поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
11.11.2008 Сәясәт

ПАРЛАМЕНТЫБЫЗ КЕМНӘРГӘ МОХТАҖ?

Менә тиздән сайлаулар якынлаша. Татарстан Дәүләт Советына 100 кеше сайлаячаклар. Бүгенге парламентның 80 процентка якыны – завод директорлары һәм эшмәкәрләр. Ә милләтнең көнүзәк мәсьәләләрен анда берничә генә кеше хәл итә. Бар проблемаларны да алар берничек тә күтәреп чыга алмый. Бүген парламентка язучылар, журналистлар, артистлар, рәссамнар, башка зыялылар кирәк. Анда интеллигенция вәкилләре аз дигәндә 40-50 кеше булырга тиеш. Шул вакытта гына милләт мәнфәгатьләрен яклап булачак. Моның өчен нәрсә эшләргә соң?

Бүген интеллигенция вәкилләре проблемаларын ничек хәл итәргә белмичә аптырап йөргәндә, эшмәкәрләр сайлауга әзерләнә. Алар төрле юллар табып, "Бердәм Россия" исемлегенә керә, калган 50 урынга да күбесенчә алар утырачак. Чөнки акча булса, инвалидлар, ветераннар оешмалары белән эшләүнең нәтиҗәсе дә бермә-бер арта. Кызганыч, 2- 3 мең сум пенсия алган кешегә азык-төлек белән тулган пакет тоттырсаң, ул рәхмәтләр укый-укый синең өчен тавыш бирә. Ә яшьләр, урта буын кешеләре сайлауга бик йөрми. Ни өчен парламентта эшмәкәрләр шул кадәр күп дисезме? Эшмәкәрләр, ни кызганыч, еш кына үз бизнесларын үстерү өчен генә "халык вәкиле" булырга хыяллана. Ә Дәүләт Советы депутатына проблемаларны хәл итү җиңеләя. Эшмәкәрләр моны бик яхшы аңлый, шуңа күрә бу мандатка ия булырга омтыла да инде.

 

Зыялыларга да эш­мә­кәрләргә хас әрсезлек җит­ми, күрәсең. Әмма милләтнең мәнфәгатьләре турында сүз барганда, активлык күрсәтү зарур. Хәзер үк бар язучылар, журналистлар, артистлар, рәссамнарның берлекләре үз вәкилләрен Президент Минтимер Шәй­миевкә, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга, Премьер-министр Рөстәм Миңнехановка җибәрергә тиешләр. Хат язу гына җитәрлек түгел, шул мәсьәлә буенча очрашулар кирәк.

 

Вәкилләрне сайлап алу бик четерекле эш икәнлеген аңлату өчен депутатлар, алар­ның эшләре турында берничә сүз әйтеп узасы килә. Безнең парламентта халык һәм җитәкчеләр арасында ихтирам казанган тәҗрибәле депутатлар һәр чакырылышта да булырга тиеш. Дәүләт Советында Разил Вәлиев, Туфан Миңнуллин, Фәндәс Сафиуллин, Ренат Харис, Ринат Закиров кебек республика мәнфәгатьләренә күп хезмәт куйган абруйлы шәхесләр бик кирәк.

 

Бүген парламентта Мә­дәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитетында даими рәвештә 2 генә депутат эшли. Ләкин анда аз дигәндә 4 кеше хезмәт куярга тиеш. Комитет рәисе Разил Вәлиев бүлмәсе янында һәрвакыт чират. Халык бит аның янына  ярдәм сорап, проблемаларын хәл итәр өчен килә. Ул тирән белемле, яхшы оештыручы, абруйлы һәм шул ук вакытта бик ярдәмчел кеше. Үземнең дә аның янына ничә тапкыр барганым бар. Мөмкин булганда ул мәсьәләне шундук хәл итәргә тырыша, булмаса, берничә көннән соң ук, хәл иттем, дип җавап кайтара. Комитет җитәкчесенең эше бик күп – ул бар утырышларда да катнашырга, төрле конференция, бәйрәмнәрдә чыгыш ясарга, Мәскәүгә һәм башка төбәкләргә барырга тиеш. Ә өстәлендә ул гына карап хәл итә торган күпме документ ята. Туфан Миңнуллин да гел кеше кабул итә, телефоны тынмый. Шул ук вакытта һәр сессия саен милли мәсь­әләләрне күтәреп, үз эшен ахырына җиткерә торган кеше дә ул. 

 

Парламентның мөмкинлекләре бик зур, анда күп проблемаларны хәл итәргә була. Ә аның өчен кабинетта төрле мәсьәлә­ләрне өй­рәнеп, программаларның проектларын иҗат итү белән шөгыльләнергә кирәк. Дәүләт Советы  кабул иткән закон, программаларның үтәлешен тикшереп тә күпме файда китерергә мөмкин. Эшләргә теләк кенә булсын. Ләкин югарыда аталган хөрмәтле депутатларыбыз бөтенесенә дә өлгерә алмый. Көндәлек эшне башкарырлык инициативалы, актив һәм, иң мөһиме, оештыру талантына ия булган кешеләрне дә сайлап алырга кирәк. Ә  андыйларны юк дип әйтеп булмый.

 

Фикерем аңлашылсын өчен үземнең парламентта эшләү тәҗрибәсе белән дә уртаклашсым килә. Мин 1995-1999 елларда Дәүләт Советы депутаты булып сайланып, даими парламентта эшләдем. Сайлаучыларыма балалар, гаилә проблемалары белән шөгыльләнәчәкмен дип вәгъдә бирсәм дә, шулар белән беррәттән тел, мәдәният, мәгърифәт мәсьәләләрен дә күтәрергә, аларны хәл итәргә туры килде. Ни өчен дигәндә, парламентта татарлар күп, әмма аларның 4-5 е генә бу эшне үз өстенә алырлык. Калганнары исә йә тел белми, йә бу мәсьәләләргә бөтенләй битараф. Ә сессиядә милләткә кагылышлы проблемалар уңай хәл ителсен өчен күб­рәк депутатның чыгыш ясавы кирәк. Шуңа күрә Фәндәс Сафиуллин, Туфан Миңнуллиннар һәрвакыт, чыгыш ясавымны үтенеп, ярдәм  итүемне сорыйлар иде. Алдан әзерләнмичә дә чыгыш ясаган чаклар күп булды.

 

Миңа Татарстан халыкларының телләрен үстерү турындагы закон-программаның үтәлешен тикшерү мәсьәләсен чыгарырга, "Мәгариф турында" законга үзгәрешләр кертергә туры килде. Үз тәкъдимнәремне тормышка ашырудан да баш тартмадым. Мәсәлән, Дәүләт Советының эшен рус телендә яктыртучы тапшыру белән беррәттән татарчасы да булырга тиеш, дигән фикер белән чыктым. Миңа башта үзебезнең татар депутатлары да каршы төште. Андый тапшыруны эшләп булмый, аның өчен бар законнар да татарча кабул ителеп, сессия гел татар телендә алып барылырга тиеш, диде алар. Нәтиҗәдә, мин үзем телевидение җитәкчесенә хат яздым. Аңа Туфан Миңнуллин, Фәндәс Сафиуллин да кул куйды. Соңыннан тапшыруның сценариен башыннан ахырына кадәр үзем яздым. Ике тапшыруны әзерләп эфирга чыгаргач, бу эшне аерым журналистка йөкләгәннәр. Бу тапшыру хәзер дә атна саен бара.

 

Шунысы да бар: закон буенча һәр депутат үзенең сайлаучылары алдында башкарган эшләре турында хисап тотарга тиеш. Һәрбер халык вәкиленә, нинди закон, программа кабул иттердең, нинди закон, программага үзгәрешләр керттең, парламент тыңлауларына нинди мәсьәләләрне чыгардың, комитетларга нинди мәсьәләләрне әзерләп, кайсыларын хәл итүгә ирештең, дигән сораулар бирергә була. Парламентта һәр эш­нең авторы бар. Бүгенге депутатларның 5 ел эчендә нәрсәләр башкарганнары турында белешү мәслихәт.

 

Безнең парламент  актив, эшне белеп, аны ахырына кадәр җиткерә белүче, нык характерлы, принципиаль кешеләргә бик мохтаҗ. Әгәр куштаннарны гына тәкъдим итәсез икән, андыйлар берни эшләмәячәк. Депутат сөйли белергә генә тиеш дип ялгышмагыз. Хәзер бар кеше дә сөйли белә. Ул эшли белергә дә тиеш.

 


Сүрия УСМАНОВА, табиб-юрист, Дәүсоветның элекке депутаты
Ватаным Татарстан
№ 231 | 04.11.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»