поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
27.09.2012 Мәдәният

Мин калам көзләрдә...

Балалар һәм яшьүсмерләр рубрикасы "Ак җилкән"дә КФУ студенты Ләйсән Исхакова шигырьләре

Мин калам көзләрдә...

 

Мең дә бер гөлләрнең

Кыюсыз ал чагы...

Күңелнең бәхеттән

Ал чагы,бал чагы.

Канатлар, әй, җиңел!..

Ә җаннар тагын да.

Хисләрем нечкәреп

Күкләргә кагына.

Сәвами моң белән

Уралган көннәрем.

Хәтерли һәр йолдыз

Төшләрем, өннәрем...

Бу күк-ашъяулыкта

Йолдызлар кабына.

Ә күңел талпына

Сак кына,тын гына...

 

***

Соры шәһәр

Инде күптән йоклый.

Төссез шәһәр...

Урамнары буйлап төн атлый.

Төне исә кара...

Тик син күккә кара:

Анда

мең дә ике йолдыз балкый.

Бу шәһәрдән бәхет эзләмиләр.

Җансыз шәһәр...

Күңел яралы.

Шәһәр күгендәге йолдызлардай

Җанны җылытып бер ян әле!

 

Теләк

Икәүләшеп йөрдек бүген

бер төн буе.

Куллар — кулда,

синең уйлар — минем уем.

Йолдызларга орынырга

буй җитмәде.

Йолдыз булып янды ал таң –

үз итмәдең.

Теләгеңә ирешмәгәч,

моңсуландың,

Яндың, талдың...

Бу мизгелдә

Мин янымда булуыңнан

Ләззәт алдым.

Киләсе төн алып бирәм

йолдыз диеп.

Бүген тагын янда калдың.

...Түбәнәя күрмәсен

Йолдызлы күк кенә...

 

***

Чык булып гөлләргә тамам да,

Йолдызлы тынлыкта эримен.

Кулларым кояшка сузылды —

Җирне күк итәргә телимен.

Кысалар ят минем күңелгә,

Ашкынам хыялга җитәргә.

Офыкка кулымны сузам да,

Телимен күкне җир итәргә.

Сагышлар болытка сарылды...

Белделәр,ахрысы, теләгем.

Сагышлар аңлады, ахрысы -

Көзне яз итәргә теләдем.

 

Язга дәшү

Күзләреңдә — зәңгәр чәчәк җыры,

Күзләреңдә — өзелгән моң эзе.

Сагышка табынган күңлеңдә

Эрегән, ахрысы, көз үзе.

Яфрак-яфрак көннәр коелганда

Өер булып очты галәм көле.

Көзләреңә ияргән болытлар да,

Бүген яңгыр көне — синең көнең.

Ә мин менә язга гашыйк булдым,

Һәм җанымда никтер гел яз мае.

Бу көзләрдән урлармын да сине,

Дәшәрмен мин язга елмаеп.

 

***

Сөю җырлары — күбәләк,

Алып менә күкләргә.

Дәшә гел бәхет мәленә,

Йолдыз-сәйлән чүпләргә.

Йолдызларга дәшкән саен

Сиңа дәшкәндәй булам.

Җавабыңны ишетмәгәч,

Җиргә төшкәндәй булам.

Хәтердәге сөю җырын

Йөрәгем отты инде.

Тик язда калган хәтерне

Күкләр онытты инде...

 

Көзләрдә калам

Буш йөзләрдән торган рәсем ясыйм,

Буш сүзләрдән торган җыр язам.

Язларыма юллар ерак әле...

Мин көзләрдә калам, көздә калам.

Кыскартылган вакыт йомгакларым

Сүтәмен дә, кире җыямын.

Җәйләр үтте. Бары сурәт булып

Мин көзләрдә калам, каламын.

Кыш күңеле ак ди. Ак кар ятар

Безнең уртак сурәт-эзләргә.

Мизгелләр елларга әйләнде –

Мин калдым көзләрдә, көзләрдә.

 

Ә шулай да...

Күктә йөзгән ай да һаман шул ук,

Йолдызлар да сәйлән сыманнар.

Ә шулай да вакыт үткән инде,

Далаларда йөгерә кылганнар...

Йөрәгенә галәм сыендырган

Төн ярасы сыкрый һаман да.

Ә шулай да вакыт үткән инде, -

Узган инде үткән заманнар...

Җылытырга иде күңелемне,

Хакыйкатькә атлап бер адым.

Вакыт чоңгылында җилләр исә,

Агып бара еллар тагын-тагын... 


Ләйсән ИСХАКОВА
Казан утлары
№ 9 |
Казан утлары печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»