поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
25.09.2012 Мәдәният

Шүрәле гарәп илләрен гизә

Габдулла Тукайның данлыклы “Шүрәле”сен бүген дөньяның унбиш милләт баласы укый ала. Татар шагыйренең әлеге әсәрен хәзер гарәп балалары да укый ала.

Татар әкиятен гарәпчәгә тәрҗемә иткән шагыйрь Әшраф Әбуль Язидның Казанга беренче генә килүе түгел. Кувәйтта нәшер ителә торган "Әл-Араби" журналы хезмәткәре Әшраф Әбуль Язид татар әкиятенең тәрҗемә ителү барышы хакында безнең газет укучылары белән дә уртаклашты. Мисыр язучысы Татарстанның хәзерге заман шагыйрьләре белән дә кызыксына. Киләчәктә әдәбият сөюче гарәпләр Ләис Зөлкарнәй иҗаты белән дә таныша алыр дип уйлыйбыз. Казан кунагы күңеленә татар шагыйренең иҗаты хуш килгән.

 

- Әшраф, Тукай турында кайдан ишеттегез?

 

- Беренче тапкыр мин Габдулла Тукай турында моннан биш ел элек Казанга килгәч ишеткән идем. Тукайның татарлар тормышында, әдәбияты, теле үсешендә нинди роль тотканы турында белдем. Аның шигырьләре, нәрсә язганы белән кызыксындым.

 

- Ә нишләп нәкъ менә “Шүрәле”не тәрҗемә итәргә ният кылдыгыз? Сезгә тәкъдим иттеләрме, әллә үзегез сайлап алдыгызмы?

 

- Мин Габдулла Тукайның инглиз теленә тәрҗемә ителгән бик күп әсәрләрен укыдым. Шулар арасыннан “Шүрәле”нең гарәп әкиятләренә охшашлыгын тоемладым. Шуңа күрә, үзебезнең балаларга да нәкъ менә “Шүрәле” ошар дигән фикергә килдем.

 

- Тәрҗемә авыр бирелмәдеме?

 

- Читен яклары булмады дип әйтә алмыйм. Табигать күренешләрен, чәчәк, үсемлек исемнәрен тәрҗемә итү авыррак булды. Безнең табигатьтә андый үсемлекләр дөньясы юк бит.

 

- Тукай язганда бәлкем Шүрәле урманда яшәүче коточкыч җан иясе кебегрәк кабул ителгәндер. Ә замана балалары аңардан курыкмый.  Аның бармагын кыстырган Былтырны алар рәхимсезрәк итеп тә күз алдына китерә әле. Гарәп балалары бу персонажны ничек кабул итте?

 

- Шүрәлене бөтен җирдә күрсәтә башладылар: музыка, спектакль, балет. Һәм Шүрәле шәхесе популярлашты. Шул исәптән балаларга да якынайды. Әлбәттә, аңа хәзер усал ерткыч урман сарыгы дип карамыйлар. Безнең үзебезнең гарәп дөньясында да аңа якын әдәби персонаж бар. Аңардан да гарәп балалары курыкмый. Һәрвакыт “күрешеп” торгач ияләшә торганнардыр инде. Хәттә якын дус итеп кабул итә башлыйлар. Минем тәрҗемә “Әл-Араби” журналының кушымтасы итеп 120 мең тираж белән гарәп дөньясының 22 иленә таратылды. 32 битле китапчык Татарстан кылкаләм осталарының рәсемнәре белән бизәлде. Биредә гарәп балалары татар шагыйренең тәрҗемәи хәле белән дә таныша ала.

 

- Ниятләгән тагын шундый проектларыгыз юкмы?

 

- Мин, әлбәттә, эзләнәм. Г.Тукайның халык әкиятләренә нигезләнеп язган башка әсәрләрен өйрәнәм. Кайберәүләр аның шигырьләрен тәрҗемә итә. Гарәпләргә аның әкиятләре якынрак кебек. Һәм ул үз укучысын тиз табар дип беләм.

 

- Казан каласын яраттыгыз бугай?

 

- Татарстанга дүртенче тапкыр килүем. Биш ел элек килгән чактагыдан шәһәрегез бик нык үзгәргән. Читтән килгән кешегә бигрәк тә сизелә. Сездә, мөселман киносы кебек мәдәни чаралар узу нәтиҗәсендә, Казан турында чит илләрдә дә яхшы белә башладылар. Универсиаданың биредә үткәрелүе дә моңа этәргеч бирә. Төрек илендә ислам лидеры буларак кабул ителгән Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев аша һәм ислам динендә зур урын тоткан өчен дә сезне чит җирләрдә шактый таный башладылар. Татарстан, Казан дөнья аренасында үз урынын даулый!

 

- “Әл-Араби” журналында Татарстан турында материал бастырачаксызмы?

 

- Әлбәттә, мин үзебезнең басмада Казан турында тулы бер репортаж әзерләгән идем инде. Ул “Шатлык һәм сагыш” дип аталды. Мөселман киносы фестивале турында да яздым. Казан, әйткәнемчә, үзгәрә, бу хакта да, әлбәттә, язачакмын.

 

- Сезнең шәһри Болгар җирләренә барганыгызны беләбез. Ә Тукайның туган җирендә булмадыгызмы?

 

- Кызганыч ки, Тукайның туган ягына барып килү насыйп булмады. Әмма Ибн Фадлан күргән җирләргә аяк басуга ирештек. Минем өчен бу бик мөһим. Киләчәктә Тукай эзләреннән йөреп чыгарга да насыйп булыр дип өметләнәм.

 

- Әшраф, сез телевизион тапшырулар да алып барасыз?

 

- Рамазан аенда “Другой” дигән тапшыру оештырам. Ни өчен шулай атала дип сорасагыз, студиягә гарәп түгел кунаклар чакырыла. Гадәттә мәдәният өлкәсендә эшләүчеләрне, шуңа да ул “Башка” дип атала. Минем тапшыруда Татарстанның да тугыз күренекле вәкиле булып китте. Алар арасында рәссамнар, музей хезмәткәрләре, дәүләт эшлекләре бар иде. Тагын бер шатлыклы хәбәрем белән уртаклашасым килә: без үзебездә “Шүрәле” әкиятен мультфильм итеп эшләргә телибез. “Шүрәле”нең гарәп телендә комиксын эшләргә дә ниятебез бар.


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ | 25.09.2012
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»