поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 14 Май
  • Гайфулла Абзалов - җырчы
  • Дамир Шакиров - нәшир
  • Нияз Рахман - журналист
  • Рафаэль Мостафин (1931-2011) - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Лотфулла Шәфигуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Гөлфия Гарифуллина - журналист
  • Марат Нуриев - дәүләт эшлеклесе
  • Валерия (Иман) Порохова (1940-2019) - тәрҗемәче
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
11.09.2012 Язмыш

«Нинди гөнаһларым өчен шундый сынау җибәрдең...»

Узган ел бу вакытларда Әлфия Түбән Камадагы гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләрен аякка бастырган иде. Көн кичкә авышкач, дүртләр тирәсендә ире, кызы, кияве белән бергәләп машинада Кама Аланы ягындагы урманга гөмбәгә китә алар. Йөри торгач, Әлфия суга төшкәндәй юкка да чыга. Җитмәсә телефонын да үзе белән алмый. Үзләре генә эзләп таба алмагач, гаиләсе кайтып, гадәттән тыш хәлләр идарәсенә шалтырата.

Билгесезлектә калган Әлфия башта кояшка карап алга таба атлый. Аннары анысы да байый. Дүрт якта да кара урман. Абына-сөртенә, Ходайга ялварып, бара да бара ул. Тынлыкка чумган урман эчендә, бәхетенә, бер генә кыргый җәнлек тә очрамый үзенә. Бервакыт агачка кунган ике кошчыкны күреп, әкияттәге сыман аларына да: «И кошкайларым, миңа берәр юл күрсәтсәгез иде», – дип елый-елый ялварудан башка чарасы калмый аның. Әлфия хәзер ул чакларын тыныч кына сөйли алмый, күзләре яшькә төренә. «Кояш та баеды. Инде караңгыга калгач нишләрмен, дигән уйлар белән, белгән догаларымны укый-укый, юлымны дәвам иттем. Үлеп эчәсе килә. Аптырагач, өстемдәге чыланып беткән киемемне сыгып эчтем. Аякларым көчкә атлый. Кеше аягы басмаган урман эченнән атлау җиңелләрдән түгел шул. Бара торгач бер елга буена килеп чыктым. Анысыннан да су алып булмый, ярлары текә. Төшеп китү куркынычы бар. Бәлки шушы елга кая да булса алып барыр дип, су агымы уңаена киттем. Утырып хәл алсам, йокыга китүдән куркам. Үз-үземә: «Син бирешмәскә тиеш, Әлфия. Нык бул!» – дигән максат куйдым. Кызым Гөлназ өчен аеруча борчылдым. Җитмәсә бала табарга тиеш иде. Минем Әлки районында яшәүче энем Альберт бик сизгер күңелле кеше. Гөлназ аңа шалтыратып минем адашуымны, гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре дә таба алмавын әйткәч, ул: «Борчылмагыз, үзе юлны табып барыбер кайтачак», – дип тынычландырган. Ниһаять, кичке уннарда бер юл таптым. Чокырга җыелган суны күреп ничек сөенүләремне белсәгез икән. Чиләгемә алып рәхәтләнеп эчтем, бераз үзем белән дә алдым. Барганда үз-үземә: «И, Ходаем, нинди гөнаһларым өчен шундый сынау җибәрдең соң?» – дип елый-елый кабатлыйм. Колагыма коточкыч итеп этләр өргән тавыш килә. Бервакыт шактый еракта бер ут күреп алдым. Ашкына-ашкына әлеге авылга килеп җитсәм, анда да соңгы ут сүнде. Шулай да әлеге йорт капкасын шакырга булдым. Ишектән бер хатын чыкты да русчалап кем икәнемне сорады. Үземнең кыяфәтемнән үзем оялып кына, аннан кунарга кертүен сорадым. Ялгыз гына яшәвенә карамастан, шикләнмичә, берсүзсез ризалашты Галина. Бу Чишменец дигән рус авылы булып чыкты. Ул шушы урманнан исән-сау чыгуыма гаҗәпләнеп утырды, чөнки анда кереп адашкан кеше моңа кадәр беркайчан да кире әйләнеп чыкмаган. Хуҗа хатын үз киемнәрен киертеп, ашатып-эчерткәннән соң, урын җәеп бирде. Мин тизрәк үземнең кайда икәнемне әйтеп, туганнарыма шалтыраттым. Сәгать төнге өчтә мине алырга ирем килеп җитте. Галинага рәхмәтләр укый-укый кайтып киттек. Хәзер дә аның хәлен белешеп торабыз. Әле дә ярый шундый игелекле кешеләр бар».

Әлфиянең сөйләгәннәрен тыныч кына тыңлап булмый. Ул, исән-сау калуына сөенеп, быел ураза тотты. 


Люция ХӘБИБУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»