поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
04.10.2012 Мәдәният

Ренат Харис: Мәдәниятне уңай үзгәрешләр көтә

Россия Президенты Владимир Путин мәдәният һәм сәнгать буенча Президент каршындагы советның яңа составын раслады. Сентябрь азагында әлеге советның киңәйтелгән утырышы да узды. Анда шагыйрь Ренат Харис та катнашты.

Яңартылган мәдәният һәм сәнгать советына бу юлы беренче тапкыр иҗтимагый һәм коммерцияле булмаган оешма, мәгълүмат чаралары һәм белем бирү учреждениесе вәкилләре дә кертелде. Владимир Путин рәислегендәге бу советта Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ренат Харис та бар.

 

- Ренат әфәнде, бу эшегез белән татар мәдәнияте офыгын да киңәйтә төштегез. Сез анда кермәгән булсагыз, Россиядә мондый советның барлыгын да белмәгән булыр идек. Сезгә кадәр бу советта Татарстан вәкилләре булганмы?

 

- Татарстан вәкилләренең анда кергәне беркайчан да булмаган. Бу юлы да республикалардан бу советта фәкать ике генә кеше - Дагыстан Мәдәният министрлыгының “Халык иҗаты республика йорты” дәүләт оешмасы директоры Мариян Мугадова һәм мин.

 

- Мәскәүдә Россия Президенты Владимир Путин совет әгъзалары белән очрашты. Әлеге киңәйтелгән очрашуда нинди мәсьәләләр күтәрелде?

 

- Бик күп мәсьәләләр күтәрелде, күп кеше чыгыш ясады. Россиянең мәдәният өлкәсендәге иң күренекле әһелләре җыелган иде монда. Кино режиссерлары, дирижерлар, музыкантлар, кинооператорлар, сәнгать белгечләре, музей директорлары... Алда бик күп мәсьәләләр тора, проблемалар җитәрлек. Һәр кеше үз чыгышында шул мәсьәләләрне күтәрде.

 

- Россия Президенты мәдәният өлкәсендәге бюджет хакында да ассызыклап узды...

 

- Әйе, ул үзе дә бик борчылып кереш сүзендә: “Россиядә бүген уртача 22-23 мең сум хезмәт хакы. Ә мәдәният өлкәсендәге кешеләрнең хезмәт хакы икеләтә ким. Без моның белән һич тә килешергә тиеш түгелбез. Киләчәктә әкрен-әкрен Россиядәге уртача эш хакы дәрәҗәсенә күтәрергә тиешбез”, - диде.

 

- Ренат әфәнде, Россия Президенты каршындагы мәдәният һәм сәнгать советына керүегез Татарстан мәдәниятында уңай чагылыш табар микән?

 

- Минем ул советка керү безнең Татарстандагы мәдәният, әдәбият, сәнгать алдында торган проблемаларны турыдан-туры Президентка җиткерү мөмкинлеге тудырды. Әлбәттә, мин бөтен безне борчыган мәсьәләләр хакында киләсе утырышларда Президент колагына турыдан-туры җиткерәчәкмен. Әмма ләкин мине анда Татарстан вәкиле булган өчен генә кертмәгәннәр. Советта фәкать ике генә язучы бар. Берсе “Литературная газета”ның баш редакторы, язучы Юрий Поляков, икенчесе - мин. Без тулаем Россия язучыларын вәкиллек итәбез ул советта. Шуның өчен Татарстан вәкиле буларак кына чыгыш ясарга туры килмәячәк. Әмма мин үземне, әлбәттә, Татарстаннан еракта итеп күзалламаячакмын. Һәм минем бөтен булган фикерләрем үзебезнең җирлектән туачак, чөнки Татарстан алдында, республика мәдәнияте һәм сәнгате алдында торган проблемалар, алар бит Россия мәдәнияте һәм сәнгате алдында торган проблемалар кебек үк. Бездә әле башка җирләрдәге проблемаларга караганда кайбер мәсьәләләр хәл ителәрәк тә төшкәндер. Чөнки безнең беренче Президент та, Рөстәм Миңнеханов та әдәбият-сәнгать мәсьәләләренә игътибарны юнәлтә беләләр иде. Әйтик менә фәкать Татарстанда гына соңгы 10-15 елда опера-балет театрында өр-яңа балет һәм опера туды. Башка регионнардагы бернинди театрларда да андый сәхнә әсәрләренең куелганы юк. Аларда Чайковский, Моцартлар һ.б. язган шул ук элеккеге әсәрләрне генә яңартып куя киләләр. Ә бездә ике өр-яңа куелыш! Милли әсәрләрнең күптәннән туганы юк. Ул бездә генә булды. Алар элеккеге һәм хәзерге президентларның ярдәме белән барлыкка килделәр. Башка регионнарда, кызганыч ки, хәлләр бераз мөшкелрәк.

 

- Ренат әфәнде, Татарстандагы мәдәни вәзгыятьтән сез канәгатьме?

 

- Әлеге сорауга җавапны гомуми генә әйтеп булмый. Кайбер өлкәләрдә без тиешлесен башкарабыз, кайберләре башка регионнардагы күк күз уңыннан читтәрәк кала. Монда мин канәгать, канәгать түгел дип әйтү мөмкин түгел. Сәнгать һәм мәдәният ул тотрыклылыкны сорый торган өлкә.

 

- Владимир Путинның үзе җитәкләгән мәдәният һәм сәнгать советы әгъзаларын тулысынча яңартуы һәм соңгы очрашудагы кайбер фикерләре мәдәниятебезне уңай үзгәрешләр көтә дип өметләнергә мөмкинлек бирәме?

 

- Бу хакта рәхәтләнеп әйтә алабыз, чөнки бу советның беренче көн тәртибе дә шушы мәсьәләгә багышланды. Димәк, мәдәнияткә илебезнең җитәкчелеге тирән, җитди карый. Путин үзенең чыгышында: “Россияне дөньяга таныткан нәрсә – ул безнең әдәбиятыбыз, сәнгатьтебез, безнең мәдәниятебез булды”, - диде. Икътисад һәм башка өлкәләрне әйтмәде. Мәдәниятнең Россия җәмгыятен халык итеп берләштерүдәге роленә аеруча басым ясады президент.


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ | 03.10.2012
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»