поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 10.05 "Муса.Моабит". Кариев театры, 13:00 / 18:30.
  • 11.05 "Кәҗүл читек". Кариев театры, 13:00.
  • 11.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00.
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Гөлназ Мирхәлилова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
24.09.2012 Җәмгыять

Бәгырьсезлекнең сәбәбе нидә соң?

Күңел түрендә безнең һәрберебез хәйрияче булырга хыяллана. Әмма ни сәбәпледер, яхшы эшләр кичектерелеп килә: кемдер авыру балага 100 сум күчерергә вакыт тапмый, икенче берәүләр нәниләр йортына булышу уе белән еллар буе “яна”.

Гомумән, кеше хәлен кеше белми бүген. Урам уртасында егылып яткан кеше яныннан без битараф үтеп китәбез, кеше гомере турында сүз барганда да ярдәм итәргә ашыкмыйбыз. Мондый бәгырьсезлекнең сәбәбе нидә соң?

 

Бер алдангач...

 

Әле дистә ел элек кенә илебездә вәзгыять бөтенләй башкача иде. 2000 еллар башында Россия бөтен дөнья белән авыру балаларга акча җыю “мода”сын эләктереп ала. Ул вакытта кешеләр мохтаҗларга булдыра алган кадәр ярдәм итәргә тырыша – кирәкле суммалар шактый тиз җыела. Әмма кайбер хәйрия фондларның оештыручылары кешеләрне алдап, акчаларны үзләштергәләде. Нәтиҗәдә, акча җыючыларга ышаныч кимеде. Битарафлык формалашуның төп сәбәбе дә шундадыр, мөгаен.

 

Хәзер халык таныш булмаган кеше гомерен саклап калу өчен акчасы белән аерылырга ашыкмый. Беренчедән, ярдәм чыннан да авыру кешегә җыелуына ышанып бетми. Ышанган очракта да, бар кешегә дә барыбер булышып бетереп булмый, дип саный. Игътибар иткәнсездер: телевидение аша ярдәм сораучылар, кирәкле суммалар җыяр өчен халыкка кабаттан-кабат  мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр.

 

Психологлар сүзләренчә, халык һәрьяклап ишетелгән чит кеше проблемаларыннан тәмам арыган. Без башкаларның борчулары турында белергә, уйларга теләмибез. Шунлыктан бик күпләр хәтта телевизордан хәбәрләр караудан читләшә.

 

Масс-медианың да гаебе бар

 

Бүген телеканаллар һәм газеталар төрле хәвеф-хәтәрләр турында зур күләмдә мәгълүмат бирә. Еш кына котычкыч хәлләр турында шактый коры сөйләнә. Кайчак исә, киресенчә, массакүләм мәгълүмат чаралары кеше кайгысын детальләштереп, котычкыч күренешләргә басым ясап күрсәтә. Әзерлексез кеше өчен бу бик тә авыр булырга мөмкин. Әмма фактларны нәкъ шул рәвешле җиткерү ысулы, нәтиҗәдә, башкалар кайгысына гадәти хәлгә кебек карауга китерә.

 

Шуңа күрә Россия халкы ярдәмгә мохтаҗларны, яшәү белән үлем арасындагы балаларны күреп, артык борчуга батмый. Миңа кагылмый икән, Аллага шөкер, дип, күргәннәрен тизрәк онытырга ашыга. Телевидение яки радиодан чираттагы фаҗига, катастрофа, сугыш яки үтереш турындагы хәбәр аудиториядә кызгану һисе уятмый, ә күңел бушлыгына китерә. Кеше үзалдына битарафлык киртәсе төзи.

 

Хәйриячелек нинди булырга тиеш?

 

Хәйриячелек буенча Россия дөнья рейтингында (156 ил арасында) 138нче урынны били. Белгечләр сүзләренчә, мондый түбән позиция хәйриячелекнең Совет чорында безнең тормыштан югалып торуы белән бәйле. Яңа Россиягә исә бу күренеш зур шау-шулар белән әйләнеп кайта, хәйриячеләр исеме зур бөеклеккә күтәрелә.

 

Әмма яхшы эшләр гомер-гомергә башкача эшләнгән. “Изгелек ит тә, диңгезгә сал: балык белер, балык белмәсә - халык белер”, дигән мәкалне искә төшерү дә җитә. Социологлар үткәргән тикшеренү дә шуны дәлилли: күпчелек ватандашларыбыз (56 процент) яхшы гамәлләр үзрекламасыз, шау-шусыз башкарылырга тиеш, дип саный. Бездә исә тормыш нормасы моданың бер өлешенә, үз-үзеңне күрсәтү ысулына әверелә.

 

Игелеклелек, мәрхәмәтлек, шәфкатьлелек... Кеше яшәгән саен бу сүзләрнең мәгънәсен күбрәк аңласын, тирәнрәк төшенсен иде. Хәйрия, ярдәм итү авыр эш түгел бит. Аяк-кулың исән булганда, күңелең саф-чиста булганда һәр кеше изгелек һәм яхшылык эшли ала. Кешене кеше итә торган сыйфат кешелеклелек икәнне онытмыйча, бу эш-гамәлләребездә чагылыш тапсын иде. «Яхшылык эшләргә хәлебездән килә икән, шуны эшләмәсәк гомеребез буе үкенеп яшиячәкбез», дигән бит көнчыгыш философы Саади.


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
Интертат.ру
№ |
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»