поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
09.10.2012 Мәдәният

Фәрит Дәүләтшин: “Татарстанда фильм төшерү өчен читтә шабашка эшлим”

Беренче тапкыр без аның иҗаты белән “Бичаракай” сериалы буенча таныштык. Аннан “Мәхәббәт сынаулары”, “Күк капусы ачылганда”, “Эт” фильмнары. Фәрит Дәүләтшин бигрәк тә әнә шул “Эт” дигән фильмы белән игътибарны җәлеп итте.

Премьера вакытында да, халыкара мөселман кинофестивале кысаларында күрсәтелгәндә дә фильмнан соң тамаша залы умарта иледәй гөжләп торды. Кемдер фильмны күтәреп алды, кемдер артык кырыслыкта гаепләде. Һәрхәлдә, битараф калучылар булмады. Фестивальнең сайлап алу туры комиссиясе рәисе дә бу фильмны көчлеләр рәтенә керткән иде. Ә ул ябылу тантанасында хәтта телгә дә алынмады.

 

Моның сәбәбе нидә? Фәрит Дәүләтшин “Үзбәкфильм”да азау ярган, Һиндстан, Канада, Япония һәм башка күп кенә илләрдә “Әлиф Ләйлә”, “Пос­леднее путешествие Каипа”, “Тайное путешествие эмира”, “Беркут” кебек төрле конкурслар аша танылган фильмнар төшергән режиссер. Аның Татарстанга кайтуы­ның сәбәбе нидә? Ни өчен Татарстан киносы өчен әзер кадр һаман да игътибардан читтә кала? Менә шул сораулар Фәрит Дәү­ләтшин белән очрашып сөйләшүгә этәрде.

 

– Фәрит абый, “Үзбәкфильм”ның танылган һәм талантлы режиссерын Татарстан кай ягы белән җәлеп итте?

 

– “Үзбәкфильм”да 23 елдан артык эшләү дәверендә 20дән артык нәфис фильм төшердем. Белмим, яшь барган саен җирсү хисләре көчәя дигәннәре хак, ахрысы. Монда беренче тапкыр 1991 елда Бөтендөнья татар конгрессы съездында булдым. “Последнее путешествие Каипа” дигән фильмны яшьләр кызыксынып карадылар. Шул чакта күңелгә әллә нәрсә булды. Татарстанга кайтасым, монда эшләп карыйсым килде. Җир­сү дигәннәреме бу, кан тартуымы... Шул вакытта ук Минтимер Шәймиев киностудия төзергә тәкъдим итте. Очрашуда башлыча сүз кино турында барды. Ләкин Мәскәү режиссеры Булат Мансуровка бәхет күбрәк елмайды. Ә инде “Болгарның җылы җилләре” фильмы һәм аның ни белән бетүе турында күпләр белә. Минем өчен исә егерме ел вакытымның Татарстаннан читтә узып китүе кызганыч булды.

 

– Татарстан егерме елдан соң ничек каршы алды?

 

– Моннан биш ел элек конгресс бөтендөнья татар яшьләре съездын оештырды. Шул ук елны “Алтын мөнбәр”­дә (ул вакытта фестивальнең шундый матур һәм мәгънәле исеме бар иде) жюри әгъзасы булып эшләргә тәкъдим иттеләр. Фестивальдә татар киносының әле һаман да бер урында таптануын күрү миндә монда фильм төшереп карау теләген тагын да көчәйтте. Бу юнәлештә ярдәм кулы сузган беренче кеше – Рабит Батулла. Аның “Сөембикә” романы миңа бик ошаган иде. Ләкин ул вакытта аны куярга иртәрәк иде әле. Ә менә “Бичаракай”дан кызык сериал чыгар дигән фаразлар чынга ашты булса кирәк. Мәдәният министры Зилә Вәлиева ярдәме белән “Бичаракай” тамашачы хозурына барып иреште. Аны “ТНВ” каналы сораулар буенча дистәдән артык тапкыр кабатлап күрсәтте бугай инде.

 

– Иң беренче нинди проблемага юлыктыгыз?

 

– Монда документаль фильм­нар киностудиясе генә бар иде. Миңа “ДФ” дигән нәфис фильмнар әзерли торган үз студиямне булдырырга туры килде. Оператор Хәйдәр Миндубаев, рәссам Ленар Гыйльметдинов белән берлектә студиябездә беренче фильмыбызны – “Мәхәббәт сынаулары”н төшердек. Актерлар күбрәк Г.Кариев исемен­дәге, Г.Камал исемен­дәге театрлардан иде. Алар барысы да татар киносы булсын дип янып йөргән кешеләр, кинода төшкән өчен бер тиен түли алмаганны белсәләр дә, ник берсе роленнән баш тартсын, ник берсе съемкаларга соңга калсын. Шул ук кешеләр башка фильмнарда да бик теләп уйнадылар. Бары тик Г.Тукайга багышланган “Күк капусы ачылса” фильмы гына Президент ярдәме белән төшерелде һәм актерларга гонорар түләнде.

 

– Татар диеп янып торган татарсыз. Ни өчен гаиләгезгә читкә сөрелергә туры килде соң?

 

– Әнинең гаиләсе 30 елларда Үзбәкстанга сөрелгән. Сәбәбе – бабай Абдулла Исхакыйның тирә-якта билгеле укымышлы зат, остаз, мулла булуы. Гражданнар сугышы вакытында кызыл командирны коткарып калуы аның үзенең дә гомерен саклап калган. Кулга алыначагы турында хәбәр килеп ирешкәч, дүрт кызы белән Үзбәкстанга күченеп киткән. Әнигә ул вакытта нибары 6 яшь була. Бабай үзбәк җирендә җанына якын эш таба. Мәчеттә эшли, бакча караучысы булып тора. Россиягә исә, нинди генә сагыну хисләре кичерсә дә, бер тапкыр да кайтмый. Әнием Фәридә дә әтисе кебек үк мөгаллимлек юлын сайлый. Әти – Уфа татары. Партия кешесе буларак, үзбәкстанның Кашгадар өлкә­сенә райком секретаре итеп җибәрелгән була. Әни дә шунда ук юллама буенча укытучы булып эшләргә килә. Менә шунда таны­шып гаилә корып җибәргәннәр инде алар.

 

– “Эт” фильмына кырыс дигән бәя белән киле­шәсезме?

 

– Аның сюжеты кырыс чынбарлыктан алынган. Бу вакыйга турында 17 ел элек Канадага самолетта очканда газетада укыган идем. Анда билгеле кешене кулга алып сарайда чылбырга утыртулары турында язганнар иде. Дөрес, чынбарлыкта ул кеше акылыннан яза.

 

– Фильмда гыйбрәтле киная­ләр бар. Әйтик, урманчы Артур Малахов йортында Кол Шәриф мәчете төшерелгән календарь, шә­маил эленгән. Хатыны Катя русча вата-җимерә сөйлә­шә. Сез­нең катнаш никах проблемасын да күрсәтәсе килдеме?

 

– Казанда катнаш никах бик нык таралган. Бу мине гаҗәпләндерде дә, уйландырды да. Хәтта урманчыны уйнаган артист Александр Куп­цовның да хатыны татар булган икән. Аның исеме фильмдагыча Кадрия, ә танышлары Катя дип йөрткәннәр. Аның кызы да шул яшьләр тирә­сендәрәк фа­җигале төстә һәлак булган. Мин боларны белмәдем, ә аңа роль уйнаганда язмышының кайбер мизгелләрен яңадан кичерергә туры килгән... Фильмда хәтта каһар­манның: “Минем белән татарча сөйләшмә”, – дигән сүзләре дә бар иде. Безгә билгеле бер сәбәпләр аркасында бу четерекле яссылыктан читләшергә туры килде. Әмма без ишарә белән булса да тамашачыга уйланырга, катнаш никах нәрсәгә китерә, дигән сорауны җиткерә алдык.

 

– Фильм ни өчен Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә бәяләнмәде?

 

– Бәлки форматы белән туры килеп бетмәгәндер. Гәрчә алдан фильмның сыйфаты турында югары фикерләр иреш­терелсә дә. Әмма актерларның уены билгеләнергә тиеш иде дип саныйм. Ник дигәндә, Александр Купцов язмышын яңадан күз алдыннан үткәреп уйнады. Тотыкка алынган эшмәкәрне уйнаган Рөстәм Гайнуллинның уенын да искиткеч дип саныйм. Качалов театры артисты, аннан билгеле сәбәпләр аркасында кыскартылган бу артистта кабатланмас үзенчәлек ята дияр идем. Ә белгеч буларак караганда, җиңүче фильмнарда, шул ук “Шикәр бөртеге”ндә (Иран) актерларның уены югары дәрәҗәдә булды дип әйтә алмыйм. “Эт” әле үз бәясен алыр дип ышанам. Ул бүгенге көндә берничә конкурска юлланды.

 

– “Үзбәкфильм” белән татар киносы арасындагы охшашлык һәм аерымлык­ларны әйтсәгез иде.

 

– Татар киносына дәүләт яр­­дәме җитми дип саныйм. “Үзбәкфильм” 1930 еллардан бирле эшләп килә. Анда дәүләт елына 4-5 фильмны тулаем финанслый. Миңа калса, Татарстанда да елына һич югы 2-3 фильмны финанслауны планга кертергә кирәк. Параллель рәвештә икенче план кадрларын, икенче составны булдыру эшенә керешү мәслихәт. Бездә икенче режиссер, рәссам, декораторлар юк. Мин, дөресен генә әйткәндә, биредә түрәләрнең кино үссен дип кайгыртуларын сизмим. Кадрларны үстерү, булганнары белән эшләү дә әллә ни сизелми. Өметле режиссерлар бар, әмма ярдәм булмаса, алар монда озакка калырмы икән? Юк юкта бер фильм чыга. Быел ярый әле, фестивальдә ике фильм күрсәтә алдык. Ә бит бер фильмыбыз да булмаган вакытлар бар иде. Бу система булмаудан килә. Ә көйгә салынмаган, юл ярмаган эш барыбер туктап калырга мөмкин.

 

– Гадәттә, Үзбәкстаннан Татарстанга акча эшләргә киләләр. Ә сез ничек?

 

– Мин каядыр акча эшләп кайтам да, монда фильм төшерергә керешәм. Эш фәкать шулай бара. Хәзер Таиландка җыенам. Ышанасызмы, анда фатир алып тору мондагыдан 2-3 тапкырга очсызгарак чыга. Әйтик, ике катлы виллада тору 6 мең, ә монда бер бүлмәле фатирны көчкә 16 меңгә таптым. Хәзер вакытлыча пропискамның срогы чыга, әгәр дуслардан берәү тагын пропискага кертмәсә, мин урамда калачакмын.

 

– Сез “Татаркино” режиссерымы?

 

– Юк, мин ирекле рәссам.

 

– Бабаларыгыз үз вакытында сөрелгән, сезне күрмәмешкә салышалар. Татарстанга үпкәгез юкмы?

 

– Юк, мин үпкә саклар яшьтә түгел инде. Ә инде монда фильм булдыру идеясеннән берничек тә баш тарта алмыйм. Ул хатыным алдында да хыянәт булыр иде... (Хатыны Софья Сабитова “Пос­леднее путешествие Каипа” фильмын төшергәндә фаҗи­гале төстә һәлак була. – ред.)


Гөлинә ХИСАМЕТДИНОВА
Ватаным Татарстан
№ 199 | 09.10.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»