поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
03.09.2012 Мәдәният

Ул - ваемлы дулкыннан

Өч хикәя... «Оялу»: мәктәптә җыештыручы булып эшләүче әнисеннән оялган Мәдинә; «Илүзәнең туган көне»: сигез яшьлек кызының туган көненә әтисе ни бүләк итә?; «Җиңү бәйрәме»: шахтага киткән җиреннән сугышка, аннары әсирлеккә эләккән, инде хәзер җанына җылы эзләп тилмергән Мәймүнәттәй, аның оныгы... Һәркайсы өч-дүрт биттән дә артмаган хикәяләр. Бәгъзе авторларның тынчу су буедай, эчпошыргыч озын, әйтәсе килгәнен дә әйталмыйча, очлый алмыйча азапланып язган «шедебр»ларыннан соң, укый башлаганчы ук, ниндидер өмет уятты. Кысыр өмет кенә була күрмәсен! Кыска хикәяләр дә буш була кайчак...

Үзенә генә хас теле беләнме, авторның дөньяви күзаллавы, яңа табыш-детальләре, көтелмәгән кызык борылышлары беләнме, бу хикәяләр күңелгә кереп калды бит. Әнә, кайчандыр әнисеннән гарьләнгән Мәдинәдән нинди һөнәр сайлата автор?! Илүзәнең туган көнендә кичергән хәл-халәте кемне битараф калдырыр икән?! Ә Мөслимәттәй язмышы?!

Мөслимәттәй, Әминәттәй, Мәймүнәттәй дигәннән, әтәй-әнәй дигәннән, бу хикәяләрне укыганда мин таныш хисләр кичердем. Безнең Мамадыш-Тәкәнеш якларында шулай сөйләшәләр ләбаса! Хәтерлисезме Шәйхи Маннурның күңел кинәндергеч мамык тел белән язылган «Агымсуларга карап» бәянын?!

Бактың исә, Рүзәл Фәиз улы Мөхәммәтшин 1989 елның 25 маенда Кукмара районының читендә урнашкан кечкенә генә Татар Толлысы авылында туган. Табигате искиткеч гүзәл бу авылны бер яктан куе урман уратып алган. Таулардан урманга таба авыл янәшәсеннән көмеш сулы Нократ елгасы агып ята. Кайчандыр Ш.Маннурның Тулбаеннан күчеп килгән шигъри җанлы кешеләр яши биредә – ягымлы, үтемле телле татарлар!

...Рүзәл 2010 елда Татар дәүләт гуманитар педагогика университетының татар филологиясе факультетын тәмамлый. Укыганда университетның Габдулла Тукай исемендәге һәм Татарстан Республикасы Президентының махсус стипендияләренә лаек була. «Илһам» әдәби иҗат берләшмәсенең әйдаманы да – ул.

Рүзәл Мөхәммәтшин соңгы елларда үзенчәлекле шигырь-поэмалары белән, милләт, заман проблемаларын күтәргән әдәби-публицистик язмалары белән танылды. Аның 2011 елда Татарстан китап нәшриятында тәүге шигырьләр җыентыгы («Каралама») дөнья күрде. Ул – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, бәгъзе әһле каләмнәр тарафыннан «яңа дулкын» дип билгеләнгән әдәби буын вәкиле. СССР дигән илнең җан биреп яткан мәлендә дөньяга килгән буын инде менә үз сүзен, үз фикерен әйтә башлады. Заманага, милләтнең бүгенге хәл-халәтенә аларның, хакмы ул, юкмы, үз бәяләмәсе бар. Иң мөһиме – алар битараф түгел! Әнә шул ваемлы дулкыннан Рүзәл Мөхәммәтшин, Рөстәм Галиуллин һәм Эльвира Һадилар «Идел»гә эшкә килеп, яшьләр журналының милли вә гамьле йөзен тергезделәр. Һәрхәлдә, аларның әдәби-публицистик язмаларын, әсәрләрен шәхсән үзем, элекке «Идел»че, көтеп алып, кызыксынып укыйм.

Безнең редакциядә күңелгә хуш килгән кулъязма әсәрләрне кулдан-кулга йөртеп уку гадәте бар. Мин дә Рүзәлнең хикәяләрен хезмәттәш-каләмдәшләремә тәкъдим иттем. Укып чыккач та, Алмаз Хәмзин: «Һы!» – дип куйды, Камил Кәримов дәшмәде, мыек астыннан елмайды, баш мөхәрриребез Равил Фәйзуллин исә, аеруча җентекләп, кызыл-кара каләме белән кат-кат укып чыккач, ниһаять: «Буш түгел...» – диде, ә Рәфикъ Юныс авторның дүртенче хикәясен «Ак җилкән»нең махсус папкасына сөенеп салып куйды.

Хәер, шагыйрьнең хикәяләре сезнең хөкемегездә, хөрмәтле укучылар.

 

Марат ЗАКИР

 

 

Рүзәл МӨХӘММӘТША

Өч хикәя

 

Оялу

Киләсе тукталыш — Арча...

Шакы-шокы, шакы-шокы, шакы-шокы...

Электричка, графигыннан соңга калмыйча гына, Казанга ыжгыра.         Тәрәзә төбеннән ашыгып узган шәрә ботлы җилбәзәк каеннар, өсте-башын җәй-көз-яз-кыш — ел дәвамында! — алыштырырга кирәк санамаган, төз, йөгергәндә дә үрә катып йөгерергә тырышкан хәрби чыршылар, тупас, дорфа усаклар, кәкре-бөкре карт-коры өрәңгеләр — алдын-артын карап тормыйча, без барасы тарафтан ничек тә булса качып котылырга чамалыйлар ахрысы — кабаланып-кабаланып кирегә, артка чабалар иде...

Түм-түгәрәк булып көн туып кына килә, офыкның буеннан-буена таралган шәфәкъ ялкыны карасу-кызыл күкне дөрләтеп, безгә таба якынлаша... Агачларның да шул янгыннан куркып чабулары булмаганмы икән әле?

Юл шактый озын. Тагын сәгатьтән артык «шакылдыйсы». Вакытны мөмкин кадәр тизрәк уздыру максаты үзеннән-үзе әңгәмәгә тарта. Шундый чакта дуслар-танышлар белән бергә баруыңа тагын бер кат куанып куясың. Вагон тулы кеше, ләкин без — үзебезнекеләр — өчәү генә: Фирдәвес, мин, Илнар. Өчебез дә сыйныфташлар, Фирдәвес белән мин — бер авылдан, Илнар исә — күрше авыл егете. Бер мәктәптә укыдык. Яңа гына аттестат алып кем кая — укырга, эшкә, яисә армиягә киткән иде, шул сәбәпле, әңгәмә үзеннән-үзе бәхетле дә, урыны-урыны белән авыр да, әмма, һичшиксез, кадерле һәм сагынычлы мәктәп елларына килеп төртелде.

Ә искә алырлык вакыйгалар — җитәрлек...

– Хәтерлисеңме, — дип сүз башлады Фирдәвес, — бервакытны син үзең укытучыдан икеле куюын үтендең. Куегыз инде, пажалысты, имеш... Вәт кыласс белән рәхәтләнеп көлгән идек, малай!

– Әни куйдыртты бит аны, — дим мин, аклангандай.

– Вәт көлдек без анда!

Шулкадәр мәгънәсез хәл булган иде ул. Әллә шигырь ятламаган идем шунда, әллә әсәр укымаган идем. Көндәлекнең ике шакмагы зурлыгында «койрык» ясап куйды укытучы. Икелене бигрәк ямьсез ясый алар! Шулкадәр шөкәтсез килеп чыга — без, егетләр, аптырап тормыйча гына, урынга утыруга ук затсыз билге белән бозылган атнаны, Аллага тапшырып, умырып ата идек. Минем дә бу гадәткә хилафлык китерәсем килмәде — дәрес бетүгә көндәлек бер биткә кимегән иде инде. Ярар, бетте-китте, нәрсәсе бар инде аның, диярсез. Шулаен-шулай да үзе... Әмма ул кичне ата-аналар җыелышы булырга тиеш иде. Истән чыккан бит, әй! Кайтып керде әни, малай, күзлек пыялаларын парландыра-парландыра... «Санта-Барбара»ның бер сериясе кадәр вакыт дәвамында и әрләде, и сүкте, и сүкте, и әрләде. «Иртәгә үк көндәлегеңдә булсын!» — дип тәмамлады аннары. Нишлисең, «Куегыз... пажалысты», — дип, башымны иеп килеп җиттем инде. Ярый укытучысы кеше хәленә керә торган иде — бер куелган икелене тагын бер кабатларга кыенсынмады.

– Берсендә швабраны ишеккә терәтеп тозак корган идек бит әле... Һаман шул Җәмилә Әнвәровнага инде. Чүпрәкле ягын өскә каратып. Ел дәвамында кабинетның һәр пычрагын, һәр шакшысын — чәчләрне, сазны, сагызны үзенә юмарт рәвештә сеңдереп барган бу чүпрәк ишек ачылуга тегеңә төшкән булса, ул көнне дәрес, мөгаен, бер егерме минутка кыскарыр иде. Андый вакытта байтак гомер әлеге «шаяру»ның кем эшләгәнен ачыклап үтә торган иде.

– Ул вакытта Мәдинә коткарды бит аны. Алай ярамый, вы што, имеш...

– Үзе өчен дә курыккандыр инде... Аңа эләксә. Командир бит!

– Югыйсә, беркайчан да тик утыра алмаган Илсур гаепле калыр иде барыбер.

– Кыстати, мәктәпне бетерүгә кияүгә чыкты ул, име...

– Илсурмы?!

– Мәдинә! Әллә кайларга укырга керерлек башы бар иде ләбаса!

– Икесе дә — ире дә, хатыны да — авылда ди бугай.

– Әйе, мәктәптә эшлиләр, — дип җөпләде Илнар, үзе шул авылдан бит. Ул белми әйтмәс, әтисе директор аның. — Берсе — кочегар, берсе — идән юа...

– Мәдинә идән юамы? — дип кычкырып җибәрдем мин.

– Әйе, — диде ул исе китмичә.

Бер карасаң, бернигә дә шаккатырга кирәкми иде кебек. Яхшы бит инде — үз көннәрен үзләре күрә икән. Аннары, эшнең ояты бармыни? Әмма хәтеремдә уелып калган бер хатирә миңа әле дә тынгы бирми иде, инде бу яңалык әлеге хатирәнең эзен тагын да тирәнәйтә төште...

Унынчыда укыгандамы соң, әллә унберенчедә үкме — өлкәннәр идек инде, кыскасы — тәнәфес, коридор шау-гөр килә. Урыс теле кабинеты каршында без, егетләр төркеме, һәм алар — кызлар, ике түгәрәк ясап, гәп сатабыз. Кызлар арасында Мәдинә дә бар. Шул арада, әллә ничек, көтмәгәндә, коридорның бер башында бик гади генә, иске генә киемле апа күренде. Башына яулык япкан, өстенә таушалган халат бөркәнгән, аягына галуш элгән иде ул. Фермадан эштән кайтышлый гына мәктәпкә сугылуы булгандыр, күрәсең. Нигә икән? Бусын белмәдек. Бераздан танып ук алдык үзен, каршыда — Сәвия апа, Мәдинәнең әнисе иде. Барыбыз да ана белән кызның күрешүен өмет иткән арада, сыйныфташыбыз дуслары белән әнисе ягына ишарәли-ишарәли көлеште, «уфф» дип авыр сулады да... бәдрәфкә кереп, күз алдыннан юк булды.

Мин аңламый торган мәлдә егетләр пышылдашты:

– Оялды бу...

Сәвия апа да туктап тормады, бөкрәебрәк кенә яныбыздан узып китте.

– Сәммесез, — дип калдык без.

Ул безне ишетмәде.

Бераздан Мәдинә дә бәдрәфтән чыкты, тирә-юненә каранып кына алды да, кызлар төркеменә кушылды. Гәп, көлешү-бәхәсләшү дәвам итте...

...Арчаны узганбыз икән инде...

Казан белән ике арадагы кайсыдыр платформада туктап торабыз.

Арып башын игән агачлар да исе китмәгән рәвештә — әйтерсең, әле генә дистәләп чакрым чапмаганнар да! — хәл ала иде. Хәер, хәзер бәлки ул кадәр котырынып чапмаслар да инде — офыктагы ялкын сүрелә төшкән. Күк чистарган — ап-ак, мәгъриптән мәшрикъкача ник бер болыт-фәлән әсәре булсын! Үрсәләнеп, иң очка — биеккә, галәмгә үк менеп җитәргә теләп янган шәфәкъ сүнгәннән соң, гүя кемдер кат-кат, ышкып-ышкып күкне юганда артыгын тырышып ташлаган — баш өстендә илаһи зәңгәрлекнең эзе дә юк. Бары — аклык, буш вә ваемсыз ап-аклык кына...

Чибәр иде шул Мәдинә. Ул саргылт чәчләре, кыйгач кашлары, алсу иреннәре дисеңме... Ул киенү-ясануы... Кыйммәтле хушбуй исе аңкып тора иде аннан. Күпләрне үзенә гашыйк иткән кызның бар муллыгын йомшак, төгәл бер ритм белән чайкалдырып тактага чыгулары гына да ни тора иде бит! Афродита... Афродита үзе көнләшерлек!

Ә хәзер шул кыз мәктәптә идән юа икән...

Юк, эшнең начары юк!

Һәм аннары — яшьләр бит әле, гомер-бакый болай бармас, киләчәктә — кем белә, дөнья бу! — бәлки, рәтләнер барысы да.

Әллә... әнисе катырак көрсенде микәнни?

 

Илүзәнең туган көне

Ул, күзен ачарга теләр-теләмәс кенә керфек каккалап бераз ятканнан соң, тирән итеп сулыш алды, түшәктә килеш киерелде. Мизгелләп-мизгелләп кенә вакытны санап текелдәгән сәгать алтыга якынлашып килә: зур угы — унны, кечкенә угы — алтыны күрсәтә. Тагын ун минут иркәләнеп ятсаң да була әле. Аннары әнисе кереп уятачак. Ул вакытта Илүзә юри күзләрен йома, йоклаганга сабыша. Шулай булмыйни! Әнисе башыннан сөеп, йөзенә төшкән чем-кара чәчләрен колак артына тараячак, аннары, пышылдап кына, күреп яткан төшең белән алсу чынбарлыкны — иртәне сизелер-сизелмәс кенә ялгап җибәреп:

– Күз нурым, тор инде, әйдә, — диячәк бит. Мондый ләззәттән үз акылындагы кеше баш тарта димени инде!

Ләкин бүген Илүзә ул кадәр ялкауланып ятарга теләмәде — тиз генә сикереп торып урынын җыештырды, мендәрне матурлап бастырып куйды, тәрәзәнең пәрдәләрен ачты — май кояшы да инде, Илүзә кебек, уянып килә иде.

Краннан аккан салкынча су нәни кызның онга манылган төсле ап-ак кулларын, ап-ак битен юды.

Йомшак, әллә нинди болын чәчәкләре исе аңкыткан сөлге белән сөртенгәннән соң, ачы сызгырудан сискәнеп, кече якка чыкты ул — плитә өcтендә чаж-чож килеп чәй кайнап утыра иде. Илүзәнең кечкенә генә камыр бармаклары плитәне сүндерде. Шулвакыт, ишек ачылып китте дә чиләкләр тоткан Мәрьям апа күренде — мал карап керүе иде булса кирәк. Ул ашыгып кына кулын юды, сөртенде, аннары кызын күтәреп алып түшәмгә чөйде:

– Нәрсә, бәләкәй кыз, тагын бер яшькә үстекме?

Әй! Ничек оныта алды ул моны? Бүген Илүзәнең туган көне ич! Аңа сигез яшь тулды бүген, сигез яшь! Си-гез! Нинди бәләкәй булсын, Илүзә дәү, дә-әү инде хәзер!

– Бәхетле бул, кызым, сәламәт бул, яхшы бул, игелекле бул. Туган көнең белән котлыйм сине!

– Рәхмәт, — дип ярым пышылдады Илүзә. — Ә әти кайда соң?

– Хәзер керә.

Чыннан да, тиз арада әтисе дә керде, аны күрүгә, кабаланып, әнисе чәй хәстәрләргә кереште — эшкә барырга вакыт җитеп килә икән...

– Әти, — диде Илүзә чәйне йотып җибәргәч, келиндер кетердәтеп. — Ә минем бүген туган көнем. Сигез яшь тулды!

– Һай, шулаймыни? — дигән булды әтисе. — Маладис! — Кулы белән тантаналы шәрехләр ясап, кызына тагын бер келиндер тоттырды. — Мә әле... Тугыз кайчан тула соң?

– Икенче елга! Ә син миңа бүләк әзерләдеңме? Нәрсә әзерләдең?

Әтисе дәшмәде. Шуңа күрә, тәвәккәлләп, кыз кабат үзе сүз кузгатты:

– Әти... — диде ул, бераз каушап, кыенсынып кына. — Миңа бернинди бүләк тә кирәкми. Син... бүген эчмә генә инде, яме?

Әтисе кабат дәшмәде. Үзенә ошамаган сүз әйтсәң, дәшми ул. Канәгатьсез генә кашын җыера. Бу юлы да шулай булды. Мәрьямен әйтер идең... Тәки кызын атасына каршы котыртып йөри бит, җен хатын... Илүзәнең һәрдаим аккан күз яшьләре дә, кайтмый калса, төнге авыл буйлап әтисен эзләп йөрүе дә, һәммәсе дә — фәкать хатынының агу сиптерүе, котыртуы нәтиҗәсе. Тирәнгәрәк төшеп карасаң, ирнең салып йөрүенә дә шул хатын гаепледер әле!

Әтисе чәен эчеп бетереп, чынаягын шалт итеп тәлинкәсенә каплады да өстәл яныннан кузгалып китте...

Мәктәптә Илүзә өчен иң бәхетле көннәренең берсе булгандыр бүген: укытучылары да, сыйныфташлары да котлап кына тордылар, ә бер малай — Инсаф — хәтта чәчәк бүләк итте. Ромашка! Кыланчык... Мәктәп бакчасыннан өзеп алгандыр әле.

Барыбер күңелле...

Дүшәмбе дүрт дәрес укый алар — математика, уку, язу, рәсем. Өчесеннән бишле алды-алуын, ә менә рәсемнән — киләсе дәрестә тикшерербез дип калдырдылар. Туган көнендә көндәлекнең һәр графасында кып-кызыл бишле балкырга тиеш иде лә!

Шуңа бераз үпкәләп кайтып баруы әле...

Их, нинди матур көн! Ничек җылы, ничек рәхәт. Ә болытлар... Зәп-зәңгәр! Илүзәнең күзләреннән дә зәңгәррәк төсле алар бүген. Тар гына сукмак бакча артыннан түбән очка сузылган. Шул сукмак тирәсендә — ямь-яшел чирәм, бакчада — алмагач, алмагачларда — кошлар... Карале, ә тегендә, агач төбендә... Нәрсә анда? Илүзә куркып, һушы-аңына килә алмыйча, җирдә аунаган кешегә иелде:

– Әти... Әйдә, тор инде, кайтыйк инде...

Лыгыр исерек бәндә авыз эченнән генә нидер быгырдап, борылып ятты.

– Әти, кайтыйк инде... — Атасы янында кыз азмы-күпме бөтерелгәч, зур гәүдәле, чырае калмаган ир-ат күтәрелде, Илүзәне кулыннан җитәкләп, икәү атлап киттеләр...

– Әти, ник эчтең инде...

Әтисе җавап бирмәде.

– Минем бит туган көн... Хәзер тагын әни кычкырыр, тагын талашырсыз инде...

Алда тыкрык иде, алар, шуннан борылып, урамга төште. Җил куып йөргән малайлар ата белән кызга төртә-төртә көлешеп, яннарыннан уза торды. Урам буе тезелгән карчыкларның әледән-әле авыр уфтанып, җирәнгеч-әче тавышлары белән чәрелдәгәне бер генә минутка да колагыннан китмәде кызның:

– Имансыз...

– Нурсыз...

– Көпә-көндез эчеп җөр инде...

Ата, аның янәшәсеннән кызы атлады. Әтисен җитәкләгән көе, әкрен-әкрен, ул тайпылган якка тайпылып, ул абынгандай итсә, аны тотып калырга тырышып атлады бичара... Юк, елыйсы килми иде аның, килми иде! Ләкин йөрәге моны аңларга теләмәде ахры — чык тамчысыдай саф һәм гөнаһсыз яшьләре яңагы буйлап тыела алмыйча актылар да актылар...

 

Җиңү бәйрәме

Мөслимәттәй парланган тәрәзәне кытыршы кулы белән акрын гына сөртеп алды. Төрле төстәге шарларны, кызыл әләмчекләрне иртәнге дымсу һавага чөеп, патриотик җырлар җырлап узган укучылардан соң бермәл тынып торган авыл кабат һушына килеп бара иде: әнә, Әминәттәйнең кәҗәсе Мәймүнәттәйнең урам бакчасында, чәчәкләр арасында утлап йөри, киртә башына кунган кып-кызыл әтәч хуҗабикәсен кисәтергә теләпме, әледән-әле бер — йортка, бер — кәҗәгә карап, озак итеп, югары нотага үрелеп җитәргә теләгән опера җырчысыдай, сузып-сузып «моңлана». Канауга җыелган суда Хафизәттәйнең ике үрдәге чупырдый. Ул арада түбән очта кайсыныңдыр тракторы зәһәр итеп үкереп җибәрде...

Ләкин хикмәт анда түгел.

– Абдул менә, — дип үзалдына әйтеп куйды Мөслимәттәй.

Чыннан да, агач аягын өстерәп кенә, таякка таянып, акрын гына, авыр гына (гүя сау аягына туры килгән басымны да тулысынча таякка күчерергә теләп), авылның бүгенгә исән калган бердәнбер ветераны — түше орден-медальгә тулы Габделхәй карт — югары очка таба титаклый иде.

– Һ-э-е-й, әзмәвер вакыты барые Абдулның... Авылга бер Абдулые ул...

Мөслимәттәй үзе белән үзе сөйләшергә күнегеп китте. Хәер, үзенә бер дә сөйләшәдер кебек тоелмый, ахры, аңа, уйланып кына йөрим дип уйлый кебек ул. Һәрхәлдә, шундый вакытларының берсендә кем дә кем: «Нәстә дисең?» дип сораганга аптырап, бик тә гаҗәпләнеп, күзләрен мөлдерәмә тутырып тик карап тора. Колак ягы да саграк. Үзе яхшы ишетәм, ди тагын, сүзләренең мәгънәсенә төшенеп кенә җитмим, аңышып кына бетермим, ди.

Ачык форточка аша урам яктан Габделхәй картның ачулы, тозлы-борычлы сүгенү тавышы ишетелде:

– Аһ, җаппашмайт мал, кая кергән бит сана... Беткәнмени сиңа чемченер урын!

– Мәйданга менүедер инде моның, ие, — диде Мөслимәттәй. Болай сөйләнеп йөргәндә аның җөмләсенең башы-азагы, кем әйтмешли, атасы-анасы булмый. Әйткән фикере кәлтә койрыгыдай өзелеп-өзелеп кала, җөе сүтелгән дисбе гәрәбәләредәй, тәгәрәп-тәгәрәп китә дә, әллә кай почмакларга кереп югала.

Мөслимәттәй үзе ветераннар исәбендә түгел...

Вакытында андыйлар башка төркемгә карый иде, заманалар үзгәрсә дә, ничектер, Мөслимәттәйнең статусы үзгәреш кичермәде. Шулай да бәйрәмне күрәсе килә аның. Моңарчы калдырмаска тырыша иде, әмма нишләмәк кирәк — үзе дә Габделхәй карт кебек тузды, таушалды. Кан басымы уйный хәзер, башы әйләнеп китә, барган юлда егылырмын да, ни күрүчесе, ни күтәреп алучысы булмас, Алла сакласын дип шикләнә. Югыйсә ул да, үзе әйткәндәй, авылга бер иде бит!

Менә шәһәрдән оныгы кайтты әле... Машинасында җилдереп кенә алып менеп тә куяр, бәлки? Кайтышлый Саниягә дә сугылып чыгарлар — сеңелесе ул аның, ничә ел инде түшәк өстендә ята. Мөслимәттәйнең дә иң курыкканы шул: үләр вакытлар җитеп тә үлә алмыйча, кеше кулына калу, үзеңне дә, тәрбияләүчеңне дә җәфалау, интектерү. Килде икән, яхшы итеп, егетләрчә килсен инде ул үлем, мәрхүм ире ярәшергә килгәндәге кебек килсен — култык астына кыстырсын да, кычкыру-фәләнгә карап тормыйча, күтәреп алып та китсен.

– Бик бәхетле тордык, Аллага шөкер. Миннән соң син дә озак тормассың инде, дигәние, умбишенче җыл менә...

Мөслимәттәй ике буралы кечкенә генә йортта яши. Йорты гади, искитәрлек мебель-мазар белән тутырылмаган, әмма чиста, пөхтә. Ишектән килеп керүгә — кече як, аш бүлмәсе. Аннан уңга борылып чыксаң — зал, олы як. Залда — карават, караватның каршы ягында — диван, турыда, тәрәзә кырыенда — телевизор яшниге. Үсмер егет — оныгы — җаны-тәне белән экранга сеңгән. Тегесе исә туктамый сөйли: Мәскәүдә такырбашлар тагын бер үзбәк егетен суеп үтергән...

Мөслимәттәй, авыр ыңгырашып, караватка ятты. Ул әледән-әле нидер уйлана, аннан, телгә килеп, сөйләнә иде. Дөрес, оныгы аны тыңламады.

– Шахтыга киткәнейек бит... Әтәй-әнәй җилкәсендә торганчы, үз көнебезне үзебез күрик, берәр ничек җан асрарбыз әле, дидек. Дамбасс... Ие... — Ул хәл алырга теләгәндәй, дәшми торды. Гүя мизгел эчендә узган туксан ел гомерен ашык-пошык, кабаланып кына исенә төшерә, җыерчыклы куллары белән саксыз рәвештә тәртип-тәртип тезелгән елларны, вакыйгаларны капшый-капшый, җимерә-вата хатирә сандыгында актарына иде. — Бик каты килде шул, бик каты килде... И, җәе бигрәк матурые бит... — Ул тагын беразга тукталды. — Берзаманны куып чыгардылар безнең бөтенебезне дә, әйдәгез, акуп казыгыз, җәнәсе... Пелиндә... Җыен карт-коры, бала-чага, хатын-кыз инде без... Ашамаганнар, талчыкканнар, лум белән туң төябез... Ие... — Карчык торып утырды. Алай-болай чыннан да сөйләнеп утырмыйммы икән, дигән кебек, оныгына күз салды. Егет битараф иде. Мөгаен, эчемнән генә уйланамдыр, дип тынычланды Мөслимәттәй. — Бер сабый и китте җөгереп урманга таба. Өч-дүрт яшьләр тирәсендә бит инде — кая китә алсын инде, җә! Үзе җылый, үзе чаба, бичарам. Мыеклысы тегенең, әфисәр... җылмайды да мылтыкка басты... Тәгәрәде дә китте бала... Артыннан анасы ташланган иде — мылтык башы белән муен артына гына бәрделәр. Калды шунда җатып... Их... — дип уфтанып ук куйды ул. — Андагы күргәннәр, андагы күргәннәр... Тик мин кайттым менә. Үч итеп кайттым... Фашистларга үч итеп, Гитлерга үч итеп, үлемгә үч итеп! Туган җакка... Ие... Матур яшәдек, Аллага шөкер... — Карчык сүзсез калды... Аның белән бергә телевизор сөйли иде... Тәки бәйрәмгә алып менмәсме икәнни инде бу? Көннәр буе шул яшник, татарчаны караса бер хәл әле. Нәрсә яшеренгән микән шул җен тартмасында? Сеңелесе янына да кереп чыгасы килә иде бит...

– Нәрсә күрсәтә, улым?.. Кемнәр бу? — дияргә базды Мөслимәттәй.

– Фашистлар, — диде егет, битараф кына. — Сез җиңгән фашистлар. Үзбәк егетен суйганнар...

Карчык, болай да кечкенәлегенә карамастан, тагын да кечерәебрәк, шиңебрәк, бөгәрләнебрәк калды, йөзе агарып чыкты. Бераз кымшанмый утырганнан соң, нибары:

– Ие, — дип үзалдына әйтте дә, стенага борылып, яңадан караватка ятты. Аңламады ул оныгының ни әйткәнен. Ишетте дә кебек үзе... Хәер, оныгының җавабы аңа кирәкми дә иде. 



Казан утлары
№ 9 | 03.09.2012
Казан утлары печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»