поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
21.08.2012 Икътисад

Көзнең беренче көненнән җылылыкка бәяләр арта

Агымдагы елның 1 сентябреннән җылылык өчен түләүләр ике тапкырга артачак. Бу кыйммәтләнү республика халкының яртысыннан күбрәгенә кагыла. Нигездә, бәяләр Казанда, Чаллыда, Түбән Камада, Зәйдә, Урыссуда яшәүчеләр өчен үсәчәк.

Әйтергә кирәк, түләүләр җылылыкны аерым котельныйлардан (мәсәлән, “Казэнерго”га караганнарыннан) алучылар өчен элеккеге күләмдә калачак. Алар инде болай да җылылык өчен тулы күләмдә түләп килә.

Җылылык өчен тарифларның артуы шактый кискен булу сәбәпле аз керемле гаиләләр өчен субсидия каралган. Октябрьгә кадәр тиешле документлар җыеп тапшырганнар әлеге артуны сизмиячәк тә, дип ышандырды бүген Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков.

Бүгенге көндә дәүләт ярдәмен кемнәр алачагы хакында Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында хәл ителә. Якын арада бу хактагы программа киң катлам халыкка җиткереләчәге турында әйтелде. “Хәзер субсидияләү схемасын уйлыйбыз, ярдәмне кем һәм ничек алырга мөмкин, аны алу өчен нишләргә кирәк икәнлеген гражданнарга хәбәр итәчәкбез”, - диде Илдар Халиков. Татарстан Президенты тарафыннан хөкүмәт алдына аз керемле татарстанлыларның яшәү дәрәҗәсен төшермәү һәм бу процессны алар өчен җиңеләйтү бурычы куелган.

Җылылыкка тарифлар артуны халыкка компенсацияләү өчен хөкүмәт бюджеттан 6 млрд. сум акча бүлеп бирәчәк. Аз керемле гаиләләр субсидиягә өч ел дәвамында өмет итә ала.

Республика хөкүмәтендә мондый яңалыкка күчү җиңелләрдән түгел икәнен бик яхшы аңлыйлар. Шуңа да, бюджеттан зур чыгымнар таләп ителсә дә, халыкка субсидия бирү карары кабул ителгән. Хәер, бездә торак-коммуналь түләүләре авырлыгын компенсацияләү өчен субсидия бирү яңалык түгел. Бүгенге көндә Татарстанда инде сигез төр субcидия программасы эшләп килә. Яңа программа аларга өстәләчәк кенә. 


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ |
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»