поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
24.09.2012 Җәмгыять

Кешеләрдә... сарык язмышлары

...Өлкән абыем Ямаш авылы кызына өйләнергә йөргәндә, әниемнең, бик борчылып: “Белмим инде, ул авылдан килен алсаң да... Алар бит эрегән карамель конфетлары кебек бер-берләренә ябышып беткәннәр, чит авылдан өйләнә белмиләр. Өченче буын туганнар өйләнешә инде анда, шунлыктан кечкенә генә авылларында инде акылга зәгыйфь балалар туа дип сөйлиләр”, – дигәне хәтеремдә.

Чыннан да, авылда бу гадәт әле дә бик көчле. Шуңадырмы, нәни генә авылда даун чирле 5 бала бар иде, өчесе үлде. Гарип туып, шунда ук үлгәннәре дә җитәрлек. Инде хәзер читтән кыз алсалар, авыл кызлары читкә кияүгә чыксалар да, алдагы буыннарның ялгышы (тагын ни диясең инде, үз туганнары белән кавышучы кешеләрнең гамәлләрен) “кайтаваз” булып яңгырый бирә. Балалары армиягә китәр чак җиткәч, бер гаиләдән икешәр “брак” чыга. Мондыйлар, гомумән, әкәмәт күп. Кайсының бер бөере юк диләр, кайсының йөрәге чирле. Дөрестер, һәрхәлдә, мияу күте кадәрле генә авылдан 30лап кеше военкомны сатып алмагандыр. Яза башлагач, мин бу тема белән мавыгып киттем һәм өстән-өстән генә түгел, тирәнгәрәк төшеп, тикшереп язасым килде.

Күп авыллардан сайлап алынган, гарип, акылга зәгыйфь 20 баланың нәселләрен актарып караганда шаклар катарлык бер эзлеклелеккә юлыктым. Даун чирле балалар һәр өченче, дүртенче һәм җиденче буыннан туганнар. Әйтик, туганнан туган егет белән кыз өйләнешә, аларның балалары сәламәт туа, оныкларында да авырулар бик күзгә ташланмый әле. Ә өченче, дүртенче буын – гарипләр. Шуннан, табышмак, бишенче, алтынчы буыннар – сау-сәламәт. Ә җиденче буын исә, тоташ даун чирлеләр. Нигә шулай, һич баш-акыл җитә торган түгел. Бәлки ялгышлык җибәргәнмендер дип, яңадан тикшереп карадым, барысы да дөрес, гарипләр шул буыннардан туган һәм туа. Килен яки кияү инде бөтенләй башка төбәктән булса да. Мондый коточкыч “кайтаваз” белән очрашканым юк иде әле. Хәзер исемә төшә, Ямаштан мине сорарга килгәннәрен белгәч, әнием ап-ак булып катып калды, нәрсәдәндер бик нык курыкты һәм бик зур авырлык белән генә ризалык бирде. Җыелышып утырган туганнарның, күршеләрнең, дусларның әнине юатып, юкка кайгырма әле, сезнең нәсел нык, бик көчле, сездә ир балалар күп туа, зирәк акыллы, эшчән, каты куллы, кырыс, усаллар – менә дигән балалар туалар, кан яңаргач гел генә начар булмас әле диюләре хәтердә яңара. Алар минем киләчәгем, туачак балаларым өчен бик курыкканнар икән. Аптырыйм, ә нигә әни минем Нурислам белән җиде ел дуслашып йөрүемә сүз әйтмәде икән? Ул да буласы иремә минем кебек абыйның дусты итеп кенә караган, күрәсең. Кияүгә чыгар исәбем булса, мин шул егетнең җилкәсенә басып, чит кеше бакчасына төшеп, алма “пәчеп” чыкмаган булыр идем, әзрәк оялыр идем. Күрәсең, әни белән минем өчен дә көтелмәгән нәрсә булган ул.

Хәзер чит илләрдән сыер, сарык кебек токымлы маллар ташыйлар. Сыерларның кайсы сөт токымлы, кайсы – итнеке. Итен дә, сөтен дә күпләп бирүчеләре дә бар. Бик кыйммәт торалар, тоякларына кадәр алтын бәясенә төшә. Җитмәсә безнең климатка яраклашмаганнар, үзебезнең сыерлар төкереп тә бирмәгән чирләргә болар тиз бирешәләр, үлеп тә китәләр. Бик озак дигәндә дүрт ел яшиләр – артыкка чыдамыйлар: кайсы аяксыз кала, кайсының җилеме корый – суеп бетерергә туры килә. Ләкин менә шулардан туган бозаулар өченче, дүртенче буында искиткеч нык токым бирә. Үзебезнең үгезләр белән яңартылганнары бигрәк тә. Сөтләре дә мулрак, үсешләре дә яхшырак. Әйе, хайваннарда да кешеләрдәге кебек өченче һәм дүртенче буын үзгә килеп чыга. Әгәр токымчылык, ягъни селекция эше белән шөгыльләнсәң, бик нык отарга була, бозауларны, бәрәннәрне аерым номерлар сугып, җыеп барырга гына кирәк. Әле беркөнне Шәдче көтүен сокланып күзәттем: сарыклары эре, йоннары әйбәт, елкылдап тора. Ә безнең Ямашта дүрт-биш гаилә сарыкларны күпләп асрый (35 башка кадәр), ләкин көтүгә йөртмиләр, өйләрендә тоталар, яки әрәмәгә куалар. Нәтиҗәдә бик вак, начар йонлы, карарга куркыныч, мескен, фәкыйрь кыяфәтле бу сарыклар. Кайбер бәрәннәрдән безнең ата куян зуррак, билләһи!

Авылда яшәүче кешеләрнең аерым сыйфатлары турында мин бер язган идем инде. Шундый авыллар бар, ничек йомшаграк итеп әйтергә инде, анда яшәүчеләрнең акыл үсеше әллә кем түгел (миңа үпкәләмәсеннәр, дөресе шул). Кара эшкә бик батыр алар, әммә кәгазь эшендә үтерәм дисәң дә эшли алмыйлар. Минемчә, әлеге дә баягы шул сәбәп монда – токымның ваклануы, яңармавының авыр “кайтавазы”. Кайбер табиблар әйтүенчә, “кара исемлек”кә кергән авыллар бар икән. Табиблар андый авылларда туасы балаларны куркып көтеп алуларын, УЗИ нәтиҗәләрен кат-кат тикшерүләрен әйтәләр. Галимнәр, миллионнар туздырып, яңа токым булдыру өстендә йөзәр ел юкка гына эшләмиләр. Кешеләр өчен бөтен капкалар ачык бит. Читлектәге җанвар түгелебез, сайлау мөмкинлегебез чиксез, шулай булгач, нәселдәнлек турында ныклап уйланырга кирәк. Нинди балалар алып кайтуыбыз нигездә үзебездән тора. Тиккә генә чагыштырмадым Ямаш белән Шәдче сарыкларын.

Мамадыш районы, Ямаш авылы. 


Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ 31 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»