08.09.2012 Фаҗига
Яшен ташыннан зыян күргәннәр (ФОТО)
"Аяз көнне яшен суккан" дигән әйтем бар татарда. Быелның 21 июле көнне Аксубай районының "Мюд" бистәсендә әнә шундый вакыйга булды. Кояшлы эссе көнне була бу хәл. Күк йөзендә кара болыт күренә, яңгыры-ние булмый, тик күк күкрәгәне ишетелә. Ишег алдында йөргән Рәхимҗан абый Сабировның күз алдында яшен яктырып китә. Ниндидер кайнар дулкын пенсионерны үзе басып торган урыннан берничә метр читкәрәк очырып, җиргә бәреп ега. Куркып сикереп торуга, сарай кырыеннан күтәрелгән кап-кара төтенне күрә ул.
Яшен ташы коры печән белән тулган сарайга үтеп керә һәм ике якка аерылып, бер-берсенә терәлеп диярлек торган печән тулы дүрт сарайны камап ала. Бер мизгел эчендә кап-кара төтен күтәрелә, икенче мизгелдә дүрт сарайдан берьюлы янгын күтәрелә. Авыл халкы санаулы секундлар эчендә бәла чыккан урынга кулына чиләктер-савыттыр алып килеп җитә. Сарайларны ачып кош-кортны, терлекләрне чыгарып өлгерәләр. Халык чын мәгънәсендә фидакарьлек күрсәтеп, ут сүндерергә керешә. "Мюд"бистәсенең янгын сүндерү командасы секундлар эчендә ике машинасы белән килеп җитмәсә, янгын торак йортларны да ялмап аласы булган. Авылдагы янгын сүндерү часте җитәкчесе Фәнил Сөнгатуллин әйтүенчә, ул көнне егетләрнең кайберләре эшләрен тәмамлап өйләренә таралган була инде. Машина йөртүчеләр Вахит Кыямов, Николай Матвеев һәм янгын сүндерүчеләр Илфат Петухин, Владимир Ешковның бернинди боерыксыз вакыйга урынына килеп җитүен сокланып сөйли ул. "Әле ярый 2009 елны безнең ул вакыттагы Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов янгыннан саклаучы дәүләт учреждениеләрен оештырды. Без бу оешманың беренчеләре – пионерлары. Әгәр дә авылда шушы часть булмаса, безнең бөтен авыл янып бетә иде. Зинһар, газета аша Президентка "Мюд" бистәсе халкының рәхмәтен җиткерегезче", – диде Фәнил Сөнгатуллин.
Янгыннан зыян күрүчеләр белән берәм-берәм таныша башладым. Мин барган көнне (17 август) алар, кем ничек булдыра ала, шулай тернәкләнергә тырышып көн күрәләр иде. Барысы да пенсионерлар. Дүрт күрше икешәр фатирлы ике йортта яшиләр. Иң элек Владимир Сухалов белән таныштым. Аңа 73 яшь, ул – Татарстанның атказанган терлекчесе. Тормыш иптәше вафат, ә балалары читтә яши. "Бөтен өмет аларда", – ди ул. Сараен әле дүрт ел элек кенә яңарткан булган. Тик корылма иминиятләштерелмәгән булган. Балалары җыелышып, күрше Ахматка авылыннан инде исәптән чыгарылган иске мәктәпне сүтеп алып кайтканнар. Кирәге калмаган мәктәп бинасын Владимир Васильевичка егерме биш меңгә сатып җибәргәннәр. Бураның әле берничә рәте генә куелган.
74 яшьлек Рәхимҗан абый Сабиров кырык алты ел шофер булып эшләгән. Инде унике ел лаеклы ялда. Рәхимҗан абый хатыны белән генә яши, бер булышыр кешесе дә юк. Милке иминиятләштерелгән, тик акча бирүче юк. Бәлки бөтен авырлык ялгыз җилкәгә төшкәнгәдер, Рәхимҗан абый бик әрнеп сөйләде: "Инде бер айга якын вакыт узды. Үзебезнең авылдагы иминиятләштерү агенты Надежда Бокарева гына килеп китте, башка берәү дә юк. Көзге салкыннар башлана, терлек-туарны ябарлык урын әзерли алабызмы-юкмы", – ди ул. Рәхимҗан абый кырык меңгә бура алып кайтып куйган. Янгын сүнгәннән соң пенсионерларга бер тәүлек буе күмерләнгән сарай урыннары янына килергә, җыештырырга да рөхсәт итмәгәннәр. Чистай шәһәреннән килгән дәүләт иминиятләштерү инспекторы карап, фотога төшергәч кенә җыештырырга рөхсәт бирелгән. "Күңел елый, – ди Рәхимҗан абый. – Бульдозер да бирмәделәр, бөтенесен кул көче белән башкардык. Кул белән төяп уналты машина күмер генә чыгардым". Урамда калган терлекләренә ул берсе-берсе җиде йөз сумнан алты төргәк печән сатып алган. "Быел терлек азыгы аз, булышучы булмас дип алдым", – ди пенсионер.
Зыян күргән өченче кеше белән әңгәмә корып булмады. Ул да пенсионер икән. Ә менә дүртенче фатирда торучы Анастасья Петрова янгын вакытында ире белән Ульян өлкәсендәге Мәләкәс шәһәрендә булган. Лаеклы ялда булса да социаль хезмәткәр булып эшли икән: ялгыз карчыкларны карый. Аның сарае урынына да бура куелып ята иде. Туганнары урман кисеп, булышалар. "Ярый әле кешеләр вафат булмады", – ди Анастасья ханым. Биредә барысы да бер фикердә: халыкның бердәмлеге, янгын сүндерүче егетләрнең үз эшләрен намус белән башкаруы аркасында, шөкер, үлем-җитем булмый калган. Ләкин шушы авылда яшәүче элеккеге хәрби Леонид Лимоновның да сүзләренә колак салмый мөмкин түгел. "Янгын авылның кинәт килгән бәла-казаларга ни дәрәҗәдә әзер икәнен күрсәтте. Каралты-кураларның бер-берсенә бик якын урнашуы да, су җитмәү дә, һәр өйдә янгын сүндерүгә каршы җайланмалар юклыгы да авырлыклар тудыра".
Тормыш авырлыклары белән ялгызы көрәшүче бу өлкән кешеләргә карап йөрәк сыкрый. Кеше кайгысына битарафлыкның чынбарлыктагы мисалын күреп кайттым "Мюд" бистәсеннән. Инде бер ай вакыт узса да, районнан беркемнең килеп карамавы шаккатыра. Урак өстендә район башлыгының эше күп булгандыр анысы. Тик аның урынбасарлары кая карый? "Язмагыз, безгә зыян килә күрмәсен", – ди без аралашкан кешеләрнең берсе. Тик "авыруын яшергән үлгән" дигән мәкаль дә бар татарда. Кирәк чакта барып таянырлык та булмагач, нигә кирәк соң безгә ул түрәләр? Яткан таш астыннан су йөрми, диләр. Беркемгә дә өметләнмичә, үзебезгә очрашып сөйләшергә түгелме? Пенсионерлар моны булдыра алмый икән, нигә авыл Советы җитәкчесе, мәктәп директоры яки укытучылар бергәләп район хакимиятенә барып, башлыкның үзе белән сөйләшмәскә?! Әлеге янгын бөтен авылның уртак бәласе түгелме соң?