поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
08.09.2012 Авыл

Миңнеханов: Клуб та төзеп бирә алмаган башлыкларга җәзасын табармын!

Татарстанда төзү тармагында эшләр шактый аксый. Төзелеш сезоны ахырына якынаеп килсә дә, кайбер районнарда 30 августка әзер булырга тиеш мәдәният йортларының нигезе генә бар. Төзелеш программалары графигын тоткарлаган муниципалитет башлыкларын Президент Рөстәм Миңнеханов бүген тәнкыйть утына тотты. «Программаны тиешле итеп башкармасагыз, сезгә карата билгеле бер карар чыгарырмын», - дип янады республика башлыгы.

Йортлар кышын төзелерме?

Бүгенгә республикада планлаштырылган төзелеш эшләренең 58,5 проценты гына башкарылган. Әгерҗе, Югары Ослан, Тукай, Буа районнары төзелеш эшләрен планнан арттырып үтәсә, Чүпрәле, Алабуга, Кукмара, Мамадышта исә бу күрсәткеч бары 40 процент кына. Яшел Үзәндә яңа төзелә торган объектлар әлегә 33 процентка, Тукай районында 29,8 процентка, Чистайда исә бөтенләй 24,6 процентка гына әзер. Әлеге саннар 7 сентябрь көнне Татарстан Хөкүмәт йортындагы төзелешкә багышланган атналык киңәшмәдә китерелде. Президент Рөстәм Миңнеханов мондый утырышларда ел саен төзүчеләрне кугалап, ашыктырып, район башлыкларына шелтә белдереп килсә, быел авыл клублары программасында тоткарлыклар ясау республика җитәкчесен тәмам аптырашта калдырды.

“Ничек инде районда бер клуб төзеп булмый? Шуны аңлый алмыйм. Без район җитәкләгәндә, моңа акча юк иде - бурычка алып эшләдек! Хәзер акчасы да бар. Республика җитәкчелеге ягыннан проблема булса, хәл итәргә әзер торабыз. Халык өчен һәр районда ник бер Мәдәният сарае төзеп бирмәскә?” - диде Татарстан Президенты.

Халык интекмәскә тиеш!

Мәгълүм ки, республикада авыл клубларын төзү программасы быел гына башланып китте. Аның нигезендә төбәк бюджетыннан каралган 500 миллион сум исәбенә муниципаль берәмлекләрдә 46 клуб сафка басарга тиеш. Теләчедәге Югары Кибәхуҗа, Арчадагы Төбәк-Чокырча авылы кешеләре инде җәен үк Мәдәният үзәкле булган. Ә менә Апас, Алабуга, Актаныш, Бөгелмә, тагын 4 райондагы авыллар клубларын хәзер дә күрә алмый. Киңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм коммуналь-торак хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин программаны тиешле дәрәҗәдә башкармаган районнардан акчаларны алып, уңышлы үтәүчеләргә бирергә чакырды.

Моңа Президент: “Алга киткән районнар инвестиция табу юлын болай да яхшы белә. Калышучы районда акчаны тартып алудан әллә ни зур файда күрмим. Җитәкчеләренең ваемсызлыгы аркасында халык интегергә тиеш түгел. Ә бит башлыклар үзләре яхшы йортларда яши, яхшы машинада йөри”, - дип шелтәләде Рөстәм Миңнеханов.

Киңәшмәдә мәгълүм булганча, авыл клублары белән генә түгел, тузган торактан күчерү, ветераннарга, 5 һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә торак төзү һ.б программаларда да планнан артта калу күзәтелә. Республика башлыгы Төзелеш министрлыгына районнар белән булган проблеманы хәл итеп бетерергә боерык бирде.


Миләүшә ЗАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 07.09.2012
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»