поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
18.11.2008 Милләт

АЛАЙ ТҮГЕЛ, БОЛАЙ УЛ...

“Комсомольская правда” газетасының 15 апрель санында (2008 ел) язучы-сатирик Михаил Задорнов белән философ-язучы Сергей Алексеевның әңгәмәсе басылган иде. Анда алар “Кем ул урыс кешесе?” дигән темага сөйләшәләр. Табигый, язучыларның икесе дә урыс буларак, үз милләтләрен яхшы яктан гына күрергә тырышалар. Русия тарихына да урыс күзлегеннән карыйлар. Задорнов, мәсәлән, мондый сүзләр әйтә: “У нас принято считать прошлое незавидным. А я считаю, у России потрясающая история... У нас не было инквизиций, ни одну женщину мы не сожгли на костре. У нас в Сибири живут “наши индейцы”, очень много национальностей монголоидного типа. Никого из них не загоняем в резервации. Христианство никого принимать не заставляли. Никаких рыцарских походов против какой-либо конфессии не было. Ни одной колонии у России не было”.

Шул юлларны укыгач, газетага реплика язасым килде. Чөнки аңламадым: Задорнов Русия тарихын белмиме, әллә белеп тә алдашамы? Әллә патриотик хискә бирелеп, фактларны күрмәскә тырышамы?

 

Язам, язам дип йөреп, шактый вакыт узып китте. Ниһаять, бүген “Мәдәни җомга” газетасында татар язучысы Фәүзия Бәйрәмованың “Утта яндырылган татар хатыны” дигән мәкаләсен укыдым да, Задорнов әфәндегә әйтәсе сүземне әйтергә булдым. Фәүзия ханым мәкаләсендә татар хатыны Кисәнбикә Байсарова язмышы турында яза. Татар хатынын көчләп чукындыралар, ул, качып китеп, яңадан мөселманлыкка кайта. Бу турыда императрицага хәбәр итәләр. Патшабикә 1728 елның 12 сентябрендә мондый указ чыгара: “По указу Ее Императорского Величества... оной татарке за три побега и что она, будучи в бегах, крещеная обасурманилась, учинить смертную казнь – сжечь”.

 

Фәүзия ханым Задорнов кебек буш сүз сөйләми, архив документларының кайда сакланганын да теркәп куя – ГАСО Ф.24 ОП.1 Д.818 Стр. 243-245. Менә, хөрмәтле әфәнде Задорнов, бу да Русия тарихының бер сәхифәсе. Татарларны көчләп чукындыруның нинди ысуллар белән башкарылганын Задорнов кебек үткен күзле язучының белмәве яки белергә теләмәве сәерсендерә. Татар авылларына җәза отрядларын ияртеп миссионер поплар килеп, мөселманнарны кыйнау, җәзалау, каторгаларга сөрү тәре походларыннан киммени? Угро-фин халыкларын күлләргә куып төшереп чукындыруларны да тарих хәтере саклый. Русияне яратырга, хөрмәт итәргә була, әмма тарихны бизәп, аңардан әүлия ясау хакыйкатькә хыянәт итү буладыр. Инквизиция мәсьәләсенә килгәндә, опричникларның мәйдан уртасында урысларның башларын меңәрләп балта белән чабып йөрүе, ниһаять, 1937 ел афәтләре инквизиция алымнары түгелмени? Без бүген БДБ дәүләтләре дип аталган илләр колония түгел идеме? Инде бүген махсус закон кабул итеп, Русиядәге урыс булмаган халыкларны туган телләреннән яздыруны ни дип атарга? Мин Русия Дәүләт Думасында кабул ителгән законны – мәгариф системасыннан милли компонентны алып ташлауны әйтәм.

 

Әйе, Русия бөек державалар исемлегендә. Ул моңа туктаусыз яулап алу сугышлары аша иреште. Русия генә түгел, бүтән державалар да шул юл белән дөньяда танылдылар. Мин әле бер генә империянең дә кемнәргәдер бәхет алып килгәнен укыганым юк. Күрәсең, бу тарихи закончалыктыр. Нигә аны бизәп күрсәтергә? Язучының максаты, сәясәтчеләрдән аермалы буларак, хакыйкатькә мөмкин хәтле якын килүдер: мактарлыгын – макта, мактарлыгы юкны акларга тырышма. Һич югында дәшми кал.

 


Туфан МИҢНУЛЛИН
Татарстан яшьләре
№ 58 | 13.11.2008
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»