|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.08.2012 Криминал
Ышан син якташларга! Кукмара кызы Казанда якташын очратып, чак кына үлемнән кала23 июль көнне иртән «Бөреле» ҖЧҖ агрономы Казан – Биектау трассасы янындагы кыр буйлап барганда, үләндә аңсыз ятучы бер кызны күреп ала. Бичараның киеме канга буялып беткән була. Ир-ат аны тиз арада Биектау Үзәк район хастаханәсенә илтә. Авыруны караганнан соң табиблар үз күзләренә үзләре ышанмый – йөрәк тирәсендә дүрт яра эзе була торып та, кыз исән калган! Аңа шунда ук операция ясыйлар, реанимациядә аңына килгәч, кыз түбәндәгеләрне җиткерә. Ул һөҗүм итүчеләрнең өчәү булуын, аны Казаннан Биектауга китереп ташлауларын әйтә. Табиблар полицейскийларга хәлсез кызны борчымый торырга куша. Кыз белән тәфсилле сөйләшү берничә көннән соң оештырыла. Кырда табылган кызның Кукмара районы Олы Сәрдек авылында яшәве ачыклана. 22 июльдә ул Казанның Даурия урамында күрше авыл егете Фәнис Г. ны очраткан. Фәнис якташ кызга кичне бергә уздырырга тәкъдим итеп, Гвардия урамында яшәүче дустына чакыра. Кызның сүзләренчә, анда килгәч, фатирда хуҗадан тыш, тагын бер егет тә була.
Алексей УГАРОВ |
Иң күп укылган
|