|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.08.2012 Җәмгыять
Соңгы дүрт елда Россиядә ришвәтнең күләме 33 тапкырга артканСоңгы дүрт елда Россиядә ришвәтнең уртача күләме 33 тапкырга арткан. Россия адвокатларының "Кеше хокуклары өчен" оешмасы белгечләре әнә шундый нәтиҗә чыгарган. Алар фикеренчә, илдәге тулаем эчке продукт күләменең 52 процентлык өлеше ришвәтчелек йогынтысы астына эләгә. Татарстан Эчке эшләр министрлыгында исә соңгы вакытта ришвәт күләменең кимүен әйтәләр. "Кеше хокуклары өчен" оешмасы вәкилләре илдәге ришвәтчелек дәрәҗәсен билгеләү өчен 2008 елдан бирле үзләренә килгән мөрәҗәгатьләрне исәпкә алган. Нәкъ менә моннан дүрт ел элек Россиядә коррупциягә каршы көрәш турында закон пәйда булды. Оешма белгечләре раславынча, 2008 елда илдә ришвәтнең уртача күләме 9 мең сум булган. Шушы вакыт эчендә әлеге күрсәткеч 33 тапкырга артып, 300 меңгә җиткән. Оешма чыгарган докладтагы саннарга ышансаң, ришвәтчеләр үз хезмәте өчен 300 мең сум акча таләп итә. Белгечләр әйтүенчә, әлеге сумманың кинәт артуы коррупциягә каршы көрәш чараларының бары тик кәгазьдә генә калуына барып тоташа. Алар фикеренчә, Россиядә ришвәтчелекнең сәбәпләре түгел, ә аның нәтиҗәләренә каршы көрәшәләр. "Шуңа күрә коррупция машинасы эшли тора, ришвәтчеләр үзләренә җәза бирелмәслеген аңлаганга гади кешеләргә дә, эшмәкәрләргә дә, журналистларга да басым ясавын дәвам итә", – ди белгечләр.
Адвокатлар ассоциациясе вәкилләре раславынча, теге яки бу төбәктә җитәкчелек алмашыну коррупциягә каршы көрәштә уңай нәтиҗә бирә икән. Әйтик, Мәскәүдә яңа мэр эшли башлагач, ил башкаласыннан килгән шикаятьләр кимегән. Белгечләр фикеренчә, җитәкчеләр алмашыну коррупция багланышларының өзелүенә сәбәп була. Иң күп шикаятьләр килгән төбәкләр арасында беренче урынга Приморье крае күтәрелгән (46 процент). Икенче урында – Мәскәү өлкәсе (15 процент), өченчедә – Мәскәү (14 процент). Россия башкаласында бер ришвәтнең күләме 395 мең сум санала. Ә менә Татарстанда уртача ришвәт суммасы ике тапкырга кимегән икән. Охшаш мәгълүматны республика Эчке эшләр министрлыгының Икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе башлыгы Илдар Сафиуллин да җиткерде. Аның сүзләренә караганда, Татарстанда ришвәтнең уртача күләме 17 мең сум тәшкил итә. Ә узган ел әлеге күрсәткеч 41 мең сум булган. Дөрес, бу саннарга ышанмаучылар да бар. Кайбер белгечләр бу суммаларның шартлы күрсәткеч кенә булуын әйтә. Алар фикеренчә, полиция вәкилләре андый саннарны фаш ителгән җинаятьләр буенча гына исәпләп чыгара. Чынбарлыкта исә ришвәтчелек дәрәҗәсе һәм ришвәт күләменең күпме булуын фаразлавы да кыен. Ә Татарстанның юстиция министры Мидхәт Корманов әйтүенчә, ришвәт суммаларының кимүен өч сәбәп белән аңлатырга була. "Беренчедән, түрәләр курка башлады. Чөнки ришвәт алган кешеләрне ешрак хөкем итәләр һәм андый очраклар турында барыбыз да ишетеп тора. Тимофеев вакыйгасы да зур шау-шу куптарды, – ди министр. – Икенчедән, ришвәт алган түрәләр сумма азрак булган саен, үзләренә биреләсе җәзаның да йомшаграк буласын исәпкә алган булырга мөмкин. Өченчедән, соңгы вакытта кризис турында күп сөйләшәбез. Димәк, ришвәт бирүчеләрнең дә кереме кимегән булуы ихтимал".
Татарстанның социаль-икътисадый мониторинг комитеты уздырган сораштыру нәтиҗәләренә ышансаң, республикада һәр биш кешенең берсе соңгы өч елда коррупция очрагы белән очрашкан һәм аларның 63 проценты мәсьәләне ришвәт ярдәмендә хәл иткән. Сораштыруда катнашкан кешеләрнең чиреге беркайчан да ришвәт бирмәячәген әйткән, 32 проценты мәсьәләне башка юл белән хәл итәсен җиткергән, ә менә 25 проценты ришвәтне кулында акча булмаганга бирми икән.
Илнар ХӨСНУЛЛИН |
Иң күп укылган
|