поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 10.05 "Муса.Моабит". Кариев театры, 13:00 / 18:30.
  • 11.05 "Кәҗүл читек". Кариев театры, 13:00.
  • 11.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00.
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
03.10.2012 Җәмгыять

“Әти каеш белән кыйнады”

Балалар әти-әниләре өстеннән шикаять биргән очракта, гаиләләр газизләрен “югалтырга” да мөмкин. РФ Дәүләт Думасының беренче укылышында “социаль патронат” кертү, ягъни “кечкенә гражданнар”ны тәрбияләү процессын күзәтү турындагы закон проекты каралды. Ул кабул ителсә, опека органнары имин булмаганнарны гына түгел, ә матди мохтаҗлык кичермәгән гаиләләрне дә бертигез дәрәҗәдә тикшереп торачак. Яңа закон балаларны җәберләтүгә юл куймаска тиеш, ди әлеге законны әзерләүчеләр.

Әгәр 10 яшенә житкән бала, әти-әни мине кимсетә, дип зарланса, опека органнары гаиләгә барып, андагы хәлне тикшерәчәкләр. Баланың сүзләре расланып, гаилә­дә аңа тиешле тәрбия би­релмәгәне ачыкланса, ул гаилә баладан колак кагачак.

– Бүген әти-әниләр бала тудырырга ашкынып тормый. Икенчесен – бигрәк тә. Моңа аны үстерү өчен мөмкин­лекләр юклыгы да сәбәп булып тора. Опека органнары өйгә килеп, суыткычны ачып ка­раячаклар да, буш булса, сез балагызны тәэмин итә алмыйсыз, диячәкләр. Шулай итеп, ана хокукларын юкка чыгару эше башланачак, – ди Дәүләт Думасы депутаты Алевтина Апарина, әлеге яңалыкны кертүгә мөнәсәбәтен белдереп.

Бу закон проектының кабул ителүе ата-аналарга да, балаларга да зур фаҗига ки­терергә мөмкин. Ачудан бала кайчак теләсә нинди адымга бара. бигрәк тә хәзергеләрнең серкәсе су күтәрми. Аларны гел мактап, үсендереп торырга кирәк. Әнисенә: “Тудырган­сың икән, үстер. Карый алмагач, ник таптың”, – дияргә дә күп сорамый замана баласы. Шуңа күрә, мине өйдә рәнҗетәләр, дип мили­циягә барып әйтү­челәр булса да гаҗәп түгел. Ә менә җә­берләү – икенче мәсьәлә. Россиядә соң­гы елларда гына 4 мең әти-әни моның өчен җәзага тартылган. Монысы инде урын­лы. Шул ук вакытта әтисеннән каеш эләктереп тә, әтисе биргән тәрбиягә рәхмәтле баланы беләм.

“Безнең гаиләнең таркалуына катнаш никах сәбәп булган. Рус милләтеннән булган әни белән татар әтием ызгыша башлаган. Ахыр чиктә, әни безне ташлап чыгып киткән. Шулай итеп, миңа әти белән үсәргә туры килде. Мин 5-6 яшьлек чагымда ук идән юа, ашарга пешерә идем инде. Әти идәнне өчәр мәртәбә юдыртты хәтта. Милли ризыклар пешерергә дә өйрәтте, – дип сөйли бүген үзе дә гаиләле Миләүшә. – Әти бик кырыс булды, чәчемне дә гел малайларча алдырта иде, бетләмәсен, дигәндер инде. Кибеткә барып кайткан саен, акчаны тиененә кадәр сорап ала иде. Әмма бервакыт акчаны бирмичә калдырдым. Әти онытты дип уйлаган идем, сынап кына карарга булган икән. Физкультура дәресе өчен лосина кирәк иде. Сорагач, әти алмады. Мин кибеттән сатып алдым да мендәр астына яшереп куйдым. Аны тапкач, әти мине уклау белән кыйнады. Укытучым тәндәге күгәрек урыннарны күргәч, милициягә барып шикаять язарга кушты. Әтиемне кулга алдылар. Аның биргән тәрбия­се турында уйланып, берничә айдан гаризамны кире алдым. Чөнки намусым борчыды”.

Тормышта шундый хәлләр дә булырга мөмкин. Хәзерге балалар арасында да якыннарының кырын эшен тиешле урынга хәбәр итүчеләр бар. “Беркөнне оныгым кайтты да: “Дәү әни, Лешага әтисе җәза биргән, ул шуңа әтисен ми­лициягә биргән”, – ди. Мин оныгыма: “Бу бер дә матур күренеш түгел, ачуланган өчен генә мондый адымга барырга ярамый, тыңларга ки­рәк”, – дип аңлаттым. Сүз 6 нчы сыйныфта укый торган малай турында бара. Әгәр әлеге яңалык кертелсә, балалар арасында әләкләшү кө­чәя­чәк. Мин, гомумән, мондый законга каршы”, – ди журналист Мәдинә Авзалова. Аның фикеренчә, бары тик балаларын җәберли торган гаилә­ләрне генә күзәтү астына алырга кирәк.

“Безне асрамага алсалар да, әти-әнинең бер тапкыр да кул күтәргәне булмады. “Алып үстергән” дигән сүзне дә ишет­мәдек. Телевизордан исә андый балаларны кыйныйлар, дигән хәбәрләрне ишетеп торабыз. Кыйныйлар икән, тәрбиягә алмасыннар. Сүз белән аңлату кирәк. Ю­ләрләр юк бит. Мин әләкли алыр идемме, дигән сорауга җавап бирә алмыйм. Чөнки начар мөгамәлә кичергәнем юк”, – ди Кама Тамагында яшәүче 22 яшьлек Илсөя.

Әлки районы социаль мәсьәләләр бүлеге җитәкчесе Альмира Ибәтова фикеренчә, бала гаиләдә үсәргә тиеш. “Аның бәхете дә шундадыр. Ятимнәрнең күңеле китек була. Күңелсез хәлләр булмасын өчен ата-аналар арасында тәрбия эшен көчәйтү зарур. Мәктәпләрдә ата-аналар белән чаралар уздыру да отышлы”, – ди Альмира ханым.

Бала хокукы белән әти-әнинекен тигезләүдән файда булырмы икән? Бүген интернатларда яши торган балаларны гаиләләргә таратып бетерделәр. Дистәгә якын балалар йортын яптылар. Рес­публикада гына 2,5 мең сабый, яшүсмер үзенә яңа гаилә тапкан. Гаиләләрне күзәтү кертелсә, аларның күпмесе генә анда яшәп кала алыр иде икән. Шуның белән беррәттән бу көннәрдә РФ Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Павел Астахов коточкыч саннар әйтеп шаккатырды: узган уку елында ил буенча 61 меңнән артык үсмер, исерткеч эчемлекләр кулланып, табиблар күзәтүенә алынган. Былтыр 14 яшькә кадәрге 543 үсмер, балага узып, йөген төшерт­кән. Бу әле теркәлгән саннар гына. 2011 елда балигъ булмаган балалар арасында психик яктан сәламәт булмаганнар 900 меңгә җит­кән. Кыскасы, балалар сә­ла­мәтлеге, тәрбия мәсьәләләре бүгенге көн җәмгыяте өчен иң катлаулылардан санала. 


Сәрия САДРИСЛАМОВА
Ватаным Татарстан
№ 195 | 03.10.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»