|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.10.2012 Шоу-бизнес
Илназ Баһ концертында ЮХИДИ хезмәткәрләре чыгыш ясаячакИлназ Баһның “Аңла йөрәгемне” җыры белән күпме парсыз йөрәкләр кавышты, талашканнар дуслашты, мәхәббәт аңлаттышты. Ул җырны мәхәббәт гимнына әйләнде дисәк тә буладыр. Хәтерләсәгез, Баһның былтыргы концерты да әлеге җыр исеме дә белән аталган иде. Ел буе тырышып иҗат иткән Илназның “Бер күрешү – үзе бер гомер” дип аталган “сольный” альбомы чыкты. Әлеге җырның бик мәгънәле клибын да күреп өлгергәнсездер. Җырчының иҗатына гашыйк тамашачы аны “TMTV” музыкаль каналыннан карый ала.
Быелгы тагын бер иҗади күтәрелеше – Баһның үз концерты. Ул “Яныңа барам әле” дип атала. Кызык килеп чыга, бер елны ул йөрәк хисләрен аңлата, янә бер елдан Аның янына бара... Дистәләгән еллардан нәрсә буласын - яши-яши күрербез!
Ә “менә янына барып” быел нишләгәнен күрү өчен 12нче октябрь көнне менә дигән мөмкинлек туачак! “Әлегә концертта яңалыклар бик күп булачак!” - дип елмая Арча егете. Барлык серләрне ачып бетермәсәк тә, Баһ концертында ЮХИДИ хезмәткәрләре бик күп булачагын алдан ук “кисәтеп куябыз”. Алай гына да түгел Илназ үзе дә формадан булачак. “Хәерле юл” дип аталучы композиция үзе белән әнә шундый көтелмәгән сюрпризлар әзерли. Бу кичтә Илназ белән бергә аның сәхнәдәш дуслары һәм юмористлар чыгышлары көтелә. Тамашаны традиция буенча Г.Камал театры артисты алып барачак. Барлык серләрне ачып бетермибез, үзегез килеп күрегез!
Илназ Баһ үзенең яраткан тамашачыларын 12 октябрьдә 18.30да УНИКС концерлар залында көтеп кала. Гадәттәгечә җырчы үзе язган җырларны да башкарачак. Димәк, бу кичтә Илназ Баһның “янына барабыз”!
Белешмәләр өчен тел: 2 97 43 77.
Билет бәясе: 400 – 850 сум
|
Иң күп укылган
|