поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
19.09.2012 Мәдәният

Яңа китап: «XVII гасыр шагыйре Мәүла Колый»

Соңгы дистә елларда дөньяда суфичылык, суфи әдәбияты белән кызыксыну шактый артты, һәм бу, иң беренче чиратта, әлеге серле һәм һич аңлатып бетереп булмый торган тәгълиматның мөселман халыкларының рухи тормышында аерым бер роль уйнаганын аңлау белән бәйле. Урал-Идел буе төбәгенең күп кенә суфи шагыйрьләренең иҗаты аз өйрәнелгән булып кала бирә, бу җәһәттән Мәүла Колый шигърияте дә искәрмә түгел.

Бу олуг шагыйрьнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүгә филология фәннәре кандидаты, профессор Камил ага Дәүләтшин зур өлеш кертте. Шунда ук билгеләп китик, К.С. Дәүләтшин кебек, кульязмалар белән эшләүче һәм югары профессиональ дәрәҗәдә эшли белүче текстолог галимнәр бик сирәк. Галим шагыйрьнең шигъри текстларын өйрәнү буенча җитди һәм бик җентекле текстологик эш башкарган (Дәүләтшин К.С. XVII гасыр шагыйре Мәүла Колый: Уку кулланмасы / К.С. Дәүләтшин. – Уфа: РИЦ БашГУ, 2010. – 398 б.). Һәр битнең аскы өлешендә барлык гарәп, фарсы, төрки сүзләрнең тәрҗемәсе китерелгән. Билгеле булганча, Урал-Идел буе төбәгенең бу чордагы төрки әдәби теле халык массалары өчен аңлаешлы булмаган, бары тик җәмгыятьнең укымышлы өлеше тарафыннан гына файдаланылган.

К.С. Дәүләтшин тикшерүләренең әһәмиятле яклары – анда әдәбияттагы тарихилык принципларына зур урын бирелүе. Бу авторның эрудициясен (киң белемлелеген), югары профессиональлеген күрсәтә. Чынлап та, теге яки бу  автор әсәрләрен өйрәнгән вакытта, теге шагыйрь яки бу язучыны, шәхес буларак, үзе яшәгән, үзе иҗат иткән заманнан аерып карау дөрес булмас иде.

XVII гасыр – давыллы халык ихтиляллары (революция) заманы. М.Колый, дипломатларча оста, конфликтларны һәм “үткен почмак”ларны урап үтеп, үз халкы тарыган авыр хәлдән чыгу юлларын эзли. Идел буе халыклары да актив катнашкан Степан Разин (1670-1671) ихтилалын (баш күтәрүен, сугышын) бастырганнан соң татарларда  көчәеп киткән өметсезлек, күңел төшенкелеге фонында, М.Колыйның җирдә эшләүчеләрнең хезмәтен олылап, мактап язган әсәрләре актуаль яңгырый. Шагыйрь өметсезлек һәм мохтаҗлык кичерүче гади халыкны нәтиҗәле тормыш алып баруга чакыра. «Әгъзаларның нәфис нигъмәт булуын (юкка гына түгел) аңла! Гамәл кыл!», – дип өнди ул. Суфичылык тәгълиматы буенча, рухи камиллеккә ирешү юлы – ул Аллаһның сөюе белән хезмәт, әмма, “Суфичылык әдәбиятын өйрәнүче галимнәр, Аллаһның сөюенә зур урын бирәләр, ләкин, шул ук вакытта, хезмәткә чакыру темасының да мөһим булуын игътибарсыз калдыралар”, – дип яза К.С. Дәүләтшин. Тикшерүче  бу бушлыкны тутырып куя.

М.Колый иҗатына өстән-өстән, берьяклы гына бәя бирелгән уку дәреслекләрен автор бик нигезле тәнкыйть итә. Ә бу берьяклы бәя бирүләр шагыйрьнең дини-философик карашларын гуманистик идеаллар белән каршы кую фонында җиткерелгәннәр. Шиксез, Россия галимнәренең суфичылык әдәбиятына андый берьяклы карашы, мистик әсәрләренә бәя биргән вакыттагы методологик төгәлсезлекләр, болар барысы да илебездә суфичылык кебек катлаулы һәм күпкырлы фәлсәфи-дини тәгълиматның җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнелмәвен күрсәтә.

Китап авторы, барысын да тузгыткан крестьяннар ихтилаллары һәм Рәсәй патша хөкүмәтенең татарларны массакүләм кысуга күчкән бу чорда, татар халкы әдәби дөньясында яңадан-яңа күренекле әсәрләр барлыкка килгән, дип бик дөрес билгеләп китә. Шунысын да өстәп әйтик, татарлар тормышының бу авыр дәверендә суфичылык ислам динен, татар халкының милли үзаңын саклап калуда да гаять зур роль уйнаган. Кешеләрчә чын хәят эзләп, татарлар, алар өчен христиан дөньясын гәүдәләндергән рус җәмгыяте кысаларында, рус җәмгыяте белән Идел буе һәм Урал мөселманнары тарихында берничә  тапкыр трагик формалар алган мәдәни ассимиляциягә дучар булырга теләмәгәннәр. Шуңа да, безнең ата-бабаларыбыз рус патша хакимлеге тарафыннан милли һәм сәяси золымга дучар булган ул вакытларда, шагыйрьләр, үз сүзләренең чын мәгънәсен яшерү максатыннан, кинаяле, аллегорик мәгънәле гыйбарәләргә мөрәҗәгать итеп, суфичылык юнәлешендәге әсәрләр иҗат итәргә мәҗбүр булганнар.

К.С. Дәүләтшин хезмәтендә, аның башка тикшерүчеләр белән бәхәс кузгатып (шагыйрьнең биографиясе турындагы материалларның бик ярлы булуына да карамастан) һәм дә анык бер логик эзлеклелектә барып, авторның «Меллагол» һәм «Мәүла Колый» тәхәллүсләре (псевдонимнары) кулланып иҗат итү сәбәпләрен аңлатуы да уңай күренеш булып тора. К.С. Дәүләтшин моны, иң беренче чиратта, шагыйрьнең үз иҗатына карашы үзгәрү һәм илдәге иҗтимагый-сәяси хәл белән бәйли: Степан Разин ихтилалы (крестьяннар сугышы), аның аяусыз бастырылуы, аннан соң башланып киткән массакүләм эзәрлекләүләр, халыкны кысу, золым, һәм дә шуның нәтиҗәсе буларак, халыктагы рухи төшенкелек халәте, өметсезлек. Моның белән килешми дә булмый. Ләкин К.С. Дәүләтшин шунысын күздән ычкындырып җибәрә: Бәйрәмгали Колыев (шагыйрьнең чын исем-фамилиясе, халыкта аны Бимкә суфи дип тә атаганнар), иң беренче чиратта суфи шагыйрь булган, шуңа да, аның бер “Меллагол” тәхәллүсеннән (ул “укымышлы” дигәнне аңлата) икенче “Мәүла Колый”га (“Алла колы”) күчүе, чынлыкта исә, - мөгаен аның, камиллеккә ирешү юлын  (суфичылык мәкамнәрен) үтеп чыгуы (үзенә күрә үтеп чыгуы) булгандыр.

Совет хакимияте вакытында Исламга карата мөнәсәбәтләрдә урнашкан методологик стереотиплар, идеологик һәм психологик тискәре фикерләр бүгенге көнгә дә азагына кадәр бетерелмәгән әле. Фәнни-тикшеренү хезмәтләрендә суфичылыкны, “урта гасырларның феодаль җәмгыяте өчен хас булган агым” буларак, алгарыш һәм мәгърифәт тарату идеяләренә каршы кую хәзерге көнгә кадәр дәвам итә. Мәсәлән, суфи шагыйрьләр иҗаты турында сүз алып  барганда, кайбер тикшеренүчеләр алар иҗатының суфича юнәлеш алуын шул заманнар тәэсире, шул вакытта урнашкан тарихи вазгыять һ. б. белән аңлаталар һәм шул ук вакытта, акланган кебек, бу әсәрләрнең прогрессив якларын да күрсәтеп китәләр. Кызганыч, К.С. Дәүләтшин китабы да андый мизгелләрдән азат түгел. Мәүла Колый иҗатында дөньяви мотивлар барлыгын шик астына алган мәктәп уку дәреслекләре авторлары белән сүз көрәштереп,  К.С. Дәүләтшин, мәсәлән, болай дип яза: “Монда бер мөһим момент искә алынмый – борынгы әдәби әсәрләрдә прогрессив идеяләр, бер агымга кушылып, авторның мистик һәм утопик карашлары белән бер яссылыкта биреләләр. Бу күренеш Мәүла Колый иҗаты мисалында да күзәтелә. Аның иҗатында капма-каршы идеяләр һәм капма-каршы карашлар бик күп. Ләкин алар арасында прогрессив идеяләрне алга сөргән, дөньяви мотивлар белән сугарылган шигырьләр дә бар”. Мондый караш тамырдан дөрес түгел, чөнки суфичылык, әдәбияттагы дини-философик агым буларак, Идел буе һәм Урал халыкларында фәлсәфи фикер барлыкка килүдә гаять зур роль уйнаган, һәм дә, Мәүла Колый кебек олуг суфи шагыйрьнең иҗаты турында сүз йөрткәндә аның бу юнәлештәге ролен киметеп күрсәтү, йомшак итеп кенә әйткәндә, гадел булмас иде.

Шулай ук, галим К.С. Дәүләтшинның Мәүла Колыйның тормышта суфи булу-булмавы турындагы фикерләре белән дә килешеп булмый. Ул “Мәүла Колый фани дөньядан баш тартып, тарикать юлына баскан дәрвиш суфи булмаган, ә укымышлы суфичылык галиме, үз заманы өчен билгеле фәлсәфәче, эшлекле шәхес, хәтта, бервакыт, Биләр татарларын оештыручы да булып торган. Шуңа да, бернинди шиксез, андый кеше, тормышта суфи була алмаган, ул мөтәсәвүф-философ булган”. Беренчедән, галимнең суфичылыкны ике төргә: чынбарлыкта суфи (суфичылык) һәм “тасаувыф” (пантеистик суфи тормышы алып баручы фәлсәфә тарафдары) дигән төшенчәгә бүлүе – үзе үк ялгыш булып тора; суфичылык һәм тасаувыф – чынбарлыкта бер үк философик-дини тәгълимат; бу ике атама арасындагы  аерма бары тик шунда: тасаувыф – төгәлрәк вариант. Ләкин суфичылык идеяләре эчтәлеге буенча күптөрле, күпйөзле – ул гомумән башка. Әгәр дә, мәсәлән,  Иран суфичылыгы – оппозиция характерында булса, гарәп суфичылыгы – калыплашкан, күбрәк бер динле кануннарга буйсына. Идел буе һәм Урал төбәгендәге мистик тәгълимат исә бу “өчберлектә” “алтын урталыкта” тора. Шулай итеп, хәнәфи мәзһәбенең күренекле галиме Хуҗа Әхрар (Гобәйдулла Хуҗа Әхрар, 1404-1490) нигез итеп алган “игътидалә тарикате” (уртачыл суфизм) Урал-Идел буе төбәгендә киң таралыш алган төп юнәлеш була да инде. Икенчедән, югарыда автордан китерелгән өземтәдә суфичылыкны  бары тик аскетик, дөньядан аерылган агым итеп аңлатырга тырышу аермачык сизелеп тора. Шуннан нәтиҗә дә ясыйбыз: “Мәүла Колый суфиларча көн итүче була алмаган, чөнки ул тормышта пассив  түгел, ә иҗтимагый актив яшәеш рәвешен алга сөрә”. Кызганыч, илебездәге әдәбият белеме фәнендә андый ялгышу хәзергә кадәр яши әле. Татар суфи шагыйрьләре (Әхмәд Ясәви, Сөләйман Бакырганый, Мәүла Колый, Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгари, Әбелмәних Каргалый һ. б.) иҗатында очрый торган гадәти суфичылык мотивы тәрк әд-дүнйа (фани дөньяны санга сукмау, кире кагу) рухи кыйммәтләрне матди кыйммәтләрдән өстен чагылдыралар, һич тә аскетизмга, фани дөньядан баш тартырга чакырмыйлар, гәрчә күпләр шулай күз алдына китерергә тырышса да.

Болардан тыш, дөнья рәхәтеннән ваз кичү, ялгызлыкны ярату белән мавыгулар суфичылыкның бары тик баштагы дәверендә генә (IX-XII гасырларда гына) – Хәсән әл-Басрый, Җүнәйд әл-Багдади, Зө-н-Нүн әл-Мисрый, Рабига әл-Гадәвийә кебек гарәп мистик шагыйрьләре иҗатында өстенлек алган. Соңрак дәверләрдә, безнең очракта XVII гасыр турында сүз бара, аскетизм мотивлары акрынлап авторларның актив гражданлык карашлары белән алышына. Үз халкының авыр хәлдә калуына борчылу, килеп туган бу тарихи вазгыятьтән, ярлы икътисади хәлгә бәйле эчке шәхси каршылыктан чыгу юлларын эзләү һ. б. алгы планга чыга. Ә аскетизмда – күпчелек үз-үзенә мөкиббән китү омтылышлары өстенлек ала; кешеләр дөньясыннан аерылган аскетларны үз җаннарының котылып калуы күбрәк борчый. Чынбарлыкта, күп кенә төрки һәм татар суфи шагыйрьләре, гомумкешелекнең бөек максатлары – рухи азатлык, туганлык, гаделлек хакында чыгыш ясап, үз халыклары мәнфәгатьләрен нык яклаучылар булып та чыгыш ясаганнар. Башкача мөмкин дә булмаган, чөнки, катлаулы кискен үзгәреш вакытларында, хакимият белән кискен каршылыкны сайлауга караганда, үзара килешүгә бару кулайрак булган. Соңгы омтылыш суфичылыкның Урал-Идел буе вариантында – бу төбәктә суфичылыкның югары үсештәге чорында – XIX-XX йөз башында вәисчеләр хәрәкәте чорында аеруча ачык чагыла. Кыю фикерләре һәм ирек турындагы идеяләре өчен кайбер татар мистик шагыйрьләренең эзәрлекләнүләре, төрле җәберләүләргә, репрессияләргә дучар ителү очракларын, шулай ук, беркем дә кире какмый.

Бу теманы дәвам итеп, К.С. Дәүләтшинның, мистик агым буларак, суфичылык турында тискәре төсмердә әйтелгән тагын бер фикерен китерергә була: “Әгәр дә башкарылырга тиешле бар дини-мистик кагыйдәләрне дә үтәп бетергән очракта, кешегә калган дөньядан аерым яшәүдән башка чара калмый. Бу – кеше өчен үз мәнфәгатьләрен, кыргыйларча, җәмәгать тәртипләренә каршы куюга әйләнә, һәм соңгы нәтиҗәдә, җәмгыятьнең һәм шәхси тормышның тулысынча җимерелүенә китерә”. Чынбарлыкта исә, күп кенә суфи шагыйрьләр дөньяви рухлы кешеләр булганнар, гаиләләр корганнар; суфичылык тарафдарлары булып калуларын дәвам итеп, шул ук вакытта алар зекер кылганнар, үгет-нәсыйхәт белән шөгыльләнгәннәр, рухи үсештә камиллеккә  омтылышларын дәвам иткәннәр. Җәмәгать эшләрендә актив катнашып, карап торышка алар гадәти тормыш алып барганнар. Боларның барысына өстәп, Урал-Идел буе төбәге суфиларының үз халыклары азатлыгы һәм хокуклары өчен көрәшүчеләр булуы турында да күп мисаллар китерергә була: Мәүла Колый (XVII гасыр), Габденнасыйр әл-Курсави (1776-1812), Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгари (1754-1834), Габделҗаббар Кандалый (1797-1860), Таҗетдин Ялчыгол (1768-1838), Шәмсетдин Күлтәси (1856-1930), Әхмәтҗан Тубыли (1825-189?), Мифтахетдин Акмулла (1831-1895), Зәйнулла Рәсүлев (Зәйнулла ишан) (1833-1917) һ. б. Аларның күбесе патша режимы тарафыннан эзәрлекләнгән, җәзаланган, төрмә тоткынлыгының авырлыкларын да татыган. Идел буе белән Урал суфиларының шундый нәтиҗәле иҗтимагый эшчәнлек алып баруларының сәбәбе – алар нәкышбәнди тарикатенең унбер нигезенең берсе –“хәлват дәр-әнҗүман” («кешеләр арасында булсаң да, ялгызлыкта булу») тарафдарлары булганнар. Әлеге канун кешеләр белән аралашуга да карамастан, ялгызлык халәтендә калуны аңлата. Бу канун асылын шулай тасвирларга була: “Куллар табышка юнәлә, җан – Сөеклегә омтыла”, ягъни, җан һәм йөрәк Хак Аллаһ турында уй белән уратылган, ә шул ук вакытта, тән һәм тышкы гамәлләр – Аның тарафыннан яратылган шул дөнья эшләрендә. Баһаветдин Нәкышбәндинең карашлары Нәкышбәндиянең бар тармаклары өчен дә бердәм булып кала. Хакимияткә карашны билгеләгән канун гына искәрмә. “Хаҗи Әхрар заманыннан бирле Нәкышбәндия – хакимият белән аралашуны мөмкин генә түгел (мәсәлән, сөхрәвәрдия тарикатендәге кебек), ә бәлки, “аларның  күңелен яулап алып”, халыкка карата алып барылган сәясәтләренә йогынты  ясау өчен зарури дип тә исәпләгән бердәнбер юл булып тора. Хуҗа Әхрарның “Дөньялыкта рухи йөкләмәңне башкарып чыгар өчен сәяси хакимияттән файдаланырга кирәк” шигаре Нәкышбәндиянең алга таба да иҗтимагый-сәяси  активлыгын билгели (эшчәнлек кылу төбәгенә бәйсез рәвештә)”. Суфичылыкның Идел-Урал төбәгенә хас сәяси активлыгы шуннан чыгып аңлатыла. Шуңа да, суфиларны (шул исәптән суфи тормышын алып баручыларны да) дөньядан  читләшүдә гаепләү – абсолют ялгыш булып, хакыйкатьтән ераклашу булып тора. Аннан да бигрәк, суфичылык ул – җан халәте, һәм дә аны, ниндидер бер кысаларга кертү, асылда, мөмкин  түгел.

Китапта гарәп сүзләре һәм гыйбарәләрен тәрҗемә итүдә дә кайбер  төгәлсезлекләр булуы күзәтелә: тагъәт – намаз да, табыну да түгел, ә тыңлаучанлык, күндәмлек, Аллаһка итагать итү; мәсҗед-һөҗрә – аерым мәчет түгел, ә бүлмә (һөҗрә); “гобар” – томанны түгел, “тузан”ны аңлата торган, билгеле, бик тирән символик мәгънәгә ия булган суфичылык термины, күп кенә татар суфи шагыйрьләр иҗатында да очрый; кяһиллекдә - ялкаулыкта түгел, ә өлгереп җиткәч (өлкән яшьләрдә); мәкам – хаҗ сәфәре турында язганда кулланылса да, ул гына түгел, ә киң мәгънәсендә суфиларның рухи үсеш баскычлары. Ләкин, алда әйтелгәннәр, бик яхшы сыйфатлы фәнни анализы, гыйльми тикшеренү алымнарының тәңгәллеге һәм тулылыгы белән характерлана торган бу уку-укыту кулланмасының әһәмиятен һич кенә дә киметмиләр. Галимнең күп еллар буе алып барган җентекле хезмәт нәтиҗәсе буларак дөньяга чыккан бу китабы, чыннан да, күптән көтеп алынган һәм дә сирәк очрый торган хезмәт, чөнки ул XVII гасырның күренекле суфи шагыйре Мәүла Колый иҗатын гына яктыртып калмый, ә бәлки, сәяси-иҗтимагый яссылыкта ул катлаулы чорны күз алдына китереп бастыра. 


Алсу ХӘСӘВНЕХ
Татарстан Диния Нәзарәте
№ | 14.09.2012
Татарстан Диния Нәзарәте печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»