поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Май
  • Дамир Гарифуллин - шагыйрь
  • Миләүшә Насыйбуллина - журналист
  • Гафур Коләхмәтов (1881-1918) - драматург
  • Назим Галимов - дальнобойщик
  • Зариф Бәшири (1888-1962) - язучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
11.10.2012 Дин

Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәп яшик

“Бердәмлек”нең быелгы 7 июль санында Булат Хәмитовның “Ялгыш юлга баскан кешегә тәүбә юлы ябылмаган” исемле мәкаләсен укып бик шатландым. Андагы Минтаһир хәзрәт Сираҗевның халык исеменнән ясаган чыгышы бик вакытлы, мөселманнар өчен генә түгел, бөтен халык өчен дә бик кирәкле.

4 август санында да шул ук темага мәкалә бастырылган иде. Анда инде Камышлы районы дин әһелләре һәм мөселманнары, район җитәкчелеге, Рамазан ае вакытында булса да, кибетләрдә исерткеч эчемлекләр сатуны туктатып торырга кирәк, дигән тәкъдим белән чыкканнар иде. Бу да бик яхшы гамәл.

 

Уйлап карасаң, 1929 елга кадәр татар авылларында исерткеч эчемлекләр сату гадәте бөтенләй булмаган бит. Менә хәзерге вакытта да татар авыллары кибетләреннән аракыны алып ташласалар, бик әйбәт булыр иде. Дөрес, бу хөкүмәт казнасын баетуны киметәчәк. Тик Рәсәй халкының бер өлеше айнык булса, начар булыр идемени?

 

Мөселман халкы гомер-гомергә тыйнаклыгы, чисталыгы, эш сөючәнлеге, аек акыллы булуы белән башка милләтләр өчен үрнәк булып торган. Ә хәзер кара инде – дин үсә кебек, ә әхлак, әдәп ягыбыз аксый. Шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да халык көн саен диярлек эчеп-исереп, тузга язмаган гамәлләр кылып яши башлады. Динебезнең нигезе булып хезмәт итүче Татарстан хәтле Татарстанда да мөселман әдәбен күрмәссең. Телевизордан чыгыш ясаучы, гастрольләргә килүче артистлар яртылаш ялангач сәхнәгә чыгалар да мәгънәсез җырлар җырлыйлар, ә алып баручылары сүзләреннән кайчак нәфрәтебез кузгала, каһәр догалары әйтәсе килә башлый. Яртылаш ялангач йөргән хатын-кызларның ояты кача, ул хәрам ашап, хәмер эчәргә тотына, никахсыз балалар дөньяга килә, шул мескеннәрнең кайберләрен чүплектән табып алырга туры килә. Аллаһы Тәгаләгә ышанмаучылар Алладан курыкмый, бәндәдән оялмый.

 

”Ничек шулай ачык итеп язарга базды икән бу хатын?” - дип әйтүчеләр дә булыр, бәлки. Тик бу бит минем сүзләр түгел. Аллаһы Тәгалә китабы Коръән-Кәримдә шәригать хөкемнәре ачык итеп язылган. Аллаһы Тәгалә мөселманга ике катгый фарыз кушкан: беренчесе – бәндәләрне начарлыктан аеру, икенчесе – яхшылыкка өндәү. Ә без, үзебезне мөселман итеп санасак, Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәргә тиешбез.

 

Самара шәһәре.


ӘНИСӘ апагыз
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»