килгән “Чишмә” ансамбленең “Каз өмәсе”н, Нижгар татар балаларының “Зимцәцәк“ уенын һәм башкаларны хәйран калып карап утырдым. Безнең бу йолаларны күреп калган буын буларак, чагыштыру мөмкинлегебез дә бар бит. Бик-бик оста итеп сәхнәгә чыгарылган иде бу безнең халык йолалары.

Ни хәйран, Казаннан ераккарак киткән саен татарларның теле, киемнәре үзгәрә бара. Мәсәлән, Төмән, Омск татарларының сөйләмен аңлавы да кыен. Кемдер чуашчарак сөйли, икенчеләре чын башкортча аңлаша, өченчеләре з, б хәрефләрен саңгырау хәрефләргә алмаштыра, әмма барысы да үзләрен татар дип атыйлар. Биюләрдә дә шулай ук аерма зур: Әстерхан татарлары музыкасында Дагстан ноталары булса, Чувашиядә урнашкан Урмай авылының “Мишәр” ансамбле биюендә чуваш чалымы сизелә. Алар биюгә дәрт өстәү өчен барабан да кулланалар. Ә менә йолаларны үтәүдә, җырларда аерма юк диярлек.

Иске Ярмәк авылының “Ак каен” халык фольклор ансамбленең чыгышын ашкынып көтеп алдык. Һәм безнекеләр сынатмадылар да. Аларның композицияләре Юкәле тау итәгендә үсеп утырган ак каенга, сугышка китүче некрутларның аның янында җырлап-биеп кичке уен уйнаганнан соң, кайрысына исемнәрен уеп язып калдыруга, Зыя Ярмәки иҗат икән “Ак каен” җырына, камчы сугып, “Ярмәк вагы” биюен өйрәтүгә багышланган иде. Шушы авылда туып-үскән кешеләрнең күзләренә яшьләр килерлек бит: безнең авыл тормышы хәзер сәхнәгә күчкән булса, киләчәктә уйнап күрсәтелеп, гасырларда сакланачак бит! Шуңа күрәдер дә халык аларга гөрләтеп кул чапты, ә жюри әгъзалары мәгънәле карашып алдылар.

Шулай ук Шенталы районы, Денис авылы үзешчәннәре күрсәткән “Яшьләр биюе” дә, Гали авылының “Сердәш” ансамбле башкаруындагы “Су буенда кичке уен” да, Сызран районы, Варламово авылының “Сөембикә” төркеменең “Яулыклы” һәм “Татар” биюләре, бигрәк тә Самараның “Яктылык” татар мәктәбенең “Туй төшү” йоласы да бик яхшы әзерләнгән иде. Әмма жюри аларны “стильләштерелгән” дип, фольклор үзенчәлек тапмады, денислеләрнең һәм сызранлыларның номеры гына шул көннең кичендә күрсәтелгән җыелма концертка үтте. Ә “Яктылык” мәктәбе Сәгыйть Сөнчәләй исемендәге махсус бүләк белән бүләкләнде. Бу да, балаларга тапшырылган Рәхмәт хатлары һәм дипломнар да аларга дәрт өстәп, киләчәктә тик үз авылларына гына хас булган фольклор күренеш ясауга этәрү өчен эшләнгән иде.

Гомумән, Самарада үткәрелгән “Түгәрәк уен” фестивале яшь буын артистларына бай булды. “Беренче “Түгәрәк уен”ны без әби-бабайлар белән генә уздырсак, быел биредә яшьләр күплеге, аларның кызыксынып фольклор коллективларда шөгыльләнүләре, җыр-биюләребезне отып калып, үзләренең оныкларына тапшырырга әзер булулары бик куандыра”, - дип чын күңеленнән шатланды бу фестивальне оештыручы Фәнзилә Җәүһәрова. Менә “Ак каен” ансамбле дә быел бик шәп яшьләр төркеме алып килгән иде. Сөйкемле кыз һәм егетләрнең “Вак”ка сиптерүен күреп, аларның дәрт һәм энергиясенә карап, яшь буын да халык фольклорына йөзе белән борылыр, дигән өмет туа.

Ә менә Кләүленең Мәдәният һәм спорт үзәгендә эшләп килүче “Натукай” керәшен фольклор ансамбле безнең өчен чын ачыш булды. Кара син аны, зур сәхнәләрдә күренмичә, тыйнак кына үз культураларын саклап калу өстендә ничек яхшы эшлиләр икән алар! Киемнәре дә, җырлары да тел-теш тидерерлек түгел иде.

Җырлар, бәетләргә килгәндә, дөресен әйтәм, Шәмәхә залга барып җитә алмадым. Ә анда 63 кеше чыгыш ясаган, һәм шулар арасыннан, комнан алтын кисәкләре табылган кебек, тиңсез талантлар табылган. Башкортостан татарларының инструменталь ансамбле башкаруындагы татар көйләре тезмәсен, Пермь өлкәсенең Барда районы “Саксар” инструменталь ансамбле чыгышын, Мордовиянең өлкән яшьтәге апалардан торган “Дуслык” ансамбле башкаруындагы шаян такмакларны һәм моңлы халык җырларын, Төмән өлкәсенең Төмән районы, Шыкча авылының “Шытыр-шатыр” балалар ансамблен һәм Нижгар өлкәсенең көмеш тавышлы Тәнзилә Паламарчук башкаруындагы “Кузырлы тай” җырын ишетми калганнар, биллаһи, үкенерлек.

Айсбергның калкулы ягы

Бу инде бәйрәм дигән сүз. Фестивальнең өченче көнендә иртәнге якта “Циолковский” санаториенда биеп арыган кунакларны Самара буйлап экскурсиягә алып киттеләр. Кичкә лауреат һәм дипломантларның концертларын Камышлы район үзәгендә, Похвистнево районының Гали авылында, Самараның “Чайка” Мәдәният сараенда күрсәтү планлаштырылган иде.

Фольклорчылар, өч төркемгә бүленеп, юлга чыктылар. Камышлыга Свердловск өлкәсенең “Ак калфак”, Чувашиянең “Мишәр”, Татарстанның Әгерҗе районыннан “Көмеш телле гармун” коллективлары һәм Нижгар өлкәсе, Сергач авылының Ринат Закиров исемле яшь, әмма өметле җырчысы; Гали авылына Төмән өлкәсенең Түбән Тауды районы, Урта Тарман авылының “Саз” фольклор төркеме, Татарстанның “Салават күпере” ансамбле һәм Ульян өлкәсенең Кулаткы районы вокалчылары килеп, зур һәм тулы концерт программасы куеп киттеләр. Авыл халкы клубларга ишелеп килде һәм бу чыгышлардан дәрт һәм дәрман алып, үзләренең якларында да шундый ук фольклор коллективлар булдыру турында уйлана башлады. Галилеләр артистларны бигрәк җылы каршы алдылар: район башлыгы урынбасары Мөдәррис Мамышев һәм “Туган тел” оешмасы рәисе Расих Латыйпов кунакларны ипи-тоз белән каршыладылар, Саимә апа Морзаханова чиккән яулыклар, ә район администрациясе “Бәхетле булыгыз” дип язылган сөлгеләр, Гали авылы турындагы китаплар бүләк иттеләр. Камышлы да фольклорчыларны колач җәеп каршы алды, туган күреп озатты.

Ә “Ак каен” фольклор ансамбле бу көнне “Чайка” Мәдәният сараенда чыгыш ясады. Кызганыч, шәһәр халкы татар фольклорын күтәреп алды, дип әйтеп булмый. Чөнки бушлай 600 билет таратылган булса да, зал тулы түгел иде. Ә бит Мордовиянең Ләмбрә районында эшләп килүче “Дуслык” борынгы җыр башкаручылар төркемен дә, “Шытыр-Шатыр” балалар төркеменең төрле инструментларда уйнавын да башка беркайда да ишетә алмыйсың. Чын татар культурасы өлгесе булып хезмәт итә алырлык чыгышлар иде бит алар! Бәлки, бу концертны шәһәр үзәгендәрәк, йә булмаса татарлар ияләшкән Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда үткәрергә кирәк булгандыр?

Хәер, фестивальнең бөтен эше дә интернет челтәрендә дүрт көн буена яктыртылып барды бит. Бөтен дөнья татарлары, өйләреннән дә чыкмыйча бөтен номерларны тулысынча карый алганнары өчен, Ильяс әфәнде Шәкүровка рәхмәт укыйлардыр.

Фестивальнең дүртенче көне иртәсе “түгәрәк өстәл”ләргә, семинарларга һәм мастер-классларга бай булды. Ә кичен шәһәребезнең иң затлы залында - Самараның академия опера һәм балет театрында иң яхшы татар фольклор коллективларының һәм халык җырларын башкаручыларның гала-концерты гөрләде. Чара алдыннан Куйбышев мәйданын татарлар сырып алды. Милли костюмнар кигән фольклорчылар һәркем үзенчә җырлый-бии башлаган иде, күп тә үтмәде, алар инде берничә катлы түгәрәк оештырып та, кара-каршы басып та, җырладылар, уйнадылар, биеделәр... Карап туймаслык тамаша! Бу мизгелләр безнең күңелләрдә татар рухы, милләт бердәмлеге үрнәге булып мәңге сакланачак.

Концерт алдыннан чыгыш ясаган Самара өлкәсе хөкүмәтенең мәдәният министры урынбасары Ирина Калягина губернатор Николай Меркушкинның, ә Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ираида Әюпова президент Рөстәм Миңнехановның сәлам хатларын халыкка җиткерделәр.

Гала-концертка иң матур номерлар гына сайланып алынган иде. Ул да булса кыскартылган вариантта. Шулай да, тамашачылар “Түгәрәк уен” фестивале атмосферасын тоемлый алганнардыр, дип уйлыйм. Ахырда Татарстан бүләге – “Казан” халык ансамбле биюләре, “Казан нуры” оркестрына кушылып җырлаган күренекле җырчылар Фердинанд Фәтхи һәм Сиренә Зәйнетдинова чыгышлары фестивальнең иң югары нотасы булып яңгырады.

Ә инде гала-концерт тәмамланып, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы башлангач, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Минәхмәт Хәлиуллов һәм “Ипозембанк”ның директорлар советы рәисе, өлкә “Туган тел” җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, шушы фестивальне башлап җибәргәндә һәм аннан соң да ярдәм күрсәтеп килгән “Түгәрәк уен”ның төп иганәчесе - Саратовның “Гексар” ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Эдуард Ганиев чыгыш ясап, бәйрәмнең уңышлы үтүен билгеләделәр. Ә фестивальнең төп оештыручысы – Татарстан Республикасының Традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова алда чыгыш ясаган егетләр кебек гайрәтле һәм мул куллы иганәчеләр күбрәк булып, аларның ярдәме белән татар мәдәниятенең киләчәктә дә чәчәк атуын теләде.

Шулай итеп, Самарада узган V Бөтенроссия “Түгәрәк уен” фестиваленең җиңүчеләре итеп Сверловск өлкәсе, Түбән Сырга авылы “Ак калфак” фольклор-этнографик коллективы, Пермь крае, Барда районы “Кый” фольклор-этнографик коллективы, Төмән өлкәсе, Түбән Тауды районы “Саз” фольклор этнографик төркеме, Төмән өлкәсе, Төмән районы, Шыкча авылы “Шытыр-Шатыр” балалар фольклор-этнографик коллективы, Татарстан Республикасы, Чирмешән район Мәдәният йорты “Умырзая” фольклор ансамбле солисты Наҗия Талипова, Мордовия Республикасының “Мәгариф” Республика татар китапханәсе каршындагы “Дуслык” татар фольклор ансамбле солисты Нурия Әбдерәшитова һәм Башкортостан Республикасы, Тәтешле районы гармунчылары Фигат Зиннуров һәм Илшат Әхмәтов I дәрәҗә дипломнарга ия булдылар. Гран-при Самара өлкәсе, Камышлы районы, Иске Ярмәк авылы “Ак каен” халык фольклор ансамбленә бирелде.

Махсус призлар, югарыда әйтеп үткәнемчә, Самараның “Яктылык” татар мәктәбенә һәм Сызран районының Җирлекара Мәдәни үзәгендә шөгыльләнүче җырчы Раилә Корбановага бирелде. Бу хәбәрләрдән самаралыларның башлары түбәгә тиде бугай, чөнка алкышлар, “Афәрин!” дип кычкырулар тиз генә басылмады.

Ә “Тулпар ат” сыны Казанга тапшырылды. Киләсе елда “Түгәрәк уен” Казанда уздырылачак Унивирсиада кысаларында зур фольклор чыгыш буларак күрсәтеләчәк.

Яхшы нәрсә тиз уза, диләр. “Казан нуры” оркестры “Туган тел” көен уйный башлагач, залдагы халык дәррәү басып, җырга кушылды. Туган тел, туган ил, милли җыр һәм биюләребез берләштерә безне. Һәм без моны нәкъ менә шундый чаралар уздырылганда тагын да тирәнрәк аңлый башлыйбыз.

 

Җиңүчеләр – Камышлы районы җитәкчесе Рафаэль БАҺАУТДИНОВ һәм (арткы планда) “Ак каен” фольклор ансамбле җитәкчесе Наил ГАЛИМУЛЛИН.

 

Тәнзилә ПАЛАМАРЧУК (Нижгар өлкәсе).

 

Куйбышев мәйданында "Түгәрәк уен".

 

Әстерханның “Ялкын” төркеме.

 

“Ак калфак” фольклор коллективы (Свердловск өлкәсе).

 

Фестивальне оештыручылар һәм иганәчеләр - Минәхмәт ХӘЛИУЛЛОВ (сулдан уңга), Ильяс ШӘКҮРОВ, Эдуард ГАНИЕВ, Фәнзилә ҖӘҮҺӘРОВА, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Ринат ВӘЛИУЛЛИН "Туган тел" җырын башкаралар.

 

Чувашиянең Урмай авылы “Мишәр” коллективы биюе.

Хәмзә МОРТАЗИН һәм Наилә ХӨСӘЕНОВА фотосурәтләре.

 


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ 42 | 13.10.2012
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»