|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.08.2012 Юмор
Макарон кыйссасыНичəнче ел икəнен төгəл генə хəтерлəмим. Əмма Хрущев заманы икəнен белəм. Кибетлəрдə азык-төлек беткəн кытлык еллар иде. Сəхнə артында корылган əңгəмəлəрдə дə ит, май турында сөйлəшүче юк. Теллəрендə талон, макарон гына. Уңган кешелəр талон эзли, таба, аңа азык ала. Сирəк-мирəк яңгыраган мəзəклəрдə дə төп персонажлар – талон, ризык, ашау... Мəзəктəн соң көлүне сүгенү алыштырган вакытлар да булгалый. Менə бер вакыйга. Кичке спектальне уйнарга артистлар җыелып беткəн эңгер-меңгер чак. Сəхнə артына бутафор Солтан килеп керə. Бер кулында каплы макароннар салынган ятьмə букча. Икенче кулында талоннар тасмасы. Ул аларны өзгəлəп кесəсенə тутыра. Болай да тын гына утырган артистлар өнсез кала. Солтанда чын макарон һəм дөнья кадəр талон! – Бутафор макарондыр ул, – ди кемдер, тынлыкны бозып. Солтан, бу сүзлəрне ишетмəгəнгə салышып, букчасыннан берничə макарон ала да, расписание карый башлый. Үзе макарон ашый. Аңа бу ашауның да, расписание карауның да кирəге юк. Кылана бу. Тынлыкны Гөлсем апа Камская боза: «Ни булган бу Солтанга? Талоннары – дилбегə, букчасы тулы макарон!» – Ун талоным чыкмый. Кибеткə барасы идем. – Ун талон югалтып, шулай тыныч кына торасыңмы? Бар, əйберлəреңне минем бүлмəдə калдыр да, барып кил кибетеңə. Эзлə! – Бүлмəдə макаронлы букча калдырсаң... – Алайса, бир, үзем саклап торам. Берсе дə югалмас. – Юк, Гөлсем апа, калдырмыйм. Аяк өсте тəмлəп торырлык кына алдым мин аны. – Талонсыз бирмилəрме? – Мин үзем талон ич. Театрда эшлəп тə талонга тилмерергə... – Миңа да алып бирмəссеңме икəн? – Ничəү кирəк соң сиңа? – Күпме булса да, артмас. – Анда бер кулга биш килодан артык бирмилəр. Партконтроль белəн милиция саклап тора. – Мə, алайса, биш кило ал да, калганы үзеңə премиальный булыр. Китə Солтан. Спектакль башлана. Тəнəфес җитə. Солтан юк. Спектакль бетə. Артистлар таралыша. Гөлсем апа һаман Солтанны көтеп утыра. Кайтасы ерак түгел. Фатиры театр ишегалдындагы флигельдə генə. Аңа макарон кирəк – Əсфəне ач. Менə бервакыт, утларны сүндерергə дип, төнге каравыл килеп керə. – Гөлсем апа, Сез монда нишлəп утырасыз? – Солтанны көтəм. – Бутафория бүлмəсендə биклəнеп утыралар алар. Итекче Женя, Солтан, Əхмəт – өчесе. – Валлаһи, диген. Төшеп, көч-хəл белəн бүлмəне ачтырып керсəлəр, чынлап та биклəнерлек тамаша күрəлəр. Солтан өстəлгə сузып салынган, өстенə киндер ябылган. Əхмəт кулында гарəп язулы китап. Женя кулында шəмдəл. Гөлсем апа, бу төркемнең кайбер шуклыкларыннан хəбəрдар булганлыктан, ниндидер этлек барлыгын сизенеп, Солтан өстендəге киндерне тартып ала. – Ни булды, кая югалдың? Тор əйдə, тычкан күз! – Спекулянт дип, милиция тотты. Əле шулар килде бугай дип, яшеренгəн идек без. Бер кая чыкмаска, бүлмəдə генə утырырга дип, кул куйдырттылар. Шул хəсрəттəн бераз кəгеп алырга да өлгермəдек... Уз, утыр, Гөлсем апа. – Макароным кая минем? – Кая булсын? Кибеттə. – Ни белəн тоттылар соң сине? – Алар миңа, бу кадəр талонны каян алдың, дип бəйлəнделəр. – Каян алганыңны əйтергə дə кайтырга идең. Законныйлардыр бит? – Əйттем дə кайттым. Менə хəзер баш ватып утырабыз – дөрес əйттем микəн, дип... – Каян алдым дидең, кулданмы? – Гөлсем Камская бирде дидем. Əгəр иртəгə милициягə чакыртсалар, бəдрəфтəн таптым дияргə кирəк. Мин алар килүгə менə шулай үлеп ятачакмын. – Уф Аллам, башларымны ашагансың икəн. Ач тамагым – тыныч колагым иде... – Сезгə берни дə булмый, – дип сүзгə кушыла Əхмəт. – Аңлавымча, бездəн алар яшерен типография эзлəячəк. Ə типография юк. Без талоннарны итек табанын кисеп ясаган мөһер белəн генə баскан идек. Кем уйлаган аны шулкадəр охшашлы килеп чыгар дип. Ə акчаң исəн, Гөлсем апа, əнə, санап ал. – Алдым ди сезнең өтермəн исле акчагызны! Өнегез тыгылсын! Ачыгыз ишегегезне, мошенниклар. Икенче көнне милиция килеп тикшергəч, талоннарның чыннан да реквизит өчен генə эшлəнүе, җинаять юклыгы ачыклана. Мөһердəге сүзлəрне лупа аша укып карасалар, анда вак хəрефлəр белəн: «Бутафория цехы. Əхмəт-Солтан», дип язылган.
Әхтәм ЗАРИПОВ |
Иң күп укылган
|