поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
04.09.2012 Икътисад

5 мең сумга яшәп буламы?

2013 елның гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләме 4611 сумнан 5205 сумга кадәр арттырылачак. Финанс, Хезмәт һәм социаль яклау министрлыклары моны килештергән. Әмма күтәрелгәннән соң да минималь хезмәт хакы яшәү минимумын куып җитмәячәк.

Минималь хезмәт хакын 5205 сумга кадәр күтәрү федераль бюджеттан өстәмә чыгымнар таләп итми. Ул хезмәт хакларын индексацияләү буенча башкарылган чыгымнарны гына чагылдырачак. 2011 елда федераль бюджет тармагында эшләүчеләрнең хезмәт хакы ике тапкыр арткан (1 июньнән һәм 1 октябрьдән 6,5 процентка), ә 2012 елның 1 октябреннән тагын бер тапкыр 6 процентка күтәрү ниятләнә. Икътисадның реаль секторына килгәндә исә, хезмәт хаклары анда да күтәреләчәк: 2011 елның июленнән 2012 елның декабренә кадәр ул 13 процентка артачак. Минималь хезмәт хакы арту  бигрәк тә авыл хуҗалыгы һәм җиңел сәнәгать өлкәсендә эш бирүчеләрнең кесәсенә сугар дип көтелә.

 

Искәртеп узабыз, 2000 елдан минималь хезмәт хакы 30 тапкырдан артык күтәрелгән. Ул 2007 елның сентябрендә (ике тапкыр, 2300 сумга кадәр) һәм 2009 елның гыйнварында (1,88 тапкыр, 4330 сумга кадәр) аеруча күп арткан. Минималь хезмәт хакы соңгы тапкыр 2011 елның июнь аенда күтәрелгән (6,5 процентка, 4611 сумга кадәр). Шул ук вакытта, Росстат мәгълүматлары буенча, 2012 елның беренче кварталында 19,1 млн кеше яки барлык халыкның 13,5 проценты минималь хезмәт хакы алган.

 

Шул ук вакытта экспертлар билгеләп үткәнчә, артып торуга да карамастан, безнең минималь хезмәт хакы бик тә түбән. Хезмәт кодексы нигезендә, минималь хезмәт хакы эшкә яраклы кешеләрнең яшәү минимумыннан түбән була алмый. Хәзерге вакытта минималь хезмәт хакы яшәү минимумының 67,5 процентын тәшкил итә (2012 елның беренче кварталында 6827 сум) һәм хәтта арттырылган минималь хезмәт хакы да яшәү минимумының нибары 76 процентын гына тәшкил итәчәк. Ауропа стандартлары ил күләмендә хезмәт хакының 60 процентын тәшкил иткән эш хакын минималь хезмәт хакы сыйфатында таный, дип белдерә эксперт. Бу очракта Россиядә минималь хезмәт хакы 16 мең сум тәшкил итәр иде.

 

Әйтергә кирәк, минималь хезмәт хакы күләме депутатлар, профсоюзлар һәм хөкүмәт арасында кискен бәхәсләр тудыра. Минималь хезмәт хакын арттыру турындагы закон проектын кертү, аның бик түбән күләме һәм Хезмәт кодексы нормаларының үтәлмәве турында белдерү Дәүләт Думасында сәяси яктан отышлы алым санала. Әйтик, 2011 елның башында ЛДПР депутатлары 2011 елның 1 мартыннан минималь хезмәт хакын арттыру турындагы закон проектын тапшырган иде. Быелның февраль аенда “бердәмроссияле” Андрей Исаев минималь хезмәт хакын этаплап арттырып, 1 октябрьгә 6,5 мең сумга җиткерергә тәкъдим иткән иде. Россия Бәйсез профсоюзлар федерациясе башлыгы Михаил Шмаков белдергәнчә, профсоюзлар да минималь хезмәт хакын арттыруны хуплаячак. “Эшнең урыныннан кузгалуы яхшы. Әмма алга барырга кирәк. 5 мең сумга яшәп булмый, андый хезмәт хакына министрлар яшәп карасын, бигрәк тә финанс министры”, - дип белдергән профсоюзлар лидеры.



Интертат.ру
№ | 04.09.2012
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»