поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
03.09.2012 Сәясәт

Яралгы кайчан туа?

Михаил Гефтер дигән тарихчы үз хезмәтләренең берсендә күрсәткәнчә, Россия дигән илнең четереклелеген, аның революцияләргә, башка гарасатларга тартылуын биредә урта сыйныфның беркайчан да булмавы белән аңлатырга мөмкин икән.

Әйе, урта сыйныф бу илдә беркайчан да булмаган. Аның урынын биредә һәрвакыт диярлек интеллигенция дигән катлау алып торган. Ә Россия зыялылары – әйтергә ки­рәк, артык фидакарь затлар, үзләре өчен түгел, дәүләт, аның киләчәге дип, халык дип җан атканнар. “Халык өчен, тик халыктан башка”, “тигезлек һәм туганлык”, “халык һәм ирек”, “заводлар – эшчеләргә, җир – крестьяннарга!” Мондый шигарьләр фәкыйрь һәм гаделсез илдә – Россиядә даими туып кына торган. Алардан рево­лю­цияләргә, “русский бунт – бессмысленный и беспощадный” булган канлы фетнәләргә дә еш кына бик ерак калмаган. Беренче карашка гаҗәебрәк тә инде – кайбер зыялы­ларның халык дип үз-үзләрен аямыйча тырышулары, артыкка, фанатизмга киткән кыбырсулары биредә файда урынына зарар гына китереп килгән.

Дәүләттән мөмкин кадәр бәйсез булып, үзеңә, үз мәнфәгатьләреңә хезмәт итү – урта сыйныф вәкилләренең башкалардан хәлиткеч аермасы. “Илең турында уйлама, үзең турында уйла”. Бүген шулай яшәргә ки­рәктер, ахрысы. Заман, вакыйгалар икен­­че. Фатих Кәрим үзенең мәгълүм шигырен шулай кире якка үзгәрткәнгә, әлбәттә, гафу итсен. Нишләмәк кирәк, илдә тотрыклылык булсынга урта сыйныф кирәк. Ә ул тусын өчен шәхси мәнфәгатьләр өстен­леге мөһим.

Әмма Россиянең күпсанлы тарихи бә­лаларының тагын берсе шунда – шәхси муллык, байлык, шәхси бәйсезлек идеялә­­­ре биредә бервакытта да кыйммәт йөрмәгән. Халыкның абсолют күпчелеге һәрдаим менә-менә килергә тиешле якты киләчәкне көтеп яшәгән. Гафу ителмәс беркатлылык. Безнең җитәкчеләр әле дә “фәлән елдан соң оҗмах була” дияргә тартынмыйлар. Ышанучылар да бар. Тик алар кимегәннән-кими бара. Ил күләмендә әллә булачак, әллә булмаячак, күктән төшәчәк ул оҗ­махны көтеп яшәгәнче үзеңә шәхси оҗмах төзү җиңел­рәк икәнен аңлаучылар арта тора. Моның өчен булдыклылык һәм син гомер иткән илдә тиешле икътисадый шартларның булуы, яшәве генә кирәк. Һәркем үз оҗмахын төзесә, иртәме-соңмы, илдә дә оҗмах булачак ич. Менә шундый парадокс – үз-үзеңә хезмәт итү ил өчен иң файдалы һәм кирәкле шөгыль булып чыга.

Һәм инде сораулар да туа. Бүген Рос­сиядә урта сыйныф бармы? Булса, аның саны-исәбе күпме? Ул сан кайчан тиешле, илдә “һава торышы”н билгеләр дәрәҗәгә җитәчәк?

Көнбатышта “урта сыйныф” дигәндә барысы да билгеле, барысы да аңлаешлы. Анда синең социаль баскычның кайсы басмасында булуыңны материаль билгеләр бәя­ли. Билгеле бер күләмдәге күчемсез милек, лаеклы, канәгатьләнерлек хезмәт хакы, яхшы белем, берничә транспорт чарасы, башкалар. Урта сыйныф аларда – югалтыр мөлкәте булган сыйныф. Югалтыр малы булган кешегә түнтәрелешләр, инкыйлаб­лар кирәкми. Халыкның 50-60 проценты урта сыйныфка кергән илдә, кояш икенче яктан чыга башласа да, революцион алшартлар, төрле болганулар туа алмый.

Халкының күп өлеше әле дә ярлы булган ил – Россиядә хәл үзгәрәк. Фәкыйрьнең югалтыр малы була алмый. Ленин моны бер гасыр элек үк “пролетариатның богауларыннан башка югалтыр нәрсәсе юк” дип билгеләгән. Малсызны бунтка, инкыйлабка тарту җиңелрәк. Ярлының башы милекче­некеннән башкачарак эшли. Андый аң бе­лән хәтта элеккеге “таланганны тала”га да барып җитәргә мөмкин.

Тик хәл үзгәрүгә бара. Бездә дә урта сыйныф яралып килә. Тик шунысы да бар: бүген Россиядә матди байлык күлә­ме кешенең “уртада” булуын бик билгеләмәскә дә мөмкин. Чөнки гыйлемсез, надан уртакуллар да җитәрлек. Аларны анда кертү дөрес үк түгелдер. Белемлелек тә, үз чиратында, бездә лаеклы эш гарантияләми. Эшле булу кешене автомат рәвештә керемле итми. (Бездә әлегә бер үк һөнәр кеше­ләренең хезмәт хакы ун тапкырга кадәр ­аерылырга мөмкин.)

Россиядә урта сыйныфка кергән ке­ше­ләр санын төрле аналитиклар төрлечә бәяли. Бар халыкның 10 процентыннан алып 25 кә чаклы. Бу күбрәк финанс, банк өлкәсе, табигый монопо­лияләрдәге урта звено башлыклар, сәүдә, сервис, күңел ачу индустриясе, башкалар. Гадәттә, “алтын урталык”ка айлык керемнәре кеше башына 1000-2000 доллар тәшкил иткәннәр кертелә. Мегаполисларда алар чыннан да 20-30 процент булсалар, ил күләмендә 30-40 миллион кеше тәшкил итәләрдер дип фаразлана. Ил өчен бу аз, әлбәттә. Рубикон әле үтелмәгән. Шулай булгач, төрле гарасатлардан без инде тулаем азат, бөтенләйгә котылдык дию әлегә дөрес булмас иде. 


Наил ШӘРИФУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ 173 | 01.09.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»