поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
15.11.2008 Җәмгыять

ЮМОР ҺӘМ СӘЯСӘТ

Ике ай элек чираттагы ялга китеп барган Татарстан Президентының исәнлеген шик астына куйган кешеләрне Минтимер Шәймиев үзе эт итеп сүгәргә тотынса (ә ул югында Казандагы вәкилләре нәкъ шундый тактиканы сайлады да инде), чын Шәймиев булмас иде ул. Республика җитәкчесе башкача эшләде: Төркиядә үзен эзләп тапкан журналистларны ... көлеп каршы алды. "Сез соңладыгыз. Мине инде җирләгәннәр бит", – дигәч, аңа инде артык бер сорау да бирүнең кирәге калмады. Президент гадәттәгечә шаярта, димәк, физик һәм рухи яктан да сау-сәламәт.

Республика җитәкчесе даирәсендәгеләр аны еш кына ниндидер үлемсез фараон итеп күрсәтергә тырышса да, Шәймиев җор сүзе, көлкеле җаваплары, шаян елмаюлары белән үзен халыкка якынайта белә. Бүген үз алдына зур максатлар куйган һәр җи-тәкче дә әнә шундый сәләткә ия булырга тиеш. Татарстан Президентының тормыш иптәше язган мемуарлар китабында да Минтимер Шәймиевкә юмор хисе төрле кешеләр белән уртак тел табарга, карьера ясарга ярдәм иткәне искәртелә. Элек кенә хакимият "Халык курка, димәк, хөрмәт итә" дигән принцип белән идарә иткән. Хәзер исә халыкның мәхәббәте өчен көрәшергә кирәк. Ә аның бер чарасы – шаярту, шул исәптән үз-үзеңнән дә көлә белү.

 

Сәясәтчеләрнең юмор белән дус булырга тырышуының икенче максаты – кешеләрнең игътибарын үзләренә җәлеп итү. Җәмгыятьтә сәясәт белән бөтенләй кызыксынмаучылар аз түгел. Алар газета укыганда, телевизор караганда, җитди тапшырулар да, яңалыклар да түгел, ә күңел ачу программаларын эзли. Сәясәткә исә кызыгы булса гына игътибар итәләр. Шамакай Жириновскийның популярлык сере әнә шунда да инде: ул кылтаеп, төрле ток-шоуларда катнашып, гауга чыгарып, сугышып, үзен кызыклы итеп күрсәтә, башкалардан аерылып тора. Нәтиҗәдә, сәясәт белән кызыксынмаган күп кенә кеше сайлау бюллетеньнәрендә ЛДПРның Жириновскиен гына таный.

 

1990 нчы елларда начар яшәдек дисәк тә, андагы җитәкчеләр безгә моңаеп утырырга ирек бирмәде. Черномырдинның: "Яхшырак булсын дигән идек, гадәттәгечә килеп чыкты", – диюе һәм башка афоризмнары әле дә истә. Ельцин исә: "Мин аңлыйм, хәзерге заманда бәби табу шактый авыр, ләкин әкренләп көчәнә башларга кирәк", – кебек гыйбарәләр әйтеп тә, оркестрларга дирижер булып та ватандашларының күңелен ачты. Халык сәясәтчене яратып бетермәскә мөмкин, ләкин әгәр дә ул көлдерә белә икән, аңа нәфрәт тумый. Мәсәлән, Лукашенконы Европаның соңгы диктаторы дип атыйлар. "Күкәйгә генә тотынган идем, шул чакта кибетләрдән май да юкка чыкты!" – дигән кешегә ачуланырга мөмкинмени?! "Икътисадтагы яңалыкларны белгәч, башымдагы соңгы чәч бөртекләрем үрә торды", – дип сөйләүче җитәкчеләрен Белоруссия халкы күп нәрсә өчен гафу итәргә әзер.

 

Юморның тылсымлы көчен "Американың Хуҗа Насретдины" Джордж Буш та белә. Бразилиягә баргач, андагы президентка: "Сездә дә негрлар бармыни?" – дип гаҗәпләнеп сорау бирә ул. "Дөресен генә әйткәндә, мөгаллимәләр – балаларыбызга дәрес укыткан бердәнбер һөнәр вәкилләре", – ише гыйбарәләр дә ычкындыра. Әмма үзенең сөйләшә белмәвеннән бер дә оялмый. Соңгы тапкыр президент булып сайланганда, Джордж Буш, журналистларны җыеп, үзенең көлкеле фотографияләрен күрсәтте, шуның белән каләм әһелләренең күңелен күрде.

 

Юмор хисе катлаулы, тирән эчтәлекле фикерләрне кыска һәм үтемле итә. Г.Явлинскийның: "Бурычка мең сум алсам, бу – минем проблема. Миллион алсам, бу – инде сезнең проблема", – дигән сүзе шуның бер мисалы булып тора. Юмор белән сугарылган сайлау алды шигарьләре дә кешеләрнең хәтерендә яхшырак саклана. Берәр кешенең тискәре сыйфатларын күрсәтәсе булса, моның иң шәп чарасы да – юмор. Владимир Путин Джордж Буш белән бер очрашкач: "Минем инглизчә ни сөйләгәнемә төшенмәсә дә, ул аңлаган кыяфәт чыгара", – дип АКШ Президентын "яратып кына" ахмак итеп күрсәткән.

 

Ә менә Италия премьеры Сильвио Берлускониның юмор хисе ташып торса да, аның шаяртуларын күпләр өнәп бетерми. Мәсәлән, башка дәүләт җитәк-челәре белән фотога төшкәндә, ул аларга гел "мөгез" куярга маташа. Бер мәлне зур саммитта премьер: "Әйдәгез, кызлар турында сөйләшик", – дип тәкъдим иткән һәм: "Синең бу эштә тәҗрибәң зур бит", – дип, дүрт тапкыр өйләнгән Герхард Шредерга ишарә ясап, аны уңайсыз хәлгә калдырган. Ә узган атнада гына АКШның яңа сайланган президенты Барак Обамага комплимент ясарга теләп, аның матур итеп кояшта кызынганын әйтүе белән дипломатик җәнҗал чыгарды! Сильвио Берлусконины... расизмда гаепләделәр. Шаярта белү дә осталык сорый, димәк.

 


Илдар МИРГАЛИМОВ
Ватаным Татарстан
№ 236 | 14.11.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»