поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 10.05 "Муса.Моабит". Кариев театры, 13:00 / 18:30.
  • 11.05 "Кәҗүл читек". Кариев театры, 13:00.
  • 11.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00.
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Гөлназ Мирхәлилова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
11.10.2012 Җәмгыять

Хәерче кибетендә байлар киенә

Көндәлек вак-төяк әйберләр сатыла торган зур гына бер кибеткә барган идем. Башта ризыклар бүлегендә йөрдем, аннан көнкүреш кирәк-яраклары сатыла торганына кердем. Китаплар бүлеген айкап чыктым. Инде чыгып китәм дигәндә генә, күзем киемнәр сатыла торган бүлек ишегендәге «барысы да 100 сум» дигән язуга төште. Аяклар үзеннән-үзе шунда атлады. Хәйран матур гына киемнәр. Барысы да 100 сум. Карый торгач, аңладым: бу «Секонд-хенд» кибете икән.

Бервакыт шундый бер кибеткә керергә теләгәч, дустымның, анда кешедән калган киемнәр сатыла, дигәне искә төште дә тизрәк чыгу ягына борылдым. Үзем өйгә таба атлыйм, ә күз алдымнан иң соңыннан тотып караган 100 сумлык матур кофта китми генә бит. Кире борылыйммы икән дип тә уйладым, әмма кыюлыгым җитмәде. Мин моны танышыма сөйләдем. Бактың исә ул әлеге дә баягы «Секонд-хенд» кибетеннән ара-тирә үзенә әйберләр сатып алгалый икән. Нәрсәсе бар аның, юасың да киясең, аның каравы өстеңдә «фирменный» киемнәр. Базарда сатыла торганнан сыйфаты белән күпкә яхшырак әле ул. Zara, Mexx, Next, Tom Tailor, S.Oliver кебек билгеле маркаларны син 100-300 сумга каян алып киясең, дигәч, мин теге кофтаны алмаган өчен тагын бер кат үкенеп куйдым. Шуннан соң бу кибеткә керәм дип әллә ничә тапкыр талпынып та, баскыч төбенә килеп җиткәч, кире борылып китәргә туры килде миңа. Нишләргә? Керсәм, арзанлы булуына кызыгып, буш кул белән чыкмаячагымны беләм. Ә алган очракта мин аны киярменме? Кыскасы, алмасаң – үкендерә, алсаң – шикләндерә...

«Секонд-хенд» нәрсә ул? Ул кибеткә йөрүчеләр бармы? Анда нинди товарлар сатыла һәм нишләп алар шундый арзан? Әлеге сорауларга җавап эзләү ниятеннән мин «Европа люкс» кибетләр челтәре директоры Рамиска мөрәҗәгать иттем.

...Ул әйткән кибеткә вакытыннан алда ук килеп бастым. Ишек төбендә халык. Мин дөрес килдемме икән дип, алардан ни өчен монда җыелып басып торулары белән кызыксындым. Без кибет ачылганын көтәбез, диләр. Сишәмбе көнне кибеттә яңа товар эленә икән, шуларны эләктереп калу нияте белән бу халык иртәрәк килеп чиратка баскан. Кибет ачылганнан соң аларның ничек йөгерүләрен күрсәң, бушка әйбер тараталар дип уйларсың, билләһи. Мин дә аларга кушылдым, бер өстәлдә өелеп торган чалбарларны карый башладым. Шунда бер хатын, болар минекеләр дип, аларны арбага салып алып та китте. Халыкның ярыша-ярыша шулай кием сайлаганын күргәннән соң, шикләрем эреп юкка чыкты. Кибетләр директоры Рамис та, үз күзегез белән күргәч, кибет турында фикерегез үзгәрми калмас дип, мин сезне махсус шушы көнгә һәм сәгатькә чакырдым, ди.

Алар барысы 17 кибет тота икән, өчесе Казанда, калганнары Чаллы, Ижевск, Уфа, Краснодар һәм Ульяновскида.

– Рамис, сез бу киемнәрне кайдан кайтартасыз?

– Күбесенчә Англия белән Голландиядән. Бу илләрнең киемнәре күпкә сыйфатлырак. Аларның барысының да составы йөз процент мамыктан тора. Безнең базарларда сатыла торганнарына да шулай дип язылган анысы. Әмма аларны табигый тукымадан тегелгән дип әйтергә тел әйләнми. Ә менә Англиядә ул яктан законнар кырыс. Анда җитештерелгән товар санитар таләпләргә туры киләме-юкмы икәнлеге тикшерелә. Составы язылганга туры килмәсә, хәтта төрмәгә дә утырталар. Ул илләрдән кайтартылган товар кыйммәтрәк йөри. Аның каравы сыйфатлырак. Португалия, Гарәп Әмирлекләре, Испания, Италиядән дә сатып алырга була. Америкадан бик алмыйбыз, чөнки алып кайту кыйммәткә төшә.

– Сез һәр товарны тикшереп аласызмы?

– Юк. Без аларны аерым-аерым җыймыйбыз, ә килограммлап сатып алабыз. Аның схемасы менә шундыйрак: чит илдә яшәүчеләр үз киемнәрен, киелгән булсынмы ул, сатып алынып шкафта эленеп торганымы, яхшылап юып, күпмедер акчага махсус җиргә тапшыралар. Аларның үзләрендә дә шундый ук «Секонд хенд» кибетләре бар. Үз киемнәрен тапшырып, аның урынына башкасын алып кайтып китәләр. Алардан җыелган киемнәр бренд буенча бүленеп чыга һәм бәяләр куела. Маркасы билгелерәк булган саен, бәясе дә кыйммәтрәк. Әйтик, Dolce & Gabbana – 25 евро, Next 15 евро тора. Аннары аларны төренә (эчке кием үзенә, аяк киеме үзенә, яулыклар үзенә дигәндәй) йә булмаса сезонына карап аералар. Шуларның килограммын фәлән бәягә саталар. Димәк, бу очракта төрле бренд кушыла. Бер барганда егермешәр тонна кием алып кайтырга тырышабыз.

– Ә монда кайтканнарына бәяне ничек куясыз?

– Без күпме торганлыгын интернеттан карыйбыз. Шунда карап, бәяне 70 процент ташлама белән куябыз. Яңа гына иң кыйммәтле әйберне – брендлы күн куртканы саттык. Интернеттан карадык, яңасы 70 мең тора. Ә без 20 меңгә саттык. Туннар алмыйбыз. Аны алып кайту кыен, чөнки товарны тыгызлап төреп тутыралар. Ә тунның кыяфәте югалачак.

– «Секонд хенд» кибетен күпләр хәерчеләр киенә торган урын дип уйлый...

– Сез безнең кибетнең парковкасын килеп карагыз. Анда нинди кәттә машиналар килеп туктаганын күрсәгез, алай дип әйтмәс идегез. Безгә бит арзанлы кием түгел, сыйфатлы, брендлыны эзләп киләләр. Аннары киемне бер кибеттән икенчесенә, бер шәһәрдән икенче шәһәргә гел күчереп торабыз.

– Сезгә нинди яшьтәгеләр күбрәк йөри?

– 30-40 яшьлекләр күп йөри. Яшьләр брендлы кием эзләсә, олыракларның балаларына сыйфатлы кием аласы килә. Әни кешеләр безгә аеруча күп йөри. Бердән, әйткәнемчә, сыйфаты шәп, составында синтетика юк. Икенчедән, бала тиз үсә. Аңа гел кыйбатлы кием генә алып торып булмый. Үз баламны да мин шушыннан киендерәм. Бары тик аяк киеме генә алырга йөрүчеләр дә бар. Кыскасы, акчалы кешеләр безнең кибеттән чирканмыйлар. Аларга арзанга гына сыйфатлы кием алу ошый.

– Сездә бары киелгән кием генә сатыламы?

– Күпләр кибеттә кеше киеп туздырган кием сатыла дип уйлый. Киеп туздырган дип түгел, киелгән дип төзәтәм мин аларны. Тузган киемне чит илдә кабул итмиләр. Товарның алтмыш проценты киелгән кием булса, кырык процентының ярлыклары да киселмәгән. Аннан пычрак кием саталар дип тә ишеткәнем бар. Юри генә карап чыгыгыз, берәрсеннән тап табарсызмы икән? Йә булмаса ертык джинска тап булырсызмы икән? Алар, санитария-эпидемиология таләпләренә туры килмәсә, кабул ителми. Аннан аларны, халыктан җыйгач, кабат эшкәртәләр. Шуның өчен дә безнең товарлардан үзенчәлекле ис килә.

– Киемнәрдән тыш тагын нәрсәләр сатыла?

– Бездә чаршаулар да, урын-җир кирәк-яраклары да, сөлгеләр дә бар. Аларны аеруча дачалар өчен алалар. Алары да сыйфаты ягыннан безнекеләрдән күпкә аерыла.

– Үзегезнең дә киемнәрне килограммлап сатып караганыгыз юкмы соң?

– Чаллыда шундый практика кертеп карадык. Әйтик, бер килограммы мең сум. Җәйге киемнәр сатылганда сатып алучы өчен, әлбәттә, отышлы. Әлегә нәтиҗәсен әйтеп булмый. Бу практиканы яңа гына керттек. Уңышлы булса, Казан кибетләрендә дә бәлки кулланып карарбыз.

Кием алмашу уены

Казанда, «Секонд-хенд»лардан тыш, совет заманындагы «комиссионка»ны хәтерләткән модалы уен барлыкка килгән. Кием алмашу уенының исеме дә бар. Ул – дресс-кроссинг. Кайберәүләр аны «буш акча янчыгы белән шопинг» дип тә атый. Уенның максаты – үзеңне туйдырган киемнәреңне алып килеп тапшырып, монда башка кешеләр китергәнен сайлап алу. Шул рәвешле бушка гына үзеңнең гардеробыңны яңартасың.

Дресс-кроссингны атнаның бер көнендә билгеле бер урында үткәрәләр. Анда, әйткәнемчә, киеп туйган (тузган түгел) әйберләреңне алып киләсең. Аларны администратор яхшылап карый. Алырга яраклыларын алып калып, киемнәр өчен сиңа купоннар бирә. Бер әйбергә – бер купон. Шуларга син башкалар китергән әйберләрне сайлап аласың.

PS. Әлеге «ноу-хау» Казанда өч ай элек кенә барлыкка килгән. Ул инде Мәскәү белән Петербургта популярлашып та киткән, диләр.

Бу – кызык!

Әйтүләренчә, Джулия Робертс белән Мадонна да «Секонд-хенд»ларга йөри икән. АКШта һәм Европада яшәүчеләр «Секонд-хенд» дигәндә акча янчыкларын ачып салырга әзерләр, имеш. Бу илләрдә мондый кибетләр шәһәр үзәкләрендә урнашкан. Европа кешеләре фикеренчә, «Секонд-хенд»тагы кием хәерчеләр өчен түгел, ә модалы итеп киенергә теләүче, акчасын сак тотучылар өчен.

Россиялеләргә «Сез «Секонд-хенд»тан киенер идегезме?» дигән сорау белән мөрәҗәгать иткәннәр:

Әлегә алганым юк, алырмын кебек – 8.65%

Беркем дә киелмәгән кием булса, әйе – 11.42%

Бик тә ошаган әйбер булса, әйе – 41.52%

Мин аннан еш алам – 24.91%

Мондый кибеткә бармас идем – 7.27%

Юк, беркайчан да – 6.23%.

Ә сез ничек уйлыйсыз?

Роза ӘДИЯТУЛЛИНА, «ТНВ»да «Аулак өй» тапшыруын алып баручы:

– Студент чакта иптәш кызларым белән без анда кергәли идек. Үземә берничә кием дә алып кигәнем булды. Алар үзенчәлекле дә, сыйфатлы да һәм, иң мөһиме, арзан иде. Әмма анда кергән саен үзеңә ошаган әйбер алып була дип әйтә алмыйм. Вакытында эләгеп калсаң гына. Хәзер үзебезнең сәүдә үзәкләре, базарлар, бәяләренең очсызлыгына карап, «Секонд-хенд»лардан калышмый. Шунда барып, очсыз бәягә яңа кием алып була.

Айсылу ЛЕРОН, «Татар радиосы» ди-джее:

– Минем ул кибетләргә кергәнем юк. Андый кибетләргә карата битарафмын, чөнки беләм, анда киелгән киемнәр сатыла. Әмма башкалар андый әйбергә тыныч карый. Минем бер таныш кызым кайчандыр ул кибеттән күлмәк алып киде. Күлмәге миңа ошады. «Секонд-хенд»лар бездә күптәннән эшләп килә. Аларга йөрүче булмаса, әллә кайчан ябылып беткән булырлар иде. Димәк, үз клиентлары бар. Кемнәрдер өчен алар кирәктер дә. 


Дилбәр ГАРИФ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»