поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
27.09.2012 Җәмгыять

Син яшәргә тиеш, Фазыл!

Әй бу язмыш дигәннәре! Яшисең, эшлисең, укыйсың, якты киләчәккә өметләр баглыйсың... Һәм боларның барысы да бер мизгелдә туктап кала. Барлык хыяллар челпәрәмә килә, акланмаган өметләр буш куык кебек күккә оча да китә. Бер мизгел эчендә барлык тормышыңның асты өскә килә. Әйе, бик еш була мондый хәлләр...Килешмичә дә булмый...Тик...Боларның барсы да 20 яшьлек япь-яшь, зур дөньяга әле яңа гына аяк баскан, яшәүгә, җиһанга үлеп гашыйк булган егеткә бәйле булуын күңел кабул итә алмый, ышанасы килми!

Күз яшьләренә буыла-буыла “нинди гаделсез дөнья соң бу!” дип, Җир Шарын ярып кычкырасы килә дә бит...ярдәм итми анысы да...Ләкин бернигә дә карамастан өмет уты сүнмәгән әле.

Фазыл Фардеевка быелның җәендә коточкыч диагноз куела – ашказаны асты бизендә яман шеш авыруы. Бүгенге көндә яман шеш иң соңгы стадияләрнең берсендә икән инде. Уйларга да коточкыч булган чир белән Фазыл әле дә бирешмичә яши! Туганнары сүзенә караганда, Фазылның кинәт кенә 1 августтан башлап бик нык эче авырта башлый. Табибларга мөрәҗәгать иткәч, алар егетне 1 атна буе гастрит авыруыннан дәвалыйлар. Тик бу табибларның ялгышы була...Кан анализы Фазылда рак күзәнәкләре барлыгын күрсәткәч кенә, Фазылга куркыныч диагноз куела.

Кечкенәдән үк актив, шук, һәрвакыт елмаеп торучы егетне бу авыру аяктан егар дип кем уйлаган соң? Фазыл яшьтән үк тырыш, акыллы, эшчән, музыка яратучы, аралашучан булып үсә. Бер бәйрәм – кичә дә Фазылсыз үтми. Әти-әнисе Фазылны мәктәпкә иртә бирә, чөнки үз яшьтәшләреннән ул күбрәк белә торган, кызыксына торган малай була. “Укытучылар белән бер тигез дәрәҗәдә сөйләшә иде, бездән күбрәк белә торган егет иде ул мәктәптә” дип искә алды классташлары. Фазыл яхшы билгеләргә генә баян классы буенча музыка мәктәбен тәмамлый, мәктәптә дә ул бик әйбәт укып, БДИны югары балларга бирә һәм КФУның икътисад һәм финанс институтына укырга керә. Фазыл 4нче курс студенты.

Мәктәптә, балачакта актив булган Фазыл, студент елларында да үзен күрсәтеп өлгерә һәм бары тик позитив, яхшы яктан гына! КВНда катнаша, җырлый, бии, концертлар куя – студент тормышының нәкъ эчендә кайный! Аны белмәгән кеше, таныш булмаган студент, тавышына, ул уйнаган гитара чыңына гашыйк булмаганнар юктыр ул..

Фазылның дусты Артур Шакиров болай ди:

“Фазыл, мин белгән киң күңелле, дөньяны үлеп яратучы кешеләрнең берседер ул. Ул һәрвакыт яхшы кәефтә һәм сиңа да моңсуланып утырырга ирек бирми беркайчан да. “Балланс” концертына бергә әзерләнгәндә, аның позитив тавышы, көлүе әллә кайларга ишетелә иде.Фазыл бик акыллы, укымышлы егет – әңгәмә вакытында төрле темага кушылып китә ала, футболмы ул, кино, театр дөньясымы, әллә инде яңа китапмы...Минемчә, Фазыл – иң якты талантларның берсе! Андыйлар бик сирәк очрый дөньда…»

Дима Бегимов:

«Фазыл минем белән бергә бер потокта укый. Бу кеше миндә кызыксыну уята, мин һәрвакыт аңа хозурланып карый идем. Фазыл минем өчен – чын шәхес ул! Ул беркайчан да миллионлаган кеше артыннан китми, аның һәр ситуациягә үз карашы, үз фикере, үз билгесе бар. Ул “ясалма” кешеләрдән үзенең чын булуы белән, гадилеге белән аерылып тора! Аның авыруы турында ишеткәч, минем күңелемдә сәер бушлык урнашты, һәм Фазылның диагнозына мин әле хаман да ышанып бетә алмыйм! Ләкин мин беләм, бу егет һичшиксез аякка басачак, киресенчә булуы мөмкин түгел! Яңадан университет диварлары эчендә аның кулын кысып, “Сәлам, Фазыл” дигән моментларны көтеп калам!”

Бүгенге көндә Фазыл үз нәселенең – Фардеевлар нәселенең бердән-бер дәвамчысы! Һәм ул яшәргә тиеш! Бернигә дә карамастан, дәваланып, алга атларга, яңа хыяллар, уй-фикерләр белән киләчәккә барырга тиеш!

Әлегә Фазылның хәле бик авыр. Ул якыннарының, туганнарының, дусларының тырышлыгын сизеп, табиблар ярдәменә таянып, үзенең чиксез яшәү теләге белән генә тора! Терелүгә һәм дәвалану курсларын башлап җибәрүгә бердән-бер каршылык – ул дәвалану бәясенең коточкыч кыйммәт булуы – 4млн сум! Кыска вакыт эчендә Фазылның әти-әнисе үзләре генә бу кадәр акчаны җыеп бетерә алмый! Мондый авыруларны безнең илдә дәвалу практикасы бик аз, шуңа күрә Фазылга Германиядән клиника эзлиләр. Ләкин бу бик зур финанслар тәлап итә!

20 яшьтә тормыш әле башланырга гына тиеш. Һәм без барыбыз да Фазылның бәхетле, сәламәт тормыш итүенә тагын бер шанс бирә алабыз! Бары тик теләк кенә кирәк!

Ә син, Фазыл, бернигә дә карамастан, яшәргә тиеш!

Ярдәм кулын сузарга теләүчеләр өчен реквизитлар:

- Мегафон:

(9274433517)
(9274455829)
(9270320349)
(9297257245)

- Яндекс.Деньги (410011553049847)

- WebMoney WMR:
R781400158030 (рубли)
WMZ: Z202186744703 (доллары)
WME: E377802150963 (евро)
WMU: U160447699902 (гривны)

- Qiwi кошелек (9872601054)

- АКБ «СПУРТ» (ОАО) ИНН 1653017026 БИК 049205858 В назначении платежа обязательно должно быть указано ФИО получателя, его лицевой счет и назначение платежа:

Счет № 40817810990052003626 ФИО Получателя: Фардеев Фазыл Ягъфарович Назначение платежа: "Материальная помощь на лечение" (обязательно!)

- АКБ "СберБанк" (ОАО) ИНН 7707083893 БИК 049205603 КПП 165002001

В назначении платежа обязательно должно быть указано ФИО получателя, его лицевой счет и назначение платежа: Счет № 42307810362033102356/48 ФИО Получателя: Фардеев Ягъфар Амирович Назначение платежа: "Материальная помощь на лечение" (обязательно!)

- АКБ "АльфаБанк" (ОАО) БИК 044525593 В назначении платежа обязательно должно быть указано ФИО получателя, его лицевой счет и назначение платежа:

Счет № 40817810508530026108 ФИО Получателя: Фардеев Фазыл Ягъфарович Назначение платежа: "Материальная помощь на лечение" (обязательно!)


Әлмира ӘГЪЗАМОВА
Матбугат.ру
№ --- | 27.09.2012
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»