поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
07.10.2012 Шоу-бизнес

Бетәм дисәң – бетәсең, яшим дисәң – яшисең, ди авырган килеш концерт куеп йөрүче Салават

Август ае ахырларында автоузышлар вакытында машинасы белән сикереп Салават Фәтхетдиновның авыр тән җәрәхәтләре алуы һәм дәвалану өчен шактый вакыт кирәк булачагы хакында язган идек инде. Газета чыгышыннан соң редакциягә Салаватның сәла­мәтлеге өчен борчылып язылган хатлар килде, телефоннан шалтыратучылар хәтсез иде, киңәш-табыш итүчеләр, мөмкин булганча булышырга теләк белдерүчеләр дә күп булды. Аларның барысы хакында да җырчыга җиткерелде.

Бәлагә таруының беренче көннәреннән үк җырчы тө­шен­­келеккә бирелмәде, ай ярымнан аякка басам әле мин, дигән фикерен дә әйткән иде. Һәм могҗиза: “Салават” җыр театры Россия буйлап гастрольләрен алдан билгеләнгән график буенча башлап җибәрде. Шулай да алдагы дүрт концертны бераз соңрак вакытка кү­че­рергә туры килгән, әмма Салават аларга да, һичшиксез, барып җитәчәк.

Гастрольләргә чыгып ки­тәргә бер көн кала миңа Салаватларның шәһәр читендәге яңа йортларында булып, җырчы белән гәпләшү мөмкинлеге туды. Җырчының кә­ефе яхшы, күңеле күтәренке, шулай да кулыннан таягын ташламаган әле. Моңа аның үз фәлсәфәсе: “Элегрәк җиргә ике аякта гына басып тора идем, хәзер менә таяклар булгач, ышаныч тагын да артты”. “Чыннан да нәрсә булды соң, Салават?” – дип сорамыйча булдыра алмадым. Җавап мондый иде: “Ходай Тәгалә­нең кисәтүе, сынап каравы булгандыр, дип уйлыйм. Мондый хәлләрдән соң кайберәү­ләрнең аяк-куллары йөрми. Минем исә, Ходайга шөкер, аяк-кул йөри, үз акылымда. Менә шуларга сөенәм, ай ярымда эшләмәгән эшем калмады. Гомер булмаганны куяннар үрчетә башладым, озак­ламый аюга да шушында урын булачак”. Шушында диюе яңа йорт янәшә­сендәге табигатьне күздә тотып әйтүе. Әкияти дөнья анда. Чокыр-чакырлар, ерынтыклар, берсен-берсе уздырып үскән каеннар, имәннәр, һавасы... сөй­ләп тә, язып та бетерерлек түгел. Сихәтләнергә табигать тә булышкандыр дип уйлыйк.

“Минем ай ярым чамасы өйдә торуыма Ләйсән белән балаларның шатланганын күрсәң иде, – дип сөйләп китте Салават. –Үзем дә шул тормышка күнегә башладым. Бер нәрсә дә очраклы була алмый. Автоузышларны ташла инде, дип киңәш бирүчеләр бар. Әмма спорттан аерылып булмыйдыр ул. Апрель аенда булачак ярышларга заявка биреп куйдык инде. Үләм, бетәм дип көн үткәрсәң, бетәсең инде ул, мин яшим әле, яшәя­чәкмен, дип гомер итәргә ки­рәк. Әле менә бертуган абыйны җирләдек. Аның үлем хә­бәрен Төркиядә вакытта ишеттем, аннан: “Мине көтмә­гез, мәрхүмне гөнаһка батырмагыз, мулла ничек куша, шулай җирләгез, дип шалтыратып әйттем. Шәригать кануннарына без каршы килә алмыйбыз. Абый мәрхүм бик ипле, тәртипле кеше иде. Берәүне дә рәнҗетмәде, эндәш­кәндә дә кычкырып та эндәшми иде. Урыны оҗмахта булсын!”

Моннан бер көн элек Салаватның 24 нче сезон концертын әгерҗелеләр карады. Концерт тәмамланган мизгел­ләрдә мин җырчы белән телефон аша элемтәгә кердем, концертның ничек узуын, Салаватның кәефен беләсем килде. “Казан белән Әгерҗе арасы әллә ни ерак түгел, әйдә тиз генә кил, күреп-белеп китәрсең”, – дип шаярасы итте ул. Шаяра, димәк, күңеле күтәренке. Шулай була күрсен, аны көтәләр!

Әгерҗедәге концертлары хакында менә шушындый фикерләр ишеттек:

Рәмзия Зарипова, “Әгерҗе хәбәрләре” газетасы баш мөхәррире:

– Салават берничә ел рәттән инде яңа сезон гастроль­ләрен безнең районнан башлый. Быел да бик матур гына концерт күрсәттеләр. Зал тулы иде. Халык яратып кабул итте. Салават сәхнәгә әкрен генә атлап чыкты. Чирлә­гәч, җырларын киметкән дип әйтеп булмый. Машинага чыкканда гына таягы бар иде. Без аны исән-сау концертта күрүебезгә бик шатбыз.

Зөлфәт Фәхретдинов, җыр­чы:

– Әгерҗедәге концерт зур гына паузадан соң беренчесе булды. Зур җитешсезлек­ләрсез, җайлы гына үтеп китте. Салават сәхнәгә таяксыз чыкты. Күбесенчә бер урында торып җырлады. Тамашачыга: “Авырганнан соң беренче мәртәбә сәхнәгә чыгам, әле үзем өчен дә яңалык”, – дип авыруы турында әйтеп алды. Сәхнә артында таякка таянып йөрде. Җырлап бетерүен сәхнә артында таяклар белән көтеп тордык. Машинада исә, ятып бару өчен, махсус карават көйләнгән.

Ядкарь Хәбибуллин:

– Концерт бик әйбәт үтте. Салаватның авырып алуы концертның сыйфатына бернинди дә зыян китермәде. Әлегә аңа кисәк хәрәкәтләр ясарга ярамый. Залдан: “Ташла инде шул автоузышларны, син безгә җырчы буларак бик кирәк”, – дип записка җибәргәннәр иде. Гастрольләр 13 октябрьгә кадәр дәвам итә­чәк. Концертлар Ижевск, Красноуфимск, Пермь, Барда, Чиләбе, Екатеринбургта узачак.


Габделбәр РИЗВАНОВ
Ватаным Татарстан
№ --- | 06.10.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»