поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 10.05 "Муса.Моабит". Кариев театры, 13:00 / 18:30.
  • 11.05 "Кәҗүл читек". Кариев театры, 13:00.
  • 11.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00.
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
03.10.2012 Җәмгыять

Кибеткә акчаңны санап кер!

Хәзер сатып алучыларга игътибарлырак булырга кирәк. Кибетләр кулланучыларга карата хәйләгә бару өстенә үз хокукларын да ныграк яклый башлады.

Беркөн Казан кибетләренең берсендә азык-төлек сатып алам. Янчыгыма ипи, май, берничә банан һәм савытлы мармелад кына төшсә дә, кассир хатын миңа 140 сумлык чек чыгарды. Баксаң, мин 3 ай чит илдә булган арада чәйгә ала торган мармеладым 60 сумга ук җиткән! Шунлыктан мин мармеладны кассирга кире биреп, акчамны кайтаруны сорадым. Мондый очракларда башка кибетләр ике дә уйламый товарны алып калалар иде. Ләкин биредә кассир хатын мөрәҗәгатемне кире какты һәм мармеладны кире кайтарыр өчен паспорт күчермәсе алып килеп, гариза язарга кушты.

Товарга акчам җитмәсә?

Бу хәлләрне аңламыйча, кибетнең кулланучылар белән эшли торган колл-үзәгенә шалтыратам.

- Әйе, безнең кибеттә шундый тәртип. Сатучылар бу очракта аны бозмаган. Сез кассадан китмәгән булсагыз да, товарны кире тапшыра алмыйсыз. Башка сәүдә урыннарында сезгә яхшылык кына күрсәткәннәр, - дип аңлатты элемтәнең теге очындагы хезмәткәр.

- Паспорт күчермәсен таләп итүләре нәрсәгә бәйле?

- Илнең «Ревизия комиссиясе турындагы нигезләмә»се товарны кире кайтару очрагын әнә шулай теркәүне мәҗбүр итә.

- Миңа товарны кассадан үткәреп тә, сатучы әйткән бәядә акчам булмаса нишләргә?

- Ул очракта да аңлатма язарга туры киләчәк. Мондый мәшәкатьләр белән йөрмәс өчен, кибеткә керер алдыннан акчаны санап кую, ә товарны җыйганда аның бәясен исәпләп бару зарур.

- Кибетчеләр миңа юньләп аңлатмады. Дорфа гына: «теләсә нәрсә эшләгез, сезгә акчаны кайтару мөмкин түгел», диде. Бу очракта мин үземне кимсетелгән хис иттем. Кулланучы буларак, законда мине яклый торган маддә юкмыни?

- Әлеге хәлдә сатучыларның сезгә карата дорфа мөнәсәбәттә булуына кибет җитәкчелегенә шикаять калдыра аласыз. Аның өчен ритейлерның нинди шәһәрдә урнашуы, төгәл адресы кирәк.

Кибетчеләр «ценник» ярдәмендә алдый

 «Кулланучылар хокукларын яклау турындагы» федераль закон иң беренче чиратта кибетләр өчен файдалы булып чыга. Шуңа кибеттәге бәяләргә, әлеге продукциянең төгәл җитештерүчесенә игътибар итәргә кирәк.

Еш кына төрле товар арасында аңа туры килгән «ценник»ны таба алмый азапланасың - йә җитештерүчесе, йә авырлыгы, күләме төрле. Күп очракта алырга теләгән товарның бәясе дә язылмаган булып чыга. Шуңа кулланучы берничә төр продукцияне кассага ук өстерәп барырга мәҗбүр.

Товарга канәгатьсезлек арткан

 «Сатып алучы товарга бәяне «ценник»та күрсәтелгәнчә түләргә хаклы. Шуңа «ценник»та башта төрле бәя күргәнсез икән, кибет хезмәткәре белән аны барып тикшерә аласыз. Кем дөрес, закон шуны яклый», - дип аңлатты безгә Татарстан кулланучыларына консультация бирү үзәге хезмәткәре.

Зур кибеттә эшләүче танышымнан бу хәлләр турында сөйләдем. «Әйе, элек безнең кибет тә товарны кайтаручыларның теләгенә каршы килми иде. Ләкин андый кешеләрнең саны, шулай ук чыгымнар артуына бәйле, хәзер бездә дә җитәкчелек шундый норма кертте. Товарны бозылган очракта гына алып калабыз. Кибет чыгымнары кассирларга төшә, шул сәбәпле алар хәзер кулланучыларны яклап тормый», - дип аңлатты сатучы танышым. 


Миләүшә ЗАКИРОВА
Интертат.ру
№ | 03.10.2012
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»