поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
04.09.2012 Дин

Гыйбадәт кылганда игътибарың гел читкә юнәлсә, нишләргә

“Миңа билгеле бер очракларда Аллаһка инануымны саклап калу үтә авыр: мәсәлән, мин тәһарәт алырга ниятләгәндә яки тәһарәт алганда минем күңелемә бик зур көч тәэсирендә чит-ят уйлар керә. Мин моның белән үземчә көрәшергә тырышып карыйм, ләкин миндә мондый халәт шактый дәвамлы була. Миңа бу хәлдән ничек котылырга? Ярдәм итегезче!..” Исемемне һәм адресымны язмыйм

Сезнең соравыгызга Татарстанның көньяк-көнбатыш төбәге казые, Чүпрәле районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт ӘХМӘТҖАНОВ җавап бирә:

– Үзеннән-үзе туа торган чит-ят уйлар гөнаһ түгел, әмма аларны уйга чумып һәрьяклап «тикшерү» гөнаһ һәм бу бик еш кабатлану сәбәпле, мөселман кешесе кяферлеккә кадәр «барып җитәргә» мөмкин. Башыгызга бәйләнчек (вәсвәсә) уйлар «кереп оялаган» чакта сезгә нинди дә булса башка берәр мәсьәләгә күчәргә, хәтерегездә яхшы сакланып калган вакыйгаларны яңартырга, һичьюгы, дөньяда безнең көннәрдә бара торган яңалыкларны күз алдыннан үткәрергә кирәк.  

Әгәр дә сезнең күңелегезгә тынгылык бирми торган конкрет сорауларыгыз бар икән, аларга мөстәкыйль рәвештә җавап эзләргә тырышмагыз: иң яхшысы – мәхәлләгездәге абруйлы, тәҗрибәле дин әһеленә мөрәҗәгать итү. Ул имамнан канәгатьләнерлек җавап ала алмасагыз, төбәк казыена барыгыз. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә караган мәхәлләләр, географик картада урнашуларына карап, 9 төбәккә бүленеп эшли. Сезнең район кайсы казыяткә карый икәнен мөфтиятнең рәсми сайтына кереп белә аласыз: www.dumrt.ru/kaziyat.

Биш вакыт намазларыгызны һәм җомганы үтәгәннән соң: «Я Раббым! Миңа вәсвәсә уйлардан һәм шик-шөбһәләрдән арынырга Үзеңнең ярдәмеңне бирсәң иде», – дип дога кылыгыз.

Коръәндәге «Бәкара (Сыер)» сүрәсенең 255 нче аятен – «Аятел Көрси»не, «Ихлас», «Фәлак (Таң ату)», «Нәс (Кешеләр)» сүрәләрен ешрак укыгыз. Бу сүрәләрне шулай ук суга укырга һәм аннан соң ул суны эчәргә кирәк; әлбәттә, ул Зәм-зәм суы булса яхшырак. Ник дигәндә, аның шифасы күбрәк булыр, чөнки Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) хәдисендә әйтелгәнчә, ул бар нәрсәдән дә сихәт бирүче дару булып тора һәм аны шуның өчен эчәләр дә. 


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»