21.08.2012 Матбугат
Юбиляр “ТНВ” яңа ТВ-сезонга ниләр әзерли
2002 елның 26 нчы августында тәүге мәртәбә “Татарстан - Яңа гасыр” спутник телерадиокомпаниясе эфирга аяк атлый! 10 ел дәвамында ТНВ үсә, үзгәрә, зур үрләр яулый, үзенең тамашачысын кызыклы проектлар белән сөендерә, еллар үткән саен географик киңлеген зурайта.
«Яңа гасыр» каналы быел 10 еллык юбилеен бәйрәм итә. Юбилей елы булганлыктан гына түгел, гомумән, каналда бик күп үзгәрешләр көтелә. Тамашачы экраннарда яңа йөзләр күрәчәк. «Кара-каршы», «Мәдәният дөньясында» тапшыруларында алып баручылар үзгәрәчәк. «Хәерле иртә» тапшыруының исеме хәзер «Манзара» булачак. Ул тапшыруның бик иртә чыгуыннан күрми калучылар күп булганлыктан, көндез дә кабатлап күрсәтеләчәк. «Яшь ТНВ»да да үзгәрешләр була.
Узган ел өр-яңа «Аулак өй», «Башваткыч» проектлары белән истә калса, бу елны яңалыкларның берсе “Мәхәббәт шәрабы” сериалы булачак. Үзенең чибәрлеге белән таң калдырырлык яшь студент кыз Глория Леаль – төп героиня. Вакыйгаларның ничек баруын тамашачы инде 3 сентябрьдән күзәтә башлый алачак.
Бу елның иң төп һәм иң шатлыклы яңалыгы – «ТНВ Планета» каналының ачылуы. Башка төбәкләрдә яшәүче милләттәшләр читтә яшәүче татарлар турында күбрәк сөйләүләрен сорап мөрәҗәгать итәләр. Бу Читтәге милләттәшләргә Татарстанның ничек яшәве дә, барлык татар торышы да кызыклы булыр. Бүген ике канал да эшли. «Яңа гасыр» элекке җиһазларда эшли. «ТНВ Планета»ны спутник тәлинкәләре аша «тотып» була.
Үзенең 10 еллык юбилеен ТНВ бергәләп бәйрәм итәргә чакыра. 25 нче август көнне “Башваткыч” тапшыруының махсус ТНВның туган көненә багышланган чыгарылышы булачак. Биредә “Татарстан – Яңа Гасыр” каналының алыштыргысыз хезмәткәрләрен тамашачы ролендә күрә алачаксыз.
26 август көнне иртәнге 7дән 9га кадәр “Сиңа миннән сәлам” тапшыруында яраткан каналны турыдан-туры эфирда туган көне белән котлау мөмкинлеге булачак.
“Һөнәр” тапшыруында ТНВда кемнәр, ничек эшләгәнлеген, шушы һөнәрнең нинди нечкәлекләре булуын 26 нчы август көнне 11.00 сәгатьтә күрә алачаксыз.
15.00 сәгатьтә исә “Мәдәният дөньясында” тапшыруында йолдызлы волейбол!
Шулай ук “Тамчы-шоу”, “Җырлыйк әле”, “Аулак өй”, “Манзара”, “Күчтәнәч” тапшыруларының махсус чыгарылышын күрә алачаксыз! Һәм әлбәттә инде бу көнне безнең тамашачыларыбызны төрле сюрпризла көтә! Бәйрәм көнендә безнең белән булыгыз!
---
ТНВ
№ --- | 21.08.2012