поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 10.05 "Муса.Моабит". Кариев театры, 13:00 / 18:30.
  • 11.05 "Кәҗүл читек". Кариев театры, 13:00.
  • 11.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00.
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
21.09.2012 Җәмгыять

Бәйләнчек ирләрне нишләтергә?

Яшьләрне ир-атларның урамда хатын-кызга бәйләнү проблемасы борчый башлаган. Алар хәтта моңа багышланган аерым сайт та (www.rosnahal.ru) ачып җибәргән. Анда әйтелгәнчә, танышырга теләгән егетләр еш кына артыгын кыланып ташлый. “Матур гына сөй­ләшә башлаган ир-атлар аннары хатын-кызларны мыскыл итә, ачуы чыкса, кыйнап атарга да күп сорамый”, – диелгән әлеге сайтның баш битендә.

 Чагыштыру өчен активистлар чит ил мисалын китерә. Әйтик, 1 сентябрь­дән Бельгиядә урамда хатын-кызга карата мыскыллау сүзләре әйткән кешене штрафка тарта башлаганнар. Җәза күләме 250 евроны (якынча 10 мең сум) тәшкил итә. Бельгия законнары белән “канатланган” яшьләр Җинаять кодексының “Хулиганлык” маддәсенә үзгә­реш­ләр кертеп, хатын-кызны үпкәләткән затларга 30-50 мең сумга кадәр штраф чәпәргә йә аларны 1 елга кадәр мәҗбүри эшләргә хөкем итүне тәкъдим итә. Хатын-кызга бәйләнгән кешене сез ничек җәзалар идегез?

 

Наилә ҖИҺАНШИНА, Татарстан Мөсли­мә­ләр берлеге рәисе:

 

– Миңа калса, мондый җәзалар уйлап табу яхшыга китермәячәк. Әлеге суммалар турында ишет­кән егетләр урамда кызларга борылып та карамаячак. Кызларга аннары ир-атлар артыннан үзләренә йөгереп йөрергә туры килмәгәе. Урамда бер-берсенең күзенә карап, үз парын тапкан кешеләр аз түгел бит. Дөрес, мәсьәләнең икенче ягы да бар. Кызлар үзен ничек тота бит. Әгәр ул кыска итәк, ачык күлмәк кигән икән, кулына тәмәке дә тоткан булса, аңа егетләр түгел, карт бабайлар да оятсыз тәкъдим ясаячак. Чөнки аның бар кыяфәте шуңа котырта. Мондый проблема өс­тендә эшләү йөзеннән без Берлектә туташлар өчен махсус курс­лар да оештырырга ниятлибез. Ничек танышырга? Ничек аралашырга? Чыннан да, бу – бик четерекле мәсьәлә.

 

Ильяс ГАЗИЗОВ, “Татар радиосы” ди-джее:

 

– Минемчә, урамда танышуның бернинди начарлыгы юк. Шуңа әлеге яшьләрнең максатын аңлап җиткермим. Кыз үзен артык иркен тотамы, танышырга теләп, егет беренче киләме – монда җинаять юк. Кыз танышырга, таныш булмаган кеше белән аралашырга теләми икән, ул егетне борып җибәрә. Аның белән әйткәләшеп торырга ки­рәкми. Тегесе инде ачыграк, күңеле күтәренкерәк туташны эзләп китә. Монда җавапка тартырлык нигез күрмим.

 

Наилә ФӘТХЕТДИНОВА, “Универсиада-2013” департаменты белгече:

 

– О, нинди зур штрафлар! Андый бәйләнчекләр­не мин 2 тәүлеккә утыртып куяр идем. Миңа калса, шул вакыт эчендә ул акылга утырырга тиеш. Икенче юлы урамда кыз белән танышырга теләсә дә, артыгын кыланмаячак. Мин үзем дә урамда танышам анысы. Дөресрәге, егетләр танышырга тәкъ­дим итә. Моңа тыныч карыйм. Ләкин очрашу 5-10 минутлык аралашу булып кына калачак, андый кеше белән җитди мөнәсәбәтләр кормас идем.

 

Алмаз ХӘСӘН­ШИН,­ көрәшче:

 

– Бик дөрес тәкъдим. Ләкин мондый җәзалар, чыннан да, артыгын кыланып ташлаган егетләргә карата кулланылырга тиеш. Бездә бит, гадәттә, үпкәләгән кыз дусларына әйтә дә, тегеләре үпкә­ләтүчене табып, арт сабагын укыта. Нәтиҗәдә кыз да зыян күрә, танышырга теләгән егет тә, ә аны кыйнаучылар исә барысында да гаепле булып кала. Барысын да закон ярдәмендә хәл итәргә кирәк. Бүген егеткә 50 мең сумлык штраф салсалар, иртәгә ул кызлар яныннан үтеп барганда, уйга калачак.



Ватаным Татарстан
№ 186-187 | 21.09.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»